Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2019, 20:59

Башкортстанны хоккей, футбол һәм энергетика таныткан

Башкортстан энергетика, хоккей һәм футбол буенча чит илдә иң танылган төбәкләр исемлегенә керде. “Смыслография” һәм Dow Jones компаниясе үткәргән әйдәүче инглиз телле матбугат чараларында Русия Федерациясе субъектларын кабул итүне өйрәнгән рейтинглы тикшеренүләрнең (2018 ел эчендәге) мәгълүматлары шушындый.

Башкортстан, рейтингта Краснодар крае белән бертигез баллар саны җыеп, өчене урынны алган. Шул ук вакытта республика 11 пунктка күрсәткечләрен яхшырткан - 2017 елда Башкортстан 14нче урында булган.
Тикшеренү мәгълүматларына ярашлы, 2018 елда Башкортстанда эшкуарлык өлкәсендәге төп ньюсмейкер - “Башнефть” компаниясе. Чит ил мәгълүмат чаралары шулай ук республикада кояш батареялары һәм җил генераторлары урнаштырачак фин Fortum компаниясе проектына игътибар иткән. Рейтингның беренче баскычларында торуы белән Башкортстан “Салават Юлаев” хоккей командасына да бурычлы. Шулай ук Русиянең Премьер-лига футбол вакыйгалары һәм Европа Лигасы матчлары (аеруча “Уфа” һәм “Глазго Рейнджерс” футбол командалары уены) да игътибарга лаек.
Британияле ультрамарафончы Шон Квейның сәяхәте дә әһәмиятле. Ул Европаны велосипедта кисеп чыгуы белән яңа рекорд куйды. Конвей, Европаның иң көнбатыш ноктасыннан (Рок борыныннан) кузгалып, 25 көн эчендә барлыгы 6,4 мең км юл үтеп, марафонын Уфада төгәлли.
Новосибирск, Сахалин өлкәләре дә алдынгылар исәбендә. Ут күршеләребез Татарстан - 7 урында. Топ-10лыкны Санкт-Петербург төгәлли.
Читайте нас: