Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 12:27

«Җиңү өчен 27 миллион адым» ясыйк!

26 миллионнан артык ватандашыбыз Бөек Ватан сугышы яу кырларында җиңү көнен якынайтып ятып калды. Алар хәтеренә багышлап “Спутник ФМ” радиостанциясе «Җиңү өчен 27 миллион адым» исемле махсус акция булдырган.

Акциягә планетабызда яшәүче һәркем https://pobeda.sputnik.fm/ сайтында теркәлеп яисә радиостанциянең ВКонтакте челтәрендәге https://vk.com/sputnik_107fm рәсми төркеменә кереп кушыла ала. Барлык адымнар да суммалаштырылып кушылачак, һәм уртак тырышлыклар белән без Уфадан Берлинга кадәр юлны үтеп, Герой-шәһәрләрдә булып, Бөек Ватан сугышы хакында күп кенә мәгълүматны беләчәкбез һәм тыныч күк йөзе бүләк иткәннәрне искә алачакбыз.
Акциягә республикадагы билгеле кешеләр кушыла башлады инде. Мәсәлән, билгеле публицист Шамил Вәлиев үзенең картәтисе Советлар Союзы Герое, гвардия өлкән сержанты Мидхәт Абдулла улы Баһаутдиновка багышлап үзенең 6 мең адымын багышлады.
Читайте нас: