Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2019, 13:35

Галимнәр кешелек һәлакәтен ачыклаган

Цинциннати университеты һәм Кытайның геология фәннәре университеты галимнәре җир йөзендәге иң зур кешелек һәлакәтенең ни сәбәпле булуын ачыклаганнар. Ул — вулканнар атылуы сәбәпле булган.

Цинциннати университеты һәм Кытайның геология фәннәре университеты галимнәре җир йөзендәге иң зур кешелек һәлакәтенең ни сәбәпле булуын ачыклаганнар. Ул — вулканнар атылуы сәбәпле булган.Тикшеренүчеләр 252 миллион ел элек җир катламында күмер запаслары янган чакта атмосферага чыгарылган терекөмеш эзләрен бөтен дөнья буйлап тапканнар. Ул яңгыр белән бергә диңгез һәм океаннарга, аннары диңгез төбе катламнарына кадәр эләккән. Нәкъ шул дәвердә бөек һәлакат дип аталган зур күләмле перм һәлакәте була.
Кыска вакыт эчендә эрегән иксез-чиксез тау токымнарын чыгарып ату хас булган вулканнар системасы Себер трапплары территориясендә булган. Утлы күмер “елгасы” меңнәрчә еллар дәвамында җир ярыганнан өскә агып чыккан. Һавага 3миллион кубометр көл күтәрелгән, ә Җир йөзендәге уртача температура 10 градуска кадәр күтәрелгән.
Нәтиҗәдә диңгезләрнең әчелеге арта, аннары аларда кислород чамадан тыш аз булган үле зоналар зурайганнан-зурая бар. Шуның нәтиҗәсендә диңгез хайваннарының — 96 проценты, җир өстендә яшәүче умарткалыларның — 73 проценты һәм бөҗәкләрнең 87 проценты юкка чыккан. Галимнәр бәяләвенчә, җир йөзендәге биологик төрлелеге ярлылануы 60 мең елдан артык дәвам иткән. Р.Әхиярова.
Читайте нас: