Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 11:07

Симерү – замана зәхмәте

Җир шарында 2,1 миллиард кеше җәфаланган бу чирдән ничек котылырга?

Җир шарында 2,1 миллиард кеше җәфаланган бу чирдән ничек котылырга?

Замана табиблары симерүне XXI гасырның иң зур эпидемиясе дип атыйлар. Ни өчен дигәндә, ул бүгенге көндә каһәрле грипп яки зур шау-шулар тудырган Эболага караганда да күбрәк кешеләрне үз җәтмәсенә эләктерә. Әгәр симерү зәхмәте үзеңә килеп кагыла икән, нишләргә соң?


Ерак туганыбыз Гөлчәчәк апаны барсы да ярата. 62 яшьтә булуына карамастан, ул һәрчак йөгереп кенә йөри: эшендә һаман булса алыштыргысыз хезмәткәр, бакчасында иелеп алырлык бер чүп юк, фатирында бер тузан тапмассың! Ялларда, каникулларда өч оныгы нәнәләрендә ял итәргә яраталар, ул алар белән кайларда гына булмый да, нинди генә уеннар уйнамый. Шуңа барсы да апага карап тел шартлаталар: кайдан соң аңарда бу кадәр энергия, янәсе. Ә без беләбез, моннан 15 ел чамасы элек апабыз көч-хәл белән йөри башлаган иде...

Яшь чагында ул артык авырлыктан интекми: буе 160, авырлыгы 63 кг.нан артмый. Үзе әйтмешли, “сөеп туймаслык” кына булган. Ләкин тормышка чыгып, бер-бер артлы өч бала тудырганнан соң үз-үзен карарга вакыты да, көче дә калмый башлый. Көне буена ашарга әзерләүдән, табак-савыт һәм кер юудан бушамаган хатын әкренләп, үзе дә сизмәстән, артык килограммнар җыя башлый. Шулай итеп, 120 килограммга җитүен сизми дә кала...

“Үземне шул чакта ватык арба кебек хис итә башладым,– ди Гөлчәчәк апа ул вакытларны искә төшереп.– Кан басымы 200/120гә сикерә башлады, бөерләр начар эшли, аякларның авыртуы турында сөйлисе дә юк, төннәрен сызлауга чыдый алмый яшь түгә идем. Ә без ул вакытта “хрущевка”ның бишенче катында яшибез. Мин хәтта урамга чыгуны да эшкә барып-кайту белән чикли башладым. Кием турында әйтәсе дә юк. Гел тыным буыла башлагач, инде үсеп буй җиткергән кызым мине табибка алып барды. Яхшы табиб булды ул – ике ел эчендә 50 килога ябыктым! Шул чордан алып кан басымым нормальләште, тын җитмәү проблемасы эреп югалды, урамда танышларым танымый да башлады хәтта. Менә шул көннән алып гәүдә авырлыгымны 70 килограммнан арттырмыйм”.

Әлеге мисалны мин юкка китермәдем. Артык гәүдә авырлыгыннан интегүчеләр саны артканнан-арта бара. Бүген Русиядә 15,3 процент ир-егетләр һәм 28,5 процент хатын-кызлар симерүдән интегә – “Ланцет” дип аталган дәрәҗәле медицина журналында басылган халыкара тикшерү мәгълүматлары әнә шундый. Моннан 20-30 ел элек кенә саннар күпкә түбәнрәк күзәтелгән. Хәер, бу еллар эчендә бар дөнья “симерергә” өлгергән. 1980 елда артык гәүдә авырлыгы 857 миллион кешедә теркәлгән булса, бүген аннан 2,1 миллиард кеше иза чигә.

Моңа аптырарга кирәкме икән? Бүгенге тормышыбызны гына искә алыйк: автомобильләр кеше башы саен, лифтлар һәр йорт саен диярлек. Ә компьютерлар? Алар кешеләрне күптән инде утыргычларга “кадаклап” куйды түгелме? Адәм балалары торган саен азрак хәрәкәт итә башлады, бу исә энергиягә ихтыяҗ кимеде дигән сүз. Мәсәлән, әгәр 50нче елларда статистик ир-егетләр организмына тәүлегенә уртача алганда 3800 ккал. кирәккән булса, бүген 2600 ккал. да җитә ди белгечләр. Ә азык-төлек һәркем сатып алырлык: кибетләрдә ризыкларның төрлелеге күзләрне камаштыра, ә төрелгән капларының матурлыгы кызыштырырлык – ашамас җиреңнән ашарсың! Менә шулар барсы бергә адәм баласын ничек тә күбрәк сыйланырга чакырып тора да инде.


Ел саен ким дигәндә 2,8 миллион кеше артык гәүдә авырлыгыннан яки симерүдән вафат була.


– Нәрсәне һәм күпме ашарга кирәклеген һәркем үзе хәл итә,– ди бу уңайдан Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының искәртү медицинасы буенча баш белгече, профессор Сергей Бойцов.– Мәсәлән, 17-18 яшьлек егет зур тәлинкә белән тутырып аш ашый һәм һич тә симерми. Чөнки аның организмында матдәләр алмашы яхшы эшли, анда энергияне чыгару көче зур. Ә менә 25 яшьтән соң матдәләр алмашыну тизлеге түбәнәя башлый, җитмәсә, егет тә саф һавада азрак хәрәкәт итә, аны офис эше үзенә “йота” бара. Тик ул күп һәм тәмле ашаудан тыела алмый, шулай итеп әкренләп корсагы үскән, сәлперәйгән тәнле кешегә әверелгәнен сизми дә кала. Ә бит моннан качарга да мөмкин булыр иде: бары тик активлык кимегән саен ашауны да киметергә кирәк. Ләкин моны күпләр аңласа да, эшләми.

Бүген дөньяның әйдәүче галимнәре, фитнес-тренерлары һәм табиб-диетологлары уртак максат белән яна: алар бар гомере буена нормаль гәүдә авырлыгын саклап калу өчен замана кешесенә ничек тукланырга кирәклеген ачыкларга тырыша. Вашингтон университеты каршындагы медик-санитар үзгәрешләрне тикшерү институты (IHME) галимнәренең күптән түгел ясаган докладында “Җир шарында яшәүче халыкның 30 проценты чамасы бүген артык килограммнардан җафалана” дигән сүзләр бар. Һәм бу әле проблеманың чиге түгел. McKinsey Global Institute халыкара тикшеренү оешмасы экспертлары фаразлавынча, 2030 елга планета халкының яртысы диярлек симезләр рәтенә басарга мөмкин. АКШта бу хәл бүген үк күзәтелә инде һәм галимнәр симерүне чын-чынлап эпидемия дип атыйлар.

– Соңгы өч дистә ел эчендә бер генә илнең дә симерү күрсәткечен киметә алганы юк әле,– ди IHMEдәге тикшерүләр җитәкчесе Кристофер Мюррей.– Әлеге киң таралган чир яшькә дә, социаль төркемгә дә карап тормый, ул бер кемне дә җәлләми...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен ким дигәндә 2,8 миллион кеше артык гәүдә авырлыгыннан яки симерүдән вафат була. Атап әйткәндә, шикәр диабетының 44 проценты, йөрәкнең ишемик авыруының 23 проценты һәм кайсыбер яман шеш авыруларының 41 процентына кадәр артык килограммнар аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип исәпли медиклар.

Симерү проблемасын тикшерүчеләр тикшерә-тикшерә шундый фикергә килгән: күпләрнең симерүен нәселдәнлеккә һәм экологиягә кайтарып калдыруы буш сүзләр икән. Статистика мәгълүматлары шуны дәлилли: сәбәпләр исемлегендә нәселдәнлек һәм экология иң соңгы урыннарны алып тора.

Барыбер, теләсәк-теләмәсәк, шуның белән килешергә туры килә: симерүнең төп сәбәпләренең берсе – рәхәт тормыш. Ягъни аның бездән дә тормаган яклары. Мәсәлән, фәннең алга китеше, цивилизация үсеше безнең барыбызга да фәлән кадәр уңайлыклар бүләк итте. Аларның барсына да шулкадәр ияләштек ки, без хәтта аларны уңайлылык дип тә түгел, ә нибары тиешле нәрсә дип кенә кабул итәбез (телевизорны да хәтта диванга кырын төшеп кенә пульт ярдәмендә кабызабыз, элек канал күчерергә торуларны искә дә төшерәсе килми хәтта). Күпләребез уңайлылыкны үзенең тормыш нигезе итә. Нәтиҗәдә, без табигатьтән аерыла барабыз, бу исә, үз чиратында, организмда төрле тайпылышлар барлыкка китерә...

Уңайлы һәм кышын җылы, җәен салкынча (кондиционер ярдәмгә килә) биналарда яшибез һәм эшлибез. Тыштагы салкын һавага төренеп-киенеп кенә чыгабыз, җәяү йөрүне җәзага тиңлибез. Тирә-ягыбызда бар нәрсә дә вакытыбызны экономияләү һәм артык атлап йөрмәвебезне кайгырту максатында эшләнгән. Телефон – кулда, бүген ул хәтта компьютерыңны алыштырырлык. Китапханәләргә йөрүне оныттык, китапларны, бар яңалыкларны шунда укырга була. Ә менә экономияләнгән вакытны без нинди максатка файдаланабыз дип беләсез? Әлбәттә, күбрәк хәрәкәтләнү өчен түгел шул...

Һәр кеше үзенә үз вакытында: “Җитте!” дип әйтә белергә һәм симерүне булдырмаска тырышырга җаваплы. Ә моның өчен көзгедәге сурәтеңә берникадәр критик күзлектән карау да җитә кайчак...


Психодинамик психотерапия исә артык авырлык белән бәйле эчке конфликтларны, туклануга мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.

Гомум алганда, психотерапия туклануның яңа стереотибын булдыруга, яңача яшәү образын тудыруга булышлык итә һәм алган дәвалану курсының нәтиҗәлелеген арттырырга сәләтле.

Гөлара Арсланова.

Читайте нас: