Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2019, 18:10

"МакарониЯ"нең данын арттырмакчылар

Бүген Сибайда үткән чиратты “Инвестиция сәгате”ндә ике проект каралды. Аларның берсе “МакарониЯ” җәмгыятенә кагылды.

Бүген Сибайда үткән чиратты “Инвестиция сәгате”ндә ике проект каралды. Аларның берсе “МакарониЯ” җәмгыятенә кагылды.
Предприятиенең эшчәнлеге аның исемендә үк чагыла. Әмма бу компаниянең бер үзенчәлеге бар: биредә башкорт-татар аш-суының төп ризыкларының берсе булган бишбармак һәм токмач кисәләр. Фирманың генераль директоры Рөстәм Дилмөхәммәтов әйтүенчә, алар камыр ризыкларын югары сортлы онга бары йомырка кушып басалар. Сатып алучылар да “МакарониЯ” продукциясенең сыйфатлы булуын билгели.
Рөстәм Кунакбай улы бу эшкә 2013 елда ук тотына. Алар кулдан салма кисеп, үз эшләрен башлый. Әмма акча әйләнешен көйләп җибәрүе авырга төшә. Финанс ярдәм сорап, урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итәләр. Җитәкчелек ярдәме белән алынган 300 мең сум субсидия 170 квадрат метр мәйданда үз биналарын булдыруга җитә. Былтыр компания кредитка сменасына 200 килограмм тукмач җитештерү куәтенә ия булган корылмалар сатып алган.
Бүген “МакарониЯ”дә җитештерелгән бишбармак һәм токмач Сибайның күп кенә сәүдә нокталарына сатуга чыгарыла. Уфа, Мәләвез, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре халкы да бик теләп сатып ала. Компанияне “Бәйрәм”, “Пятерочка” кибетләре җитәкчеләре дә хезмәттәшлеккә чакырган. Әмма әлеге көндә җитештерелгән макарон эшләнмәләренең күләме челтәрле сәүдә нокталары өчен бик аз. Моның өчен җитештерү куәтен берничә тапкырга арттырырга кирәк. Шуңа компания яңа корылма – камыр ашлары җитештерүче автоматик линия – сатып алырга ниятли. Ул чакта җитештерү куәте 6 тапкырга артачак. Ләкин бу корылманың хакы компания өчен бик кыйммәт – 7 миллион сумнан күбрәк тора. Әгәр ниятләре тормышка ашып, эшләр җайланса, киләчәктә шәһәрдә макарон фабрикасы төзергә мөмкин булыр иде дигән уйда “МакарониЯ” җитәкчесе.
Сибай хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов әлеге проект белән кызыксынды. Ул экспертларга кече эшкуарлыкны үстерүгә тәгаенләнгән махсус дәүләт программаларын барлап, аларда катнашу мөмкинлеген булдыруга ярдәм итәргә кушты.
Читайте нас: