Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2019, 13:49

Чүп реформасы: тәртип кайчан урнашыр?

Башкортстанда тулы куәтенә чүп реформасы бара – калдыкларны чыгарыр һәм сортларга аерыр өчен төбәк операторлары билгеләнгән, тарифлар расланган, ләкин... чүплекләрдә һәм калдыклар чыгару урыннарында һаман тәртипкә ирешеп булмый әле.

Башкортстанда тулы куәтенә чүп реформасы бара – калдыкларны чыгарыр һәм сортларга аерыр өчен төбәк операторлары билгеләнгән, тарифлар расланган, ләкин... чүплекләрдә һәм калдыклар чыгару урыннарында һаман тәртипкә ирешеп булмый әле. Реформа чүпләрне кабул итү һәм эшкәртү урыннарын җиһазландыру өчен чыганаклар җыю озайлы процессын башлап җибәрә генә. Ләкин бу система тулы куәтенә эшли башлаганчы берничә ел үтәргә мөмкин икәнлеген аңларга кирәк.

Битараф булмаган уфалыларның бер өлеше чүп җыю буенча хөкүмәтнең уңайлы инфраструктура булдыруын көтеп ятмаска уйлаган һәм нәрсәдер үзгәртергә теләгән очракта эшне үзебездән башларга кирәк ди. Инициатив төркемнәр шәһәрлеләрдән аерып җыелган чүп-чарны үзаллы кабул итә һәм икенчел эшкәртү урыннарына илтеп тапшыра.

"Мусор, гуд бай!" проекты авторы калдыкларны сортларга аерып җыю белән шөгыльләнә.

Бу хакта тулырак @musor_goodbye Инстаграм битеннән укып белә аласыз.
Читайте нас: