Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 10:51

Бер күрешү – үзе бер гомер!

Күрше хакы – тәңре хакы, диләр. Уты сүнсә дә, тозы бетсә дә, күршесенә кергән безнең халык. Ризыгы белән бүлешкән, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшкән, киңәш-табышны да күршесе белән кылган. Авыр чакта да, шатлык-куаныч килгәндә дә күршеләр янәшә булган. Акыллы күршеләр дус-тату булып, барын да уртаклашып дөнья иткән. Бу – Башкортстан белән Татарстан өчен изге гамәлләрдән. Безнең бер-беребездән өйрәнеп, үрнәк алып яшәрлек бөтен шартлар да бар.

Күрше хакы – тәңре хакы, диләр. Уты сүнсә дә, тозы бетсә дә, күршесенә кергән безнең халык. Ризыгы белән бүлешкән, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшкән, киңәш-табышны да күршесе белән кылган. Авыр чакта да, шатлык-куаныч килгәндә дә күршеләр янәшә булган. Акыллы күршеләр дус-тату булып, барын да уртаклашып дөнья иткән. Бу – Башкортстан белән Татарстан өчен изге гамәлләрдән. Безнең бер-беребездән өйрәнеп, үрнәк алып яшәрлек бөтен шартлар да бар.

Иң мөһиме, уртаклыкларыбыз күп – сәнәгатебез мөмкинлекләре охшаш, сәнгатебез уңышлары уртак, телләр язмышы охшаш һәм арытаба милләт булып сакланып калу өчен хәл итәсе мәсьәләләр уртак.

Быел Башкортстан төзелүгә 100 ел тулды. Шушы уңайдан 17-18 апрельдә Уфада шаулап-гөрләп Татарстан Республикасы көннәре узды. Ике көн дәвам иткән чарада биш йөзләп кешедән торган зур делегация катнашты.

Шулай итеп, Башкортстанда Татарстан көннәре чаралары 17 апрельдә БР Фәннәр Академиясендә ике республиканың 100 еллыгына багышлап оештырылган түгәрәк өстәл белән ачылып китте.

Ике республиканың Фәннәр академияләре президиумнарының берлектәге утырышында хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтү юллары каралды.

– Озак елларга сузылган хезмәттәшлек, нигездә, ике юнәлештә – нефть-газ химиясе һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә алып барыла, – диде Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Суфиянов. Берлектәге утырышны ачып, ул Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәлаховка Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы дипломын тапшырды. Мәгъсүм Сәлахов бу уңайдан хезмәттәшләренә ихлас рәхмәтен җиткерде һәм фәннең хәзерге җәмгыятьтә тоткан урыны турында доклад белән чыгыш ясады.

– Без, ике күрше төбәк галимнәре, төгәл фәннәрдә дә, төрки телләр үсеше, археология, этнография һәм башка юнәлешләрдә дә бер булып эшли алабыз – диде ул.

Көн дәвамында чара кысаларында Уфаның 65 һәм 84 санлы татар гимназияләрендә дә очрашулар үтте.

Уфаның 84 санлы татар гимназиясе 2002 елда ишекләрен ачты. Биредә 1396 бала укый. Кояшлы апрель иртәсендә Уфага зур чара уңаеннан килгән Татарстан язучылары анда да кунак булды. ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ; Татарстанның халык язучылары Зиннур Мансуров һәм Гәрәй Рәхим балалар белән очрашты. Аларны БР Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев озата йөрде.

Гимназия директоры Равил Идрисов җитәкчелегендәге коллектив абруйлы кунакларны җылы каршы алды.

Язучылар игътибарына төрле сыйныф укучылары күңелле чыгышлар әзерләгән иде.

Алар төрле яктан да үзләренең туган телләрен ничек белүләрен танытып калырга тырышты. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, кечкенә сәхнә күренешләрен куйдылар. Актлар залында гимназия укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән концерт бик матур булды.

Татарстан язучылары балалар алдында чыгыш ясадылар, аралаштылар, шигырьләрен укыдылар, китаплар бүләк иттеләр.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борханов исә Уфаның 65нче татар гимназиясендә булды. Аны Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе начальнигы Елена Хаффазова озатып йөрде. Алар милли уку йортының тормышы, дәресләрдән тыш эшчәнлеге белән таныштылар. Укытучылар, укучылар белән аралаштылар.

– Бүгенге чарада балаларның өч телдә дә матур, иркен сөйләшүенә шаһит булдык. Телләрне күбрәк белгән саен баланың белем хәзинәсе арта гына. Ә белемнең беркайчан да артык булганы юк. Бу күренеш республикада милләтара татулыкның, толерантлыкның чагылышы да, – диде Рәфис Тимерхан улы. – Күрүебезчә, белем учагында укыту да, тәрбия бирү эше дә югары дәрәҗәдә алып барыла. Иң мөһиме, укытучыларның һәм балаларның күзләре янып тора.

– Башкортстанда Татарстан көннәре уңаеннан Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев Татарстан Республикасының рәсми делегациясе вәкилләре белән очрашты.

Делегация составында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, Дәүләт корылышы һәм урындагы үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин иде.

– Тугандаш ике республиканы гомум кыйммәтләр, уртак мәдәният бәйли. Без сезнең уңышларга сөенәбез, тәҗрибәгезне өйрәнәбез, аны үзебездә кулланабыз. Еш очрашып торабыз. Бүгенге күрешүебезгә дә мин бик шат, –диде Константин Толкачев.

Римма Ратникова Константин Толкачевка Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламен тапшырды.

– Катлаулы чорларда да безнең парламентлар арасында бәйләнеш өзелмәде. Очрашып булмаса, телефон аша хәбәрләшеп торабыз. Былтыр онлайн-очрашу үткәрдек. Ләкин, әлбәттә, күзгә-күз карашып сөйләшүгә җитми. Әле без Башкортстанга Татарстан Республикасы көннәре кысаларында сәфәр кылдык. Бүген ике музейда булырга өлгердек, шуларның берсе — Башкортстанда парламентаризм үсеше музее. Башкортстан халкы бик кунакчыл, моның өчен рәхмәт белдерәбез. Һәм арытаба яхшы хезмәттәшлеккә өметләнеп калабыз, – диде ул.

Яклар яңа закон проектлары турында фикер алышты, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү юлларын билгеләде.

Татарстан көннәре кысаларында Башкортстан язучылар берлегендә “Ике республика арасында әдәби күперләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте.

Күрше республикадан килгән Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимне Башкортстанның халык шагыйрьләре Хәсән Назар, Кадим Аралбай, Гөлфия Юнысова, Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипова, С. Юлаев исемендәге премия лауреаты Ринат Камал һәм башкалар сәламләде.

– Советлар чорында Мәдәният көннәре даими үткәрелә иде. Соңгы тапкыр Башкортстанда Татарстан көннәре 1988 елда үткән.

Шуннан соң аерым-аерым очрашулар узса да, мондый күләмле чаралар булмаган. Безнең халыклар тәрҗемәчесез дә бер-берсен аңлыйлар. Сөйләшер, уртаклашыр әйберләребез җитәрлек. Бүген сөйләшүнең төп темасы – туган телне саклау һәм өйрәнү, – диде очрашуда сүз башлап Башкортстан язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев.

– Мин үзем Актаныш районыннан. Анам тибрәткәндә бишек әле Башкортстанга, әле Татарстанга чыгып тибрәлгән. Шуңадыр да мин гомер буе ике республикага эшләдем. Һәм үземне бик бәхетле саныйм. Татарстанда куелган бөтен әсәрләрем дә Башкортстанда уйналды. Без – бер-беребезнең сулышы, бер-беребезнең тыны белән яшәгән тугандаш халык. Без беркайчан да бер-беребездән аерылырга тиеш түгел. Очраштыру, аралаштыру җитәкчедән тора. Әгәр бүген ике президент очрашып, араларны матур итеп якынайта икән, әгәр ике берлекнең рәисләре очраштыра икән, сез дә якынаясыз, без дә якынаябыз.Без бер йодрык булып, бердәм булып, бер кешене дә кимсетмичә, Русия конституциясенә каршы килмичә генә (һәр милләткә дә үз телендә сөйләшү иреге законда каралган) үз телләребезне сакларга һәм якларга тиешбез.Уфада Тукай һәйкәле ачылу безне якынайта. Казанда Мостай Кәрим урамы ачылу дуслыкны ныгытып куя, – диде Данил Салихов.

Һәм менә, ниһаять, тантаналы мизгелләр дә килеп җитте. Башкаланың “Башкортстан” мәдәният сараенда бу олуг чараны тантаналы ачу булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайсы илгә, төбәккә сәфәр кылса да, иң элек анда яшәгән татар җәмәгатьчелеге белән очраша. Бу матур йоланы монда да дәвам итте ул. Аэропорттан туп-туры Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуга килде. Бирегә Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше чакырылган иде.

Мәгълүм булуынча Башкортстанда 1 млн.нан артык татар яши.

Кече залда очрашу тәмамланганнан соң барысы да зур залга күчте. Биредә инде Башкортстанда Татарстан көннәрен рәсми ачу тантанасы үтте. Чарада Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.

Радий Хәбиров Татарстанда башкорт диаспорасына ярдәм күрсәткәне өчен Рөстәм Миңне-

хановка рәхмәт белдерде. Башкорт-

стан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада тарихи тамырларны, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өчен барысы да эшләнә – китаплар, татар телендә гәзитләр басыла, мәктәпләрдә балалар татар телен өйрәнә, ике татар театры эшли. Иртәгә Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак, хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелачак.

– Рөстәм Нургали улы бер ай эчендә Башкортстанга икенче тапкыр килде. Чын дуслар шулай яшәргә тиеш. Дөньяда башкортлар белән татардан якынрак дуслар юк. Без бергә яхшырак булдырабыз! — диде Радий Хәбиров.

– Әле генә без татар оешмалары активы белән очраштык. Андагы һәр чыгышта дуслык турында сүзләр яңгырады. 31 ел мондый чара булмады. Безгә бер-беребезгә ешрак килергә кирәк. Сезне Башкортстанның 100 еллыгы белән котлыйм. Киләсе елда Татарстанның юбилее, сезне шунда чакырам. Радий Фәрит улы, сезгә рәхмәт. Кыска гына вакыт эчендә һәйкәл дә булды, шушы матур чара да оештырылды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тантананы дәвам итеп, мәдәният, сәнгать, мәгариф, эшкуарлык өлкәсендә уңышларга ирешкән кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Рушат Мөдәрисов – “Башкортстанның халык артисты”; Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар “Башкортстанның атказанган артисты” исемнәренә лаек булдылар, Стәрлетамактан Гөлшат Мансурова – “Башкортстанның атказанган укытучысы”, музыка сәнгатен үстерүдә зур казанышларга ирешкән өчен Әфәрим Акчурин “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе”, Лилия Биктимирова, Ризван Хәкимов “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. “Паркер” җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Марат Ногомановка, “Хәзинә” туроператоры җитәкчесе Комил Сираҗетдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Êîìèë Îëèì óëû áó áүëәêêә òóðèçì өëêәñåíäә áåðåí÷åëәðäәí áàøëàï Êàçàíãà òóðëàð îåøòûðûï җèáәðãәíå, Òàòàðñòàí áåëәí íәòèҗәëå õåçìәòòәøëåê èòêәíå, àêòèâ җәìәãàòü һәì õәéðèÿ÷åëåê ýø÷әíëåãå àëûï áàðãàíû ө÷åí ëàåê áóëäû.

Шуннан соң концерт башланды. Тирән эчтәлекле мәдәни чарада татар халкының бөтен тарихы сынландырылды. Кол Гали, Кол Шәриф, Сөембикә, Габдулла Тукай һ.б тарихи шәхесләр тарихи мизгелләргә үрелеп, зур шоу программасына салынган иде. Татарстанның сәнгать һәм мәдәнияте өлкәсеннән иң дәрәҗәле осталар чыгыш ясап, тулы зал тамашачыларга зур бәйрәм бүләк итте.

Бәйрәмнең беренче көне “Уфа-Арена” стадионында ике республиканың хоккей ветераннары катнашлыгында иптәшләрчә матч белән йомгакланды. Республикалар җитәкчеләре уенчыларны тәбрикләп символик рәвештә шар төрттеләр.

Бәйрәмнең икенче көне шатлыклы вакыйга белән башланды: Уфаның “Нур” татар дәүләт театры каршында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Анда ике республика җитәкчесе – Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Фәрит улы Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.

Шулай итеп, ниһаять, тууына 133 ел тулганда бөек шагыйребезнең бакырдан коелган сыны Уфада үз урынын тапты.

Мәскәүдә коеп кайтарылган әлеге монумент 3,5 метр, постаменты белән ул 8 метр биеклектә. Кулына каурый каләм Габдулла Тукай хәзер көн дә безнең белән!

– Тукайның безнең Башкортстанга кайтуы – бик тирән мәгьнәле. Башкортстанга рәхим ит, Тукай!” – диде тантананы ачып Радий Хәбиров. Рөстәм Миңнеханов барысын да бәйрәм белән тәбрикләп: Бүген Уфаның иң матур урынында – “Нур” театры каршында Тукайга һәйкәл ачылды.Бу зур, шатлыклы вакыйга. Без Башкортстанның уңышларына һәрвакыт сокланабыз. Киләчәктә дә татар белән башкорт, Татарстан белән Башкортстан бер булып, уңышларга ирешергә язсын!” – диде. Котлау сүзләре белән шагыйрьләр Хәсән Назар, Роберт Миңнуллин чыгыш ясады.

Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында 18 апрельдә Радий Хәбиров белән Рөстәм Миңнеханов Уфа дәүләт нефть техник университеты коллективы белән очрашты. Биредә 600 гә якын Татарстан студентлары белем ала. Нефть тармагы белгечләре әзерләү буенча хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә.

Шулай ук кичә Республика Йортында Башкортстан Башлыгын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Яклар үзара хезмәттәшлекне арытаба үстерү турында фикер алыштылар.

– Безнең республикаларны озак еллар яхшы күршелек мөнәсәбәтләре бәйли, – диде Радий Фәрит улы. – Мин икътисади хезмәттәшлекне тагы да үстерү мөмкинлегебез бар дип ышанам.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов гасырлар дәвамында ныгыган шушы мөнәсәбәтләрне югары бәяләвен белдерде.

Кичә шулай ук Башкортстан һәм Татарстан җитәкчеләре ике республика хөкүмәтләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куйдылар. Хезмәттәшлек офыкларын киңәйтү максатында алдагы вакытта Татарстанда Башкортстанның вәкиллеге ачылачак.

Килешүгә кул куйганнан соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президентын Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.

Алсу Хәбирова,

Эльмира Ибраһимова.


Читайте нас: