Иске Гомәрдән 70 бала күрше районга йөреп укырга мәҗбүр
Кушнаренко ягына юлыбыз төште. Юл буен күзәтәм: заманча матур йортлары шактый булган төзек авыллар тезелеп киткән. Димәк, халык тырыша, дөнья көтәр өчен малын, эшен таба. Зур шәһәргә якын яшәүчеләр калага йөреп тә эшли ала әле ул. Ә менә ерактарак урнашкан авыллар ни хәлдә икән? Сәфәребез район үзәгеннән 40 чакрым диярлек барасы Иске Гомәргә иде. Аның бер чиге – Чишмә районына, икенчесе Благоварга тоташа.
Безне авыл уртасында урнашкан хакимият бинасында биләмә башлыгы Рәсил Мәхмүт улы белән урындагы авыл хуҗалыгы җитәкчесе Азат Вилсур улы көтеп тора иде инде. Хәл-әхвәл сораштык. Җитәкчеләрнең эше һәрвакыт тыгыз булучан. Без барганда әлеге авыл советына кергән Солтанай авылы янында 27 апрельдә үтәчәк “Яшел Башкортстан” республика акциясенә әзерләнеп йөрүләре иде. Шулай да җитәкчеләр, бер күрешү – үзе бер гомер дип, безгә ихлас күңелдән ничек яшәп-эшләп йөрүләре турында бәян иттеләр.
Әйе, совет чорында авылның көнкүреш мәшәкатьләрен колхоз-совхозлар үз өсләренә алган иде. Ул заманда авыл хуҗалыклары ничек күкрәп эшләде, авыллар да шулай гөрләп яшәде, үсте, төзекләнде. Бүген инде биләмәсендә хуҗалыгы булмаган авылларга аеруча читенгә туры килә. Бу уңайдан Иске Гомәрләр шөкер, диләр. Әлбәттә, үткән гасырда дан казанып эшләгән “Алга” колхозы да үзгәртеп-кору елларында, күп хуҗалыклар кебек банкротка чыгып, берничә хуҗа алмаштырып, яшәүдән туктаган. Әмма бүген биредә “Флоэма-Агро” җәмгыяте ныклы аякка басып килә. Ул – район территориясендә эшләүче эре хуҗалыкларның берсе. Авылдагы көнкүреш проблемаларын хәл итүгә дә ярдәм кулы сузарга тырыша.
“Эшли башлаганда авырга туры килде, – дип искә ала Азат Вилсур улы. – 2012 елның апрелендә мине бирегә идарәче итеп җибәрделәр. Үзем Чакмагыштанмын, Уфа янындагы эре хуҗалыкта эшләдем. Монда килгәндә беркемне белми идем. Бар җир, ындыр табагы ташландык хәлдә диярлек. Башта кешеләр кырыйдан гына карап йөрделәр, эшкә чыгарга ашкынып тормадылар. Беренче ел, бер тырма белән чак эшләрне башкарып чыктык. Аннары җайлап тернәкләнә башладык. Бүген инде табышка эшлибез. Сабантуйларда ел да 1-2нче урыннан калган юк”.
Биредә әле 8600 гектар җирне эшкәртәләр. Бу якларда ялан-кырлар зур, тигез, 250-300 гектарлы басулар бар, эшләргә уңайлы. Кара туфракка бодай, солы, арыш, горчица, җитен, шепкән (рыжик), көнбагыш чәчеп, шигырьдә әйтелгәнчә, “җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында яуган” елларда, мул уңыш алуга ирешәләр. Әлбәттә, вакытында ашлама кертү дә мөһим. Узган ел уңыш гектарыннан уртача 22 центнер чыккан. “Техника җитәрлек, – ди Азат Вилсур улы. – Соңгы елларда ягулык-майлау материаллары кыйммәтләнү генә күңелне кыра. Безгә эшләрне башкару өчен 300 тонна солярка кирәк. Ә эш туктап торганы юк, 2 сменада эшлибез”.
Җыелган игенне саклау өчен элеватор төзегәннәр. “23 миллион сумга иген киптерү-сортларга аеру комплексы төзедек. Аңа 7 миллионга газ керттек”, – ди җитәкче. Әлегә кадәр игенне турыга саткан булсалар, быелдан аны эшкәртеп сатачаклар. Чөнки экологик чиста, туклыклы һәм тиз эшкәртелүче мал азыгы әзерләү өчен завод төзегәннәр. Бар иген завод аша үтеп, куллану өчен әзер продукция төрендә сатылачак. Бер ай элек кенә ачылган заводта бүген 12 кеше эшли. Аны, җимерелеп беткән иске фермаларны сүтеп, шулар урынына төзегәннәр. Бәясе 17 миллион сумга төшкән.
“Киләчәктә планнар – булган җирләрнең кадерен белеп, тагын да ныграк мул уңыш алырга, халыкка вакытында хезмәт хакын түләп, бергә эшләргә. Агроном, инженер, бухгалтер һәм башка белгечләр, механизаторлар, пешекчеләр, водительләр – һәрберсе үз эшен җиренә җиткереп башкара, аерым мактауга лаек хезмәткәрләребез дә күп”, – дип, Азат Вилсур улы исемлекне тезеп әйткән иде дә, әмма 3 дистәгә якын фамилияне гәзитнең бу битенә генә сыйдырып булмас, ахры.
Әйе, территориясендә авыл хуҗалыгы, медпункты, балалар бакчасы, мәдәният йорты, сәүдә нокталары булган, газ, су кергән, мәчет эшләп килгән Иске Гомәрдә, көндәлек мәшәкатьләрне исәпкә алмаганда, барысы да чагыштырмача яхшы дип язасы килә дә бит. Әмма бер “әммасе” бар шул: 2016 елда авылда мәктәпне япканнар. Бүген 70 (!) бала карда да, яңгырда да күрше авылның, дөресрәге күрше Чишмә райо-
нының Бишкәҗә авылы мәктәбенә йөреп укый. Ярый әле автобус көненә берничә урый. Укытучылар да күрше-тирә мәктәпләргә китәргә мәҗбүр булган. Ә кайчандыр гөрләп торган, көчле укучылар әзерләгән (югары уку йортларына керү буенча көчле саналган ул) урта мәктәп бинасы бүген ташландык хәлдә. Хуҗасыз бинадан җайлап әйберләр дә югалуы билгеле.
“Баштагы мәлләрдә балаларның чит авылга укырга китүләрен күреп күзгә яшьләр килә иде, – ди Рәсил Мәхмүт улы. – Үзебездә мәктәп эшләсә, балалар саны 70 кенә булмас иде. Бала үстергән гаиләләр тәү чиратта мәктәп турында уйлый бит. Мәктәп юк икән, эш урыны да аны тотып тора алмый”.
Эх, мәктәп яңадан эшли башласа иде дигән теләктә бүген Иске Гомәрләр. Балалар бакчасын зурайту мәсьәләсен дә хәл итәсе бар. Бүгенге бина 17 урынга гына исәпләнгән, ә мөмкинлек булса, 30дан артык бала йөрер иде. Гомумән алганда, авыл биләмәсе территориясендә Солтанай авылында бер башлангыч мәктәп һәм ике балалар бакчасы бар.
P.S. Мәктәп яшендәге 70 бала булу бүгенге авыллар өчен зур сан дип әйтер идем. Һәм шундый авылда мәктәпнең ябылуы, хәтта башлангыч мәктәп буларак та калмавы – сәер хәл, минемчә. Стандарт шулай куша дигән сылтауларны да кабул итеп булмый.
Советлар Союзы Герое Вәлиев Салих Шәйбак улын биргән (бу исем аңа Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән) Иске Гомәр авылы янындагы басуларда тракторлар язгы кыр эшләренә төшкән.
Авыл өстен техника тавышы, азан моңы каплаган. Мәктәп кыңгыравының күңелле тавышы берәр көн аларга кушылыр микән?
“Чәчүгә әзербез”, – диләр (сулдан уңга): агроном Х. Галин, инженер М. Гәрәев, механизатор А. Мәүлетов,
ындыр табагы мөдире Ф. Мөхәмәдиев, водитель Ф. Ямаев.