Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2019, 16:48

Язгы ау башлана

27 апрельдә Башкортстан территориясендә суда йөзүче һәм кабан дуңгызына язгы ау башлана.

27 апрельдә Башкортстан территориясендә суда йөзүче һәм кабан дуңгызына язгы ау башлана.
БР Экология министрлыгының хайваннар дөньясын саклау һәм күзәтчелек бүлеге аучыларга төп кагыйдәләрне искә төшереп үтә. Канатлы кошларны йөзүче чаралар белән эзәрлекләү тыела. Язгы ау вакытында урман тавыгына, ана үрдәккә, көртлекләргә, шулай ук Русиянең, Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән кошларына сунарчылык итү тыела.
Ау кагыйдәләрен бозган өчен 500 сумнан 4000 сумга кадәр административ штраф, ау коралын конфискацияләү каралган.
Ауга рөхсәтне БР Экология һәм табигать байлыклары белән файдалану министрлыгының дәүләт инспекторлары бирә.
Язгы ау 10 көн дәвам итәчәк һәм 6 майда тәмамлана.
Читайте нас: