Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2019, 16:56

“Сылукай-2019” старт алды

“Сылукай-2019” башкорт гүзәлләре ачык республика конкурсы финалында катнашачак 12 нче гүзәленең исеме билгеле булды.

“Сылукай-2019” башкорт гүзәлләре ачык республика конкурсы финалында катнашачак 12 нче гүзәленең исеме билгеле булды.

Мәскәү шәһәрендәге Русия дәүләт социаль университет мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган “Мәскәү Сылукае-2019” бәйгесенең финалы узган. Конкурста Гран-прига Оренбург өлкәсеннән 20 яшьлек Зилә Агишева лаек булган. Ул 2017 елда да конкурста катнашып икенче урынны яулаган иде. Ачык бәйге Башкортстан Республикасы, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр катнашучыларны җыйган.

Калган 11 финалчы Уфада кастингта сайлап алынды. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, алар арасында Башкортстанның җиде районы һәм өч шәһәреннән вәкилләр бар, әмма Уфадан бер кыз да юк.

Республика халык иҗаты үзәгеннән хәбәр итүләренчә, “Сылукай-2019” башкорт гүзәлләре конкурсына әзерлек тулы куәтенә бара. Гала-тамашага әзерләнер өчен алда өч атна вакыт бар.

Республиканың иң матур чараларының берсе булган бу финал чарасы 27 апрельдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында узачак.

Эльвира Әсәдуллина әзерләде
Читайте нас: