Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2019, 17:24

Башкортстан татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре дәвам итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров бүген кич Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Бу чара рәсми программага кертелгән.Очрашу «Башкортстан» дәүләт концерт залының кече залында 18 сәгатьтә башланачак һәм ярты сәгать дәвам итәр дип көтелә.

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре дәвам итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров бүген кич Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Бу чара рәсми программага кертелгән.
Очрашу «Башкортстан» дәүләт концерт залының кече залында 18 сәгатьтә башланачак һәм ярты сәгать дәвам итәр дип көтелә.
Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше җыелачак.
2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 1 млн 9295 татар яши.
Башкортстанда дистәгә якын татар иҗтимагый оешмасы эшли. Шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан бүлекчәсе, Башкортстан республикасы татарларының милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстандагы татар авыллары ассоциациясе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан бүлеге, “Сәхипҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы, “Берлек” милли-мәдәни агарту иҗтимагый оешмасы һ.б.
Читайте нас: