Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 11:36

Үзебездә Галина, Чехиядә – Галия!

Татар барып җитмәгән бер нокта да калмагандыр бу Җир шарында. Элек эш эзләп ир-егетләр зимагурлыкка чыгып киткән. Хәзер хатын-кызларга да чит илләргә карап юл алу берни тормый.

Татар барып җитмәгән бер нокта да калмагандыр бу Җир шарында. Элек эш эзләп ир-егетләр зимагурлыкка чыгып киткән. Хәзер хатын-кызларга да чит илләргә карап юл алу берни тормый. Үзләре юл ярып эшен, яшәр урынын табып, шунда яраклашып торып калалар. Кемнәрдер еллар узгач туган җирләрен сагынып кайта, ә кемнәрдер тамыры белән шул җирләргә берегә. Без шул ерактагы якын туганнар арасыннан рубрикабызның дәрәҗәле кунакларын эзлибез, очрашулар оештырабыз, берәмтекләп мәгълүмат туплыйбыз. Бүген сезне таныштырасы килгән татар кызының да язмышы үзенчәлекле кебек. Күпләр кичергәнне кичергән ул Галия Ибраһимова, әмма үзе булып кала алган.

Чехиядә татарлар әллә ни күп түгел. Монда Финляндиядәге кебек тирән тамыр җәйгән эмиграция юк. Алай да милләттәшләребез бергә тупланып яшәргә тырышалар. Татарлар башта Сабантуй үткәреп оеша башлаган. Һәрберсе, татар телен белсә-белмәсә дә, Сабантуйны үз итә. Бу бәйрәм милләтне бергә туплый. Читтә яшәүче татарлар өчен иң зур чара булып тора һәм аңа ел саен күбрәк кеше җыела.


Без Прага дәүләт операсының дөньякүләм танылуга ирешкән җырчысы, милләттәшебез Галия Ибраһимова турында ни генә беләбез? Миңа калса, ул “Өмет”не укучыларга бөтенләй таныш түгел. Бәлки, кемдер аны “Халкым минем” тапшыруында күргәндер.

Галия Ибраһимова Кемерово өлкәсенең кечкенә генә бер шәһәре – Осинникида туа. Әтисе Котдус – Татарстанның Чистай, әнисе Мөнирә – Балык Бистәсе районыннан. Алар пароходта танышалар. Өйләнешкәч Себергә эшкә китәләр. Галия шунда туа. Кыз укырга төшкәнче Уралга күченеп кайткан гаилә Губаха дигән шәһәрдә төпләнә. Бу бик матур табигатьле, әмма тоташ шахталардан торган, тын алырлык һавасы булмаган урын була ул.

Музыкаль гаиләдә проигрыватель, Флера Сөләйманова, Әлфия Авзалова һәм Зара Долуханова язмалары белән пластинкалар була.

– Әни белән апам Флера Сөләйманова, Әлфия Авзаловаларны тыңлап, туган якларын сагынып елыйлар иде. Мин Зара Долуханова башкаруында Керубино ариясен тыңлый идем. Нәкъ ул миңа тормышка юллама бирде, – ди Галия җырчы турында.

Сыйныфта Галияне Галина дип йөртәләр һәм… “татарка” дип кушамат тагалар. Сыйныф бик таркау була. Сигезенче сыйныфка кадәр аңа монда уку бик авыр була.

“Сыйныфта миннән тыш тагын ике татар малае бар иде, әмма алар моны бик нык яшерәләр иде” – дип искә ала ул елларны җырчы.

Дәресләрдән соң кыз шәһәр мәдәният йортына үзешчәннәр түгәрәгенә йөгерә. Ул Долуханова кебек җырларга өйрәнергә хыяллана. Агитбригадада чыгыш ясый, шигырьләр укый. Шулай бар яктан да үзен камилләштерүгә тотынган кыз максатына туры бара. Берничә елдан Галияне Гнесиннар Институтының камера классында Зара Долуханованың студенткасы булып китәр дип кем уйлаган?

Ахирәте белән Мәскәүгә киткән кыз башта кая барырга белми. Ул химчисткага эшкә урнаша. Елга якын эшләгәннән соң үзенең киләчәктә болай яшәргә теләмәвен аңлый, музыка училищесына китә. Җырлап күрсәтә һәм аны укырга алалар. Бүген ул уку йорты – А.Г. Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт институты.

– Минем яраткан укытучым Тамара Фёдоровна Суркова – чын урыс зыялылары үрнәге иде. Беренчегә минем фамилиямне күргәч: “Гм, Ибраһимова… Ә син рус түгелмени?” дип сорады. Мин: “Юк, мин рус түгел. Мин – татар!” – дидем. Ул ике кулын шап итеп сугып: “Ой, татарлар алар бик моңлы халык бит!”– диде. Шунда минем милләтемнең алтын чоры башланды. Мин җырлау сәләтемнең, моңымның милли үзенчәлек булуын аңладым.

Галия белән бер курста тагын бер татар егете – бас Сергей Шиһабетдинов укый. Аның ярдәмендә Галия чак кына Зур театрның солисты булып китми кала.

Училищеның соңгы курсында укыганда Серёжа Галиягә Зур театрга барып җырлап карарга тәкъдим итә. Беренче турга язылалар болар. Бетховен залында җырлап, икенче турга да узалар.

Икенче тур инде Зур залда үтә. “Ул шулкадәр зур! Аны ни белән чагыштырырга да белмәссең. Үзеңне ниндидер кара бушлыкка җырлагандай хис итәсең!” – ди Галия.

Аларга икенче турга узуларына ачыктан-ачык гаҗәпләнәләр. Чөнки бу елга инде урыннар бүленеп беткән була... Икенче елга килергә кушалар. Киләсе елда Галия анда бармый. Әмма 1997 елда, Гнесиннар Институтын тәмамлагач, аны Зур театр труппасына алалар.

Тик инде бу вакытка Галия белән ире илдән китәргә карар кылган булалар. Алар 1997 елда Чехиягә күченәләр. Галия Прага опера театрына солист булып эшкә урнаша.

Аннан соң күпме еллар үткән! Галия Ибраһимова итальян, француз, алман, чех телендә күпләгән партияләрне башкара. АКШ буенча турне, гастрольләрдә үткән меңәр чакрымга сузылган җирләр. Прага тамашачысы сөюе!

Татар кызының чыгышларын Прага тамашачысы бик яратып алкышлый. Татарстанның атказанган артисты, Прага опера театры солисткасы Галия Ибраһимованың тавышы – меццо – сопрано. Аның төп рольләре “Аида” да – Амнерис, «Трубодур» да — Азучина, «Кармен»да — Кармен , «Дон Карлос»та — Эболи, «Риголетто» да – Магдалена, «Мадам Баттерфлей» да Сузуки һәм башкалар.

“Әйе, мин примадонна!”– ди Галия Котдус кызы. – Әмма үз уңышларым белән канәгать калган чакларым бик сирәк. Бу минем Совет тәрбияседер – даими рәвештә камиллеккә омтылу!”

“Чехиягә килүгә миңа Галия Котдусовна дип дәштеләр. Монда килгәч мин кабат үз исемемне таптым. Монда мине яраттылар, шуңа сөенәм”, ди ул. Галия Ибраһимова татарча да җырлый. Ул “Татарстанның атказанган артисты” дигән исемгә лаек булды. Аны җырчыга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Җәй саен Галия Ибраһимова Чаллыга туганнары янына кайта.

Тормыш бик кызык бит ул. Галия Котдус кызы чит җирләрдә дә кая барса да милләттәшләребезне очратып тора. Ул Болгариядә гримм салу остасы булсынмы, яки Прага опера театры солисткасы Таһира Минһаҗевамы?..

2006 елда Галия Котдус кызы беренче тапкыр ата-бабаларының тамырлары береккән туган җирендә Казанның М.Җәлил исемендәге опера театры сәхнәсендә җырлый.

“Русиядә бар да бик катлаулы иде”, – ди җырчы үзенең тормышына байкау ясагач. Чехиягә килгәч ул Опера театрына керә һәм җырлап күрсәтә. Театрда нәкъ шул вакытта “Кармен” операсын яңадан куя башларга уйлаган булалар. Галияне шунда ук эшкә алалар. Тормыш шулай корыла икән?!. Менә язмыш!

“Ул вакытта Мәскәүдә эшем булса, мин читкә китмәгән булыр идем. Русиядә эш хакы да түләмиләр иде ул чакта. Килгән вакытта сагыну хисе булмады. Менә хәзер биредә яши-яши сагыну көчәйде. Татар булуым белән мин чын күңелдән горурланам”, – ди Галия. – Гомерлек килешүләр тәкъдим итеп, Швейцария, Германия, Австриягә дә чакырганнар иде. Читкә өйрәнә алмам дип шикләндем. Чехлар менталитеты, алманнарга караганда, безнең халыкка якын. Прага миңа ошый. Биредә мин үземне чит итеп тоймыйм. Безне бик хөрмәт итәләр!”

Менә шулай, Себердә туган татар кызы Чехия дигән илдә үз язмышын тапкан. Татар балалары да язмышлары чакырган җирдә бәхетен таба ала. Кайсывакыт туган илләрдән бик еракта булса да, табыла!..

Алсу Төхвәтуллина.
Читайте нас: