Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 12:58

Гаймориттан ничек котылырга?

Язын, табиблар әйтүенчә, вируслы һәм аллергик бик күп чирләр баш калкыта. Болар – отитлар, синуситлар һ.б. Аларның барлыкка килүендә, нигездә, ОРЗ, ОРВИ, грипп һ.б. чирләр гаепле. Лор-чирләрне аларның башлангыч чорында тотып алу һәм дәвалау мөһим, чөнки алар хроник формага күчеп өлгерсә, дәвалау катлаулы һәм озайлы, еш кына озак елларга сузылучан була.

Язын, табиблар әйтүенчә, вируслы һәм аллергик бик күп чирләр баш калкыта. Болар – отитлар, синуситлар һ.б. Аларның барлыкка килүендә, нигездә, ОРЗ, ОРВИ, грипп һ.б. чирләр гаепле. Лор-чирләрне аларның башлангыч чорында тотып алу һәм дәвалау мөһим, чөнки алар хроник формага күчеп өлгерсә, дәвалау катлаулы һәм озайлы, еш кына озак елларга сузылучан була.

Колак, тамак, борын авыруларының нинди катлаулануларга китерергә мөмкинлеге, алардан ничек саклану кирәклеге турында без бүген “Сихәт”тә Уфаның 9 санлы дәваханәсе поликлиникасы отолорингологы Вәсилә Әхмәт кызы Янтурина белән сөйләшүне дәвам итәбез.

– Вәсилә Әхмәтовна, “Сихәт”-нең үткән санында басылган әңгәмәдән соң редакция почтасына бик күп хатлар килде, шалтыратулар булды. Һәр укучыбыз үзен кызыксындырган сорауга җавап бирүне үтенә.

– “Өмет”нең популяр гәзит икәнен яхшы аңладым, республи-каның төрле почмакларыннан бу көннәрдә миңа да күп шалты-ратулар булды. Институтта бергә белем алган группадашларым да, кайчандыр миндә дәваланучылар да шалтыратып: “Сезне “Өмет”тә күреп шатландык”,– диделәр.

– Лор-органнар чирләре килеп чыгуга ниләр сәбәпче була?

–Күпләр моның сәбәбен өшүләрдә, салкын тидерүдә күрә. Ләкин монда аны икенчел фактор дип атарга мөмкиндер, чөнки өшү организмның һәм лайлалы тышчаларның саклану сәләтен киметә. Чынлыкта исә, беренче чиратта төрле патоген чир уятучылар (еш кына зарарлы вируслар) организмны чирләү халәтенә китерә. Шул ук вакытта вируслар организмга кереп оялаган (башка патогеннар кебек үк), ләкин көчле организмга бернинди дә зыян китерә алмаска мөмкиннәр.

Күпләр бүген, аз гына чирләсә дә, антибиотиклар куллана баш-лый, аны хәтта балаларына да бирәләр. Мондый хәлдә орга-низмның иммунитеты көчсезләнә, ә төрле микроорганизмнарның препаратларга каршы торучан-лыгы көчәя. Әгәр элек антиби-отиклар белән еш дәваланган булсагыз һәм хроник авырула-рыгыз бар икән (атап әйткәндә, сулыш юллары системасында). Әлеге факторларның лор-орган-нарда чир башлануга китерүе бар.

ОРВИ, ягъни салкын тидерү, тамак авыртудан һәм томаудан башлана. Әле билгеләр организмда барган ялкынсыну процесслары турында сөйли, аларны дәвалауда төрле тамчылар һәм дару төймәләре кулланыла. Монда дәвалануга акыл белән килү кирәк, чөнки гап-гади кан тамырларын тарайтучы тамчыларны да тик белгеч киңәше белән генә кулланырга кирәк. Ә антибио-тикларга килгәндә инде, әйтәсе дә юк – аны тик табиб кына билгеләргә тиеш.

– Язын-көзен күпләр ангинадан интегә. Аның турында җентек-ләбрәк сөйләгез әле...

– Тамак шешү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Чөнки вакытында тиешенчә дәваланмаган ангинаның буыннар ревматизмы һәм йөрәк мускул-лары ялкынсынуы, бөер авыру-лары китереп чыгару куркынычы бар. Боларның берсе дә куаныч китерә торган нәрсәләр түгел.

Шуңа да ангинаны йорт шартла-рында үзаллы дәвалау белән мавыкмагыз һәм дәвалануны тән температурасы төшү белән үк туктатмагыз. Ангина башлану белән йортта яшәгән баланы сакларга тырышыгыз, чөнки аның вирусы һава аша тапшырыла. Күбрәк вакытны урын-җирдә үткәрергә киңәш ителә. Табиб белән киңәшеп торыгыз һәм ангинаның кабатлануына юл куймаска тырышыгыз. Чөнки ул башка хроник чирләрне дә кузгатырга сәләтле.

Хроник ангинаны (хроник тонзиллит) кайсы вакыт тулы-сынча дәвалап бетерү дә мөмкин түгел, ләкин аны ремиссия халенә китерергә яки озайлы вакыт кузгалмаслык итәргә мөмкин. Даими консерватив дәвалану үтү, кагыйдә буларак, яхшы нәтиҗә-ләргә алып килә. Бүгенге көндә тонзиллитны консерватив дәва-лауда иң нәтиҗәле аппарат – “Тонзиллор”. Аның ярдәмендә дәвалаганда миндалиналар юыла, ультратавыш белән эшкәртелә һәм тәгаен ялкынсыну булган урыннарга дару препаратлары кертелә. Бу – искәртү дәвалавы, чир кискенләшкән вакытта ул кулланылмый. Хроник тонзиллит булганда “Тонзиллор” белән дәвалауны елына 2 тапкыр, 8–10 процедура күләмендә үткәрергә киңәш ителә. Тик шундый дәвалаулар үткәрү генә хәлнең тотрыклы яхшыруына булыша ала.

– Редакциягә килгән хатларның шактый өлешен гырылдау уңаеннан булганнары алып тора. Мәсәлән, Илеш районыннан Зәлифә апа үзенең гырылда-выннан үзе куркып уянуы, аннан йокысы туймау сәбәпле көн буена хәлсез булуына зарланып яза. Салаваттан Нәзирә апа иренең каты гырлавына чыдар-лык түгел дип зарлана, сездән киңәш көтә. Бишбүләктән Фәдис абый исә юлын тапкан: җәен ул, өйдәгеләре тынычлап йокласын өчен, верандага чыгып ята икән. Ләкин безнең якларда кышлар озын, ә җәйләр гаять кыска бит әле...

–Элек гырылдау әйләнә-тирәдә-геләр өчен генә кыенлык тудыручы нәрсә дип кабул ителә килде. Бүген исә аның җитди авыру – йокының обструктив апноэ синдромының (СОАС-синдром обструктивного апноэ сна) билгесе булуы мөмкинлеге турында әйтә галимнәр. Гырылдый башлауның сәбәпләре нинди, аны дәвалау мөмкинме һәм, мөмкин икән, ничек дәваларга?

Йокы вакытында телнең һәм аңкауның мускуллары югары сулыш алу юлларын ачык халәттә тота. Әгәр әлеге мускуллар йомшарса, тын алу юлларының аралыгы тарая һәм һава авырлык белән үтеп керә. Чираттагы тын алу исә йоткылыкның йомшарган өлеше тибрәнүгә китерә. Шушы вакытта барлыкка килгән тавышны без гырылдау дип атыйбыз.

Гырылдау Җир шарында яшәүче барлык кешеләр арасында киң таралган күренеш. Аның белән бар халыкның 20 проценты интегә. Гырылдау күбесенчә ирләр арасында күзәтелә, ни өчен дигәндә, хатын-кызларның тын алу юллары киңрәк.

Гырылдауның үзен артык зыянлы дип атап булмый. Ләкин ул, авырту кебек үк, нинди дә булса чир турында сигнал булырга мөмкин.

Әлеге чирне дәвалауның ысуллары, аның сәбәпләре кебек үк, төрле. Иң тәүге шарт: гырылдау күзәтелә башлау белән үк лор-табибка күренергә кирәк. Ул чирнең башлану сәбәпләрен ачыклар һәм дәвалау курсы билгеләр.

– Кырмыскалыдан бер укучы-быз шалтыратты: 30 яшьлек кызы хроник гайморит авыруыннан интегә һәм авыруы кискенләшкән вакытта аңа борын куышлыгын тишү ысулын тәкдим итәләр икән. Бер тиштерсәң, гел тишәргә туры килә дип әйтәләр, шуңа куркабыз, ди ул.

–Бу – ялгышлык. Беренче эш итеп, борын куышлыгын тиш-кәнче, нинди гайморит турында сүз баруын ачыкларга кирәк. Аның катараль, эренле, эренле-полинозлы һ.б. төрләре бар. Һәр форма өчен, әлбәттә, шәхсән процедуралар комплексы билге-ләнә, бу кан тамырларын тарай-тучы препаратлардан алып оператив дәвалауга кадәр кагыла. Пункция – панацея түгел. Ләкин, шактый искергән ысул булуына карамастан, ул бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ни өчен дигәндә, әгәр дәвалау курсы дөрес билгеләнгән икән (пункцияне дә кертеп), пациентлар еш кына гайморитның нәрсә икәнлеген дә оныта. Әгәр дә гайморитның артык катлауланмаган формасы теркәлә икән, монда пункциясез дә мөмкин. Бүгенге медицина препаратлары безгә моны хәтта эренле гайморитлар вакытында да уңышлы дәвалау мөмкинлеген бирә. Иң мөһиме – табибка вакытында мөрәҗәгать итү.

Борын куышлыгы бүлгесе (искривление носовой перего-родки) кешенең үсеше барышында барлыкка килә, кайчак борын травмасы нәтиҗәсе булырга мөмкин. Борын бүлгесе кәкрәю һәр очракта да нормаль сулыш алуга киртә булмый, димәк, күпләргә аны турайту мөһим түгел.

Әгәр сезнең борын, ел фасылына да карамый, даими тыгыла, озак вакыт дәвалауга бирешмәүче кискен синуситлар, хроник синуситлар борчый, танавыгыз еш каный икән, ул операция кирәк дигәнне аңлата. Төгәл диагнозны тикшергән вакытта тик лор-табиб кына куя ала. Борын бүлгесе кәкрәю белән бергә борын куышлыгының нормаль сулыш алуга комачаулаучы башка үзенчә-лекләре дә ачыкланырга мөмкин. Табиб борын бүлгесенең ни дәрә-җәдә кәкрәюен ачыклаганнан соң гына операциянең кирәк-кирәк-мәвен әйтә ала.

– Гел генә борын тыгылуның сәбәпләре нидә һәм аннан ничек котылырга?

– Беренче эш итеп лор-табибка барыгыз, ул төгәл диагноз куяр. Моның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин: борында полип булу, хроник гайморит, вазомотор ринит һ.б. Борын тыгылу белән көрәштә иң гади һәм иң нәтиҗәле ысулларның берсе – юдырту. Моны көненә 2-3 тапкыр эшләргә кирәк. Ләкин барыбер табибка барырга кирәк, чөнки борын юдырту гына проблеманы хәл итә алмаячак.

– Колак авыруларына да кагылып үтик әле. Чакмагыштан Фәрит абый колагында даими шаулау тоелуы, бу аңа нормаль тормыш белән яшәргә комачау-лавы турында яза. Бу да лор-авыруга керәме?

– Колакта гел шаулау ишетелү ул үзе чир түгел, мөгаен, аның билгеседер. Статистика мәгълүмат-ларына күз салсак, без Җир шарында яшәүче һәр бишенче кешенең колак шаулауга зарлануы хакында белербез. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең 33 проценты (!) дигән сүз. Ләкин кайсыбер җитди очракларда колак шаулау-ның ишетү сәләтен югалтуга, йокы режимы бозылуга һәм эшкә сәләтлелекне югалтуга китерүе мөмкин. Эш шунда, күп кенә лор-чирләрне колак шаулавы озатып бара. Диагнозны өстәмә тикше-рүләр үткәргәннән соң (рентген, аудио-тикшерүләр, тигезлекне саклауга тест, лаборатор тикшерү-ләр һ.б.) тик лор-табиб кына куя ала.

Барлык “Өмет” гәзите укучыла-рына сәламәтлек, уңышлар, җан җылысы телим. Саулык – иң зур байлык, диләр. Бу хакта бер вакытта да истән чыгармагыз.

Пункция – панацея түгел. Ләкин, шактый искергән ысул булуына карамастан, ул бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ни өчен дигәндә, әгәр дәвалау курсы дөрес билгеләнгән икән (пункцияне дә кертеп), пациентлар еш кына гайморитның нәрсә икәнлеген дә оныта. Әгәр дә гайморитның артык катлауланмаган формасы теркәлә икән, монда пункциясез дә мөмкин.

Гөлара Арсланова.
Читайте нас: