Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2019, 12:43

Сәгатенә 110 км тизлек белән җилдерәчәкбез!

РФ Хөкүмәте вице-премьеры Максим Акимов ЭЭМ һәм Транспорт министрлыгына сәгатенә 110 километр тизлектә йөрергә мөмкин булган федераль трассаларны барларга йөкләмә бирде.

РФ Хөкүмәте вице-премьеры Максим Акимов ЭЭМ һәм Транспорт министрлыгына сәгатенә 110 километр тизлектә йөрергә мөмкин булган федераль трассаларны барларга йөкләмә бирде. “Хәвефсез юл” IV конференциясендә ул журналистларга 2019 елга кадәр тикшерү эшләрен тәмамлаячаклар диде. Тикшерү беренче чиратта югары тизлектә йөри торган трассаларга һәм капиталь ремонт үткән юлларга кагылачак.
РИА-Новости хәбәр итүенчә, сүз беренче чиратта автомобиль юлларының беренче категориясенә кагыла. Бу юл полосалары бүленгән, бер дәрәҗәдә киселешләрсез 1б, 1в категориясендәге, коры юл полотносы шартларында сәгатенә 120 километр тизлектә хәвефсез хәрәкәт итеп булган югары тизлекле юллар. Федераль юллар челтәрендә андый трассалар 6 меңгә якын километр тәшкил итә. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча аларда рөхсәт ителгән иң югары тизлек – сәгатенә 90 км.
Читайте нас: