Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2019, 15:16

Парклар күп, әмма алар ташландык хәлдә

Уфа буйлап җәмәгать территорияләрен карап чыкканнан соң төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шундый нәтиҗәгә килгән.Радий Фәрит улы 120 мең халык яшәгән Сипайлово микрорайонының “Кашкадан” паркында булды. Биредә икенче ел инде реконструкция эшләре бара. Июльдә “Кашкадан”да халыкара җәйге балалар уеннары кысаларында пляж волейболы һәм баскетбол буенча ярышлар үтәчәк. 1 июньгә яңартылган баскетбол һәм волейбол мәйданнарын тәртипкә китерү тәмамланачак, июнь азагына паркның тирә-ягы да төзекләндерелеп бетәчәк.

Уфа буйлап җәмәгать территорияләрен карап чыкканнан соң төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шундый нәтиҗәгә килгән.
Радий Фәрит улы 120 мең халык яшәгән Сипайлово микрорайонының “Кашкадан” паркында булды. Биредә икенче ел инде реконструкция эшләре бара. Июльдә “Кашкадан”да халыкара җәйге балалар уеннары кысаларында пляж волейболы һәм баскетбол буенча ярышлар үтәчәк. 1 июньгә яңартылган баскетбол һәм волейбол мәйданнарын тәртипкә китерү тәмамланачак, июнь азагына паркның тирә-ягы да төзекләндерелеп бетәчәк.
Төбәк башлыгы “Южный” микрорайонында булачак “Таш елга” паркын да карады.
Гомумән, Уфа хакимиятендә быел башкаланың өч зонасын төзекләндерү турында әйтәләр: болар “Первомайский” паркы, “Волна” һәм “Журавли” скверлары. “Кашкадан” һәм “Волна”ны реконструкцияләү федераль бюджет исәбеннән башкарылачак.
“Парклар һәм скверлар шәһәр тормышында зур роль уйный, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Тормыш үзгәреп тора, шәһәр халкы заманча парклар, балалар мәйданчыклары, караулы скверлар булуын тели. Шәһәрне төзекләндерү сәясәтендә озак вакытлар бу өлкәгә игътибар бүленмәде. Уфа паркларына нәрсә җитми соң? Элементар рәвештә – тәртип. Парклар чүп-чарда, ташландык хәлдә, теләсә кайда куаклык, “ватылган” сукмаклар... Шуңа күрә иң башта тәртип урнаштырачакбыз. Ә аннан соң тыныч кына проектлау белән шөгыльләнербез. Мин, кешеләр матур, караулы паркларда йөри алсын өчен, ниндидер яңалык кертер идем”.
Читайте нас: