Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 15:39

Китәләр. Ник китәләр?

Башкортстан Русиянең үзәк районнары, атап әйткәндә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен хезмәт ресурслары доноры булып кала. Безнең кешеләр эш эзләп чит төбәкләргә юллана.

Башкортстан Русиянең үзәк районнары, атап әйткәндә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен хезмәт ресурслары доноры булып кала. Безнең кешеләр эш эзләп чит төбәкләргә юллана.

Соңгы елларда Башкортстаннан кешеләрнең күпләп читкә китүе күзәтелә башлады. Моны республика җитәкчеләре дә зур проблема дип атады. Башкортстан эшче мигрантлар саны буенча беренче урынга чыкты. 150 мең кеше даими рәвештә читкә эшләргә йөри. Шуларның 100 меңләбе Ханты-Мансий автоном округына китә. Республикада иң күбе Хәйбулла, Ярмәкәй, Краснокама, Мәчетле районнарыннан читкә эшкә чыгып китәләр. Башкортстан – Русиянең үзәк төбәкләренә эшчеләр бирүче төп донорларның берсенә әверелде. Эшкә китүчеләр, кагыйдә буларак, кире республикага әйләнеп кайтмый.


“Миграция процессларына тәэсир итүче ике шарт бар – яшәү шартларын яхшырту һәм социаль элемтәләрне саклау”, – ди институтның матбугат сәркәтибе Газиз Йосыпов.


Башкортстан стратегик тикшеренүләр институты галимнәре халыкның икенче төбәкләргә эшкә китүенең сәбәпләре һәм хәлне ничек үзгәртү юллары турында эзләнә. “Миграция процессларына тәэсир итүче ике шарт бар – яшәү шартларын яхшырту һәм социаль элемтәләрне саклау”, – ди институтның матбугат сәркәтибе Газиз Йосыпов.

Республиканың төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләр Екатеринбург, Чиләбе өлкәләренә китә. Фәкыйрьлек хәвефе янаган төркемнәргә күп балалы гаиләләр, авылда яшәүчеләр һәм яшьләр эләгә. Шуңа да миграция процессында иң активы шушы категориягә туры килә. Беренче чиратта, керем, иртәгәсе көнгә ышаныч булмавы аларны туган нигезен ташлап читкә чыгып китәргә мәҗбүр итә.

Күрше Татарстанда исә башка күренеш. Анда халыкның артуы күзәтелә. Галимнәр фикеренчә, бу социаль-икътисади шартлар белән бәйле. Татарстанда шәһәрләрдә, эшкә урнашу мөмкинлеге дә зуррак икән.

Башкортстан статистика идарәсе мәгълүматлары буенча, 2019 елның 1 гыйнварына Башкортстанда 4 051 005 кешенең яшәве мәгълүм. Былтыргы ел башы белән чагыштырганда, 12 288 кешегә азрак. Халыкның табигый кимүе 3430 кеше тәшкил иткән, миграция сәбәпләре белән исә 8858 кеше республикадан башка төбәкләргә чыгып киткән.

Былтыргы ел нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда 2 520 864 кеше шәһәрдә (62,2 процент), 1530 141 кеше (37,8 процент) авыл җирендә яши. Шәһәр халкы былтыр – 1160ка, авылларда яшәүчеләрнең саны 11 128 кешегә кимегән. 7018 кеше яшәргә шәһәргә күченгән, 4110 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Кеше туа, яши һәм үлә. Авыллар туа, күтәрелә һәм күбесе юкка чыга. Бу — тормыш закончалылыгымы? Русиядә 134 мең авыл бар. Белгечләр көн саен өч авыл юкка чыга, дип чаң суга. Халык шәһәргә китү ягын карый. Соңгы сигез ел эчендә генә дә 8,5 мең авыл яшәүдән туктаган.

Кеше һәрвакыт читтә яхшырак тормыш эзли. Хәзер авыллардан шәһәрләргә күченү генә түгел, Росстат мәгълүматларына караганда, 2014 елда Русиядән 308 475 кеше чит илгә яшәргә күченеп киткән. БДБ илләренә – 257 324, Кытайга – 8 606, КХДРга – 4789, Германиягә – 4780, Вьетнамга – 3282, Төркиягә – 2327, АКШка 1 937 кеше киткән. Бу процессны туктату мөмкин түгелдер. Ил Президенты Владимир Путин Миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановскийга чит илдән килгән кешеләрне генә түгел, Русия халкы турында да онытмаска кушкан иде. Ул дәүләт миграция сәясәтенең 2025 елга кадәрге концепциясен раслаган инде. Тик законны кырыслатып, мәсьәләне камчы белән генә хәл итеп булырмы?


Соңгы сигез ел эчендә генә дә 8,5 мең авыл яшәүдән туктаган.


Шул ук вакытта...

Соңгы арада Русиягә БДБ илләреннән эшкә килүчеләр саны азайган. РФ Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белгечләре әйтүенчә, 2018 елда мигрантлар агымы илдәге халыкның табигый кимүен каплый алмаган. Былтыр Русиягә эшкә килүчеләр саны СССР заманыннан алып беренче тапкыр иң азы булган – 125 меңгә якын мигрант килгән. Бу халыкның кимүен 57,2 процент кына каплаган.

Мигрантларның Русиягә килмәвендә белгечләр беренче сәбәп итеп сумның очсызлануын һәм авыр хезмәт шартларын атыйлар. Федераль миграция хезмәте каршындагы совет әгъзасы Юрий Московский әйтүенчә, мигрантлар икътисади сәбәпләр аркасында Русиядән китә. “2014 елда башланган икътисади кризис сумның очсызлануына китерде, – ди ул. – Нәтиҗәдә чит илдән килүчеләргә эш хакы монда үзләренә яшәргә һәм гаиләсенә салырга җитми. Алар башка илләргә эшкә йөрүне хуп күрә башлады”...

Былтыр Мәскәү шәһәрендә 150 мең эш урыны тәкъдим итсәләр, Мәскәү өлкәсендә эш бирүчеләр – 65 мең , Санкт-Петербургта 61 мең хезмәткәрне эшкә көтүе турында игълан биргән. Эш урыннары тәкъдим итү буенча топ-10 төбәкләр исемлегенә Ростов, Свердловск, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре, Краснодар, Красноярск, Приморье крайлары кергән.
Читайте нас: