Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2019, 13:41

Кем ул Владимир Ильич Ленин?

Өлкәннәр беләбез: “Ленин – 1917нче елгы Октябрь революциясен оештыручы һәм беренче социалистик дәүләтне төзегән, бөтен илләрнең пролетарийларын берләшергә чакырган юлбашчы”. Ә яшьләрнең күпчелеге аны бөтенләй белми, диярлек.

Октябрь революциясе булгач, Ленин инициативасы белән, Союздаш республикалар эчендә рус булмаган милләтләрнең автономияле республикалары төзелә. Шул исәптән 1919нчы елның мартында РСФСР составында БАССР булдырыла, аның дәүләтчелегенә нигез салына. Менә шуның өчен дә милли республика һәм өлкәләрдә Ленинга ихтирам аеруча зур булган. Уфа шәһәрендә аңа 2 һәйкәл куелган.
Безнең республиканың һәр районында бар Ленин һәйкәле. Ленин һәйкәлләренә бүген дә күп илләрдә, бигрәк тә Кытайда ихтирам белән карыйлар. Ә менә Украина һәм кайбер Балтыйк буе илләрендә, һәйкәлләрнең һәм сәнгать әсәрләре саклана торган биналарның кагылгысызлыгы турында Бөтендөнья килешүе булуына карамастан, җимерәләр. Әлбәттә, бу гади халык эше түгел, ә Ленинның бар милләтләргә дә тигез хокук биргәне өчен, үчлеләр җавабы.
Ленин – тарихи шәхес. Ул – үзе артыннан миллионлаган кешеләрне ияртә алган лидер. Аның белән бәйле һәр вакыйга – тарих.
Читайте нас: