Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2019, 12:02

“Агач утырт – гомер бүләк ит!”

Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгында урман утыртуның интерактив картасын булдырганнар. 20 апрельдән 20 майга кадәр халык, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар һәм волонтёрлар катнашлыгындагы урманнарны тергезү буенча айлык үткәреләчәк.

Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгында урман утыртуның интерактив картасын булдырганнар.
20 апрельдән 20 майга кадәр халык, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар һәм волонтёрлар катнашлыгындагы урманнарны тергезү буенча айлык үткәреләчәк.
Министрлыкта бу максаттан республика районнарының административ үзәкләре янында 400 гектардан ашу 120 урман кишәрлекләре әзерләгәннәр. 1 миллион 600 мең агач үсентеләре утыртырга планлаштырыла. Барлыгы 7 мең гектардан артык мәйданнарда яшь урманнар утыртылачак.
Айлык кысаларында “Агач утырт – гомер бүләк ит!” шигаре астында “Яшел Башкортстан” акциясе үтәчәк. Аны шәһәр округлары, барлык муниципаль районнар биләмәләрендә, урман фонды һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә оештырачаклар. Теләгән һәркем акциядә катнашып агач утырта алачак.
Агач утыртуның 2 көне билгеле – 27 апрель һәм 18 май.
Читайте нас: