Мәгариф оешмаларында балаларны җәберләү (буллинг) проблемасын актуальләштерү һәм искәртүгә юнәлтелгән “Янда бул!” проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда педагоглар-психологлар, социаль педагоглар, мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләренең методик эшләнмәләренә беренче республика дистанцион конкурсы игълан ителде.
Эшләрне кабул итү 25 апрельгә кадәр электрон адрес буенча кабул ителә: ufajural@mail.ru.
Конкурста катнашу өчен республика мәгариф оешмаларында буллинг проблемасын искәртүгә юнәлтелгән һәм соңгы ике елда кулланылган методик чаралар авторларының эшләре кабул ителә.
“Конкурс төбәк мәгариф оешмаларында уңай социаль-психологик климатны саклауга булышлык итүче иң яхшы практикаларны эзләп табарга булышачак”, – ди аны оештыручылар.