Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 13:41

Тиздән җылытачак

Соңгы көннәрдә арктик циклон килү сәбәпле республикада салкын һава торышы күзәтелә. Узган ялларда һәм бу атна башында төбәктә хәтта кар да яуды. Ә 18 апрель төнендә Уфада һава температурасының абсолют минимумы теркәлде – термометр баганалары -9,9 градуска кадәр төште. Апрельгә хас булмаган салкын һава торышыннан соң, атна ахырында республикага язгы җылы кайта, дип фаразлыйлар Росгидромет мәгълүматлары буенча. 19 апрельдән акрынлап җылыта башлаячак дип көтелә.

Соңгы көннәрдә арктик циклон килү сәбәпле республикада салкын һава торышы күзәтелә. Узган ялларда һәм бу атна башында төбәктә хәтта кар да яуды. Ә 18 апрель төнендә Уфада һава температурасының абсолют минимумы теркәлде – термометр баганалары -9,9 градуска кадәр төште.
Апрельгә хас булмаган салкын һава торышыннан соң, атна ахырында республикага язгы җылы кайта, дип фаразлыйлар Росгидромет мәгълүматлары буенча. 19 апрельдән акрынлап җылыта башлаячак дип көтелә.
20 апрельдә, шимбә көнне Уфада һава температурасы 10 градуска кадәр җылыта, төнлә – 0 градус булмакчы.
Якшәмбе көнне (21 апрель) термометр баганалары 11 градускача җылыначак, төнлә + 1 градус җылы.
Киләсе атнада 22 апрель көнне һава температурасы 15 градускача җылытачак дип фаразлый синоптиклар, төнлә +3 градус булмакчы.
Сишәмбе көнне кояш тагы да ныграк елмаячак: һава температурасының +17 градус булуы көтелә, ә төнлә термометр баганалары 4 градус җылыдан төшмәс дип фаразлый синоптиклар.
Читайте нас: