Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 11:18

“Кирәкле ” һәм дөрес саннар

Өлкән буын кешеләре “Американы куып җитәргә һәм узып китәргә” дигән лозунгны бик яхшы хәтерлидер. Статистика мәгълүматлары буенча сөт һәм ит җитештерү, күмер һәм нефть чыгару елдан-ел арта барды. Бөртекле ашлык үстереп алу буенча да саннар шаклар катмалы иде.

Өлкән буын кешеләре “Американы куып җитәргә һәм узып китәргә” дигән лозунгны бик яхшы хәтерлидер. Статистика мәгълүматлары буенча сөт һәм ит җитештерү, күмер һәм нефть чыгару елдан-ел арта барды. Бөртекле ашлык үстереп алу буенча да саннар шаклар катмалы иде. Тик кибет киштәләрендә килька консервасы белән диңгез кәбестәсеннән гайре ризык табу авыр иде. Съездларда мактанып сөйләнгән уңышларның бары кәгазьдә генә булганын хәзер барыбыз да аңлап торабыз. Бу күрсәткечләрне матурлап күрсәтү дистә еллар дәвамында илнең статистика хезмәтенә ышанып тапшырылды. Ә ул гел кирәкле саннарны бирә торды. Ләкин дөньялар үзгәрә. Сәясиләштерелмәгән саннар да пәйда була.

Мәсәлән, 2018 елда Росстат хезмәтенең “илдәге халыкның өчтән беренең алмаш аяк киеме алырга да мөмкинлеге юк” дигән хәбәрен алыйк. Әлеге мәгълү-маттан соң Росстат җитәкчесе Александр Суринов нишләптер эш урыныннан китте. Ил җитәк-чесенең матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков та “Росстат каян мондый мәгълү-матлар ала”, дип, үзенең аптыра-вын белдерде. Росстат исә, югары икътисад мәктәбе хезмәткәрләре белән, шулай ук 60 меңнән артык кеше белән аралашудан соң тупланган саннар бу, дип аңлатты.

Озак еллар шушы тармакта эшләгән галим, тәҗрибәле хезмәткәр булса да, Александр Суринов бер тәгълиматны онытып җибәрде. Кирәкле, матур саннар күрсәтергә кирәк идедер аңа. Шулай итсә, әле дә җылы урынында эшләп йөрер иде, мөгаен.

Теле ачыла башлаган галимне эштән алдыру буенча илнең икътисад министры Максим Орешкин зур тырышлык – күрсәткән, диләр. Чөнки дөрес саннар илнең икътисад үсеше өчен җавап биргән министрлыкның начар эшләвен фаш итә бит. Булмаган үсешне күрсәтү өчен тыңлаучан җитәкче булу да җитә. Максим Орешкин Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведевны нинди дәлилләр китереп үз ягына аударгандыр, анысы билгесез. Әмма күп тә үтмәде, Русия статистика комитеты илнең икътисад министрлыгы кара-магына күчерелде һәм аның җитәкчесе итеп Максим Ореш-кинның урынбасары Павел Малков билгеләнде. Бу тармакта бөтенләй тәҗрибәсе булмаган яшь җитәкче килеп утыргач, эшләр җайланып китте. Баштан ук 2018 елда күрсәтелгән тулаем про-дукция үсешен ел башында – 1,8 процент, гыйнвар азагында –2, ә февраль башында 2,3 процент дип игълан итте. Яңа җитәкче мәгълүматлары буенча илдә төзелеш күләме – 5,3 процентка, ә эшкәртү сәнәгате күрсәткечләре 12 тапкырга арткан. Шул ук вакытта илнең исәп-хисап палатасы төзелеш күләменең кимүе хакында хәбәр итә. Башкортстан буенча гына да без төзелеш күләменең 17 процентка кимүен беләбез. Җитмәсә, 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә бәя салымының 18 дән 20 процентка күтәреләчәген игълан итү белән фатирларга һәм төзелеш материал-ларына хаклар үсә башлады. Уфа күчемсез милек базары эксперты Роберт Таһиров билгеләвенчә, ел башыннан фатирларга хаклар 10 процентка арткан.

–Бүген Уфада фатирның квадрат метры 66 мең сумга җитте. Яңа закон нигезендә 1 июльдән өлешләтә түләү юлы белән фатир сатып алу мөмкинчелеге бетере-ләчәк. Бу алданган өлешчеләр санын бетерү максатында эшләнә дип аңлаталар. 1 июльдән төзелеш оешмалары банкларда эскроу-исәп ачу юлы белән эшли башлаячак. Бу көннән алып төзелеш компанияләренә акчаны булачак фатир хуҗалары түгел, ә банклар бирәчәк. Алар 10 процент белән кредит биргән очракта да фатир хакы, кимендә, тагын 15 процентка артачак. Димәк, ел азагына тулаем арту 25 процент тәшкил итәчәк. Ел башыннан өстәмә бәя салымының 2 процентка артуы төзелеш матери-алларының хаклары кинәт күтәрелүгә китерде. Статистика комитеты инфляция беренче кварталда 5,3 процент кына тәшкил итә дисә дә, кайбер төзелеш материалларына хаклар 40 процентка кадәр күтәрелде, диде эксперт.


Яшәү минимумы төшенчәсе ашамлыклар җыелмасын аңлата. Урынлы сорау туа: ни өчен көнкүреш һәм куллану товарлары, төрле хезмәт күрсәтүләр яшәү минимумына керми? Экспертлар фикеренчә, барысын да исәпләсәң, яшә минимумы суммасы 2-3 тапкырга күбрәк, димәк 25-30 мең сумнан кимрәк булырга тиеш түгел.


Шулай шул, статистларның каби-нет эчендә махсус программа нигезендә исәпләнгән күрсәт-кечләре кайчак чын тормыштан ерак тора. Хөкүмәт 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләмен күтәрде. Ул 11163 сумнан 11280 сумга кадәр җиткерелде. Арту 117 сум тәкшил итә. Бу минималь хезмәт хакын яшәү минимумы белән тигезләү өчен эшләнде. Аны тигезләү нормасы 2001 елда яңа Хезмәт кодексына кертелгән иде. Аны тигезләр өчен 18(!) ел вакыт кирәк булды.

Яшәү минимумы төшенчәсе ашамлыклар җыелмасын аңлата. Урынлы сорау туа: ни өчен көнкүреш һәм куллану товарлары, төрле хезмәт күрсәтүләр яшәү минимумына керми? Экспертлар фикеренчә, барысын да исәпләсәң, яшә минимумы суммасы 2–3 тапкырга күбрәк, димәк 25–30 мең сумнан кимрәк булырга тиеш түгел. Куллану кәрзине бик фәкыйрь. Германиядә, мәсәлән, куллану кәрзиненә – 475, ә Англиядә 700 төр азык һәм товар керә. Германиядә аена 4 тапкыр кафега барып сыра эчеп чыгу хакы да кәрзин исәбенә кертелгән. Заманында исәп-хисап палаасы җитәкчесе Татьяна Голикова Финанс министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясап, яшәү минимумын куллану бюджеты белән алыштырырга тәкъдим иткән иде. Бу азык-төлек җыел-масыннан гына торган яшәү минимумы кәрзине түгел инде. Финансистлар фикеренчә, куллану бюджетында ашамлыклардан тыш, кием-салым алыр өчен дә, рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен дә акча булырга тиеш. Тормыш булгач кешеләрнең туган көннәре, туйлары, юбилейлары, бәби туйлары һәм башка чыгымнары да була бит. Соңгы арада халык бер-берсе белән аралашмый башлады дигән булабыз. Кесә ягы “өеңдә генә утыр” ди шул. Татьяна Голико-ваның сүзләре күпләрнең күңеленә сары май булып барып яткандыр. Ләкин ул әйтте дә, барсы да тормышка ашты дигән сүз түгел шул. Чөнки ярлыларга артык акча китмәсен өчен ярлылыкны билге-лисе бар. Моның бик җайлы ысулын уйлап таптылар. Башта кешенең шәхси милкен исәпкә алырга кирәк, янәсе. Әгәр дә түбән хезмәт хакына эшләгән кешенең шәһәр янында бакчасы, машинасы, бакчасында мунчасы, янында саре, сараенда кош-корт, йорт куяны бар икән, ул кеше, статистика комитеты фикеренчә ярлы санала алмый. Русия Президенты илдә ярлылар санын ике тапкырга киметергә кушты. Шушы алым белән исәпләгәндә ярлылар санын киметеп була, әлбәттә. Росстат 2019 елның 1 гыйнварына илдәге халыкның 13 проценты ярлы дип күрсәтә. Бу якынча 20 миллион кеше дигән сүз. Русия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләме куллану бюджеты дәрәҗәсендә булырга тиешлеген яхшы аңлый, әлбәттә. Алда әйткәнемчә, ул бүгенге 11280 сумнан кимендә 2 тапкыр күбрәк булырга тиеш. Әмма нәрсәдер үзгәртергә ашык-мыйлар. Моның ике сәбәбе бар. Беренчесе – сәясәт. Әгәр дә хез-мәт хакын куллану бюджетына нигезләнеп исәпләсәң, илдә хәерчеләр санының ике тапкырга күбрәк икәнлеге ачыкланачак. Димәк, 40 миллионга якын кеше хәерчеләр исемлегенә эләгәчәк. Бу очракта ил җитәкчесенең ярлы-лыкны 2 тапкырга киметергә дигән күрсәтмәсен үтәү ике тапкырга авырлашачак. Икенче сәбәбе – түбән тәгәрәүче икъти-сад. Әгәр дә минималь хезмәт хакын 22 мең сумга күтәрсәң, барлык бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын икеләтә арттырырга кирәк булачак. Бүгенгесе көндә Татьяна Голикова Хөкүмәт рәисе урынбасары вазифасын били. Мөмкинлеге зуррак. Ни өчен үз тәкъдимен тагын күтәреп чыкмый соң ул? Сәбәбе – ил юрганы кыска. Әгәр дә хезмәт хакын күтәрү мөмкинчелеге юк икән, һичъюгы коммуналь хезмәтләргә хакларны арттырмый торсыннар иде. Европа илләрендә һәм АКШта коммуналь хезмәтләргә бәяне 3–5 елга бер тапкыр гына күтәрәләр. Ә бездә елына ике мәртәбә. Совет заманында гади хезмәт иясе, аз хезмәт хакы алып та, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә зарланмады. Тарифларны күтәрү белән мавыкмадылар. Моны Хөкүмәт үз контролендә тотты. Хәзер базар мөнәсәбәтләре, хосусый милекчелек заманы диләр дә, бер сәбәпсез бәя күтәрергә тотыналар. Хосусыйлаштыру вакы-тында Русиянең бар файдалы милкен үз кулларына эләктереп калган олигархлар бәя арттырудан бушамый. Аларга һаман акча җитми. Халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар, гади халыкның авыр хәлен белә торып та, тарифларны авызлыклау буенча әллә ни тырышлык салмый. Шушы көннәрдә, ягъни 12 апрельдә ,Хөкүмәт, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы әгъзаларының узган елдагы керемнәрен күр-сәткән декларацияләре киң җәмәгатьчелек игътибарына чыга-рылды. Гади халыкның йөрәген яндырып, аларның узган елдагы табышларын күрсәтмәсәләр яхшы-рак булыр иде, минемчә. Мәсәлән, Идел буе федераль округындагы президент вәкиле Игорь Комаров-ның кереме 657 миллион сум дип күрсәтелә. Дәүләт Думасы депу-таты Григорий Аникеевның чиста табышы 2 миллиард 300 миллион сум дип күрсәтелгән. Бу депутатка тариф күтәрелде ни дә, күтәрел-мәде ни. Черки тешләгән ише дә тәэсир итми ул аңа һәм аның кебекләргә. Ни өчен шулай?

Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: