Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2019, 17:08

Юлга чыгар алдыннан

Бүген автомобиль хәрәкәте көннән-көн арта, шуңа зур юлларга, кайчакта хәтта бәләкәй дип исәпләнгәннәренә дә басым зур. Өстәвенә авыр йөк машиналары да, тракторлар да шул юллардан үтә.

Бүген автомобиль хәрәкәте көннән-көн арта, шуңа зур юлларга, кайчакта хәтта бәләкәй дип исәпләнгәннәренә дә басым зур. Өстәвенә авыр йөк машиналары да, тракторлар да шул юллардан үтә. Мизгелләр алмашынганда һава шартларының кинәт үзгәреп торуы да (әле дә бит төнен туңдыра, көндез кыздыра) юлның өске катламының җимерелүенә китерә. Шуңа язын көннәр җылыту белән юл хезмәткәрләренең кызу эш өсте башлана: яңа юллар салу, булганнарын ремонтлау, чокыр-чакырларны ямау – мәшәкатьләре бихисап.

Кояш кыздырганда эссе асфальт түшәү – үтә дә катлаулы эш. Әмма, корал эшләр – ир мактаныр, диләр: техникаң җырлап торса, ярты эшең эшләнде дигән сүз. Шуңа механизаторлар тәү чиратта җиң сызганып техниканы әзерли. Ә юлларда эшләүче техниканың хәвефсез булуы – аеруча мөһим. Бу хакта “Юл төзүче” җитештерү кооперативында тракторлар, юл төзелеше машиналары һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү буенча үткән семинар-киңәшмәдә дә әйтелде.

18 апрельдә Уфада үткән чарада Башкортстанда үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча Дәүләт инспекциясе – кыска гына әйтсәк, “Гостехнадзор” белгечләре – юл төзелешендә катнашучы 28 берәмлек техниканы тикшерде. Тәҗрибә уртаклашырга 11 шәһәр-районның инспекция җитәкчеләре чакырылган иде. Уфа хакимияте вәкилләре катнашлыгында үткән чараның төп максаты, әлбәттә техниканың торышын тикшерү һәм хәвеф-хәтәрсез эшләү кагыйдәләрен тагын бер ныгыту булды.

Башкортстанның “Гостехнадзор” инспекциясе җитәкчесе урынбасары Илһам Шакиров әйтүенчә, бүген республикада “Гостехнадзор” күзәтүендә булган 95 мең махсус техника исәпләнә. Аларның 22 проценты – юл төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык кебек тармакларда, 55 процентыннан артыгы – казып чыгару эшләрендә, 22 проценты авыл хуҗалыгында кулланыла. Шушы техниканың һәрберсе төзек булырга, имин эшләргә тиеш.

Бу көнне сынау тоткан “тимер атларны” һәм аларның хуҗаларының документларын инженер-инспекторлар үтә дә җентекле тикшерде. Гостехнадзорның Уфа буенча инспекция җитәкчесе Әхмәт Әбубакиров, аның урынбасары Иршат Магазов һәм башка тәҗрибәле инспекторлар “тимер ат”ларның торышын бер караштан диярлек билгели беләләр. Заманча махсус җайланмалар исә техниканың вак кына кимчелекләрен дә күрсәтәләр. Нәтиҗәдә 26 техника, имтиханны уңышлы тапшырып, шунда ук техкүзәтү үтү турында таныклык алды. Әлеге документ бер елга бирелә. Семинар ахырында иң яхшы әзерләнүчеләргә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Салават Хөсәенов, юл төзелеше тармагында торган мәсьәләләрне барлап, мондый чаралар тәү чиратта механизаторларның үзләре өчен тәҗрибә туплау урыны булырга тиеш дип билгеләде.

Әйткәндәй, 18 апрель Русиянең Дәүләт техник күзәтүе хезмәте барлыкка килгән көн булса, икенчедән, быел бу дата Башкортстанда Татарстан көннәренә туры килеп, әлеге чарада күрше республиканың “Гостехнадзор” белгечләре дә катнашты. Күрше республиканың дәүләт инженер-инспекторы Илнур Зәләлетдинов: “Безнең максат бер – ул техниканың техник таләпләргә җавап бирүен тикшерү, – диде. – Башкортстандагы коллегалар белән һәрвакыт аралашып торабыз. Моңа кадәр дә килгәнебез бар иде, үзара килешеп эшлибез, тәҗрибә уртаклашабыз”. Ә юл төзелешендә эшләүчеләргә ул үзләрен һәм техниканы сакларга дигән теләген җиткерде

һәм лаеклы хезмәт хакы теләде.

Шунысы күзгә ташланды: механизаторларның күбесе – өлкән буын кешеләре. Яшьләр бик аз. Шуларның берсе – Рөстәм Арсланов. Әллә эшегез чиктән тыш авырмы, әллә хезмәт хакы азмы дип, мөрәҗәгать иттем Чакмагыш егетенә. “Мин эшемнән канәгатьмен, акчаны вакытында түлиләр, – дип елмайды ул. – Моңа кадәр 5 ел Мәскәүдә шулай ук юл төзелешендә экскаваторда эшләдем. Өйләнгәч, Уфага кайттым, әле “Дорожник”та эшләп йөрим. Айлык хезмәт хакына килгәндә, Мәскәү белән аерма юк диярлек. Монда әле бер ел гына эшләвемә карамастан, яңа төягеч-экскаватор бирделәр. Җәйге чорда эш күп, әлбәттә, әмма бәләкәйдән техниканы яраткач, эшнең авырлыгы әллә ни сизелми”. Яшь егет тырыш хезмәте белән үзен танытырга өлгергән: әлеге чарада да техник тикшерү ничек үткәрелергә тиешлеген Рөстәмнең экскаваторы мисалында күрсәттеләр. “Руль артында утырганда минем өчен иң мөһиме – хәвефсезлек, – ди ул. – Һәм әлбәттә, техниканың көйле булуы. Яхшы техникада эшләве дә күңелле”.


Язгөл САФИНА.

Түбәндәге фотоларда чарадан күренешләр.
































Читайте нас: