Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2019, 13:52

"Клининг хезмәтләре зур шәһәргә исәпләнгән", - ди эшкуар Роман Зәйдуллин

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип Роман Зәйдуллин турында әйтелгәндер. Сибайда яшәүче яшь эшкуар җәмәгать тормышында да актив катнаша, шәһәр өчен дә күпне эшләргә өлгерә.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип Роман Зәйдуллин турында әйтелгәндер. Сибайда яшәүче яшь эшкуар җәмәгать тормышында да актив катнаша, шәһәр өчен дә күпне эшләргә өлгерә. Ул шәһәрнең Яшьләр парламенты әгъзасы булып тора, “Планетаны бергә саклыйк” проектының оештыручысы буларак та билгеле. Әлеге проект шәһәр территориясендә эко-контейнерлар урнаштыру һәм агачлар утыртуга юнәлтелгән.
Роман Ринат улы җитәкләгән “Корпорация-Р” җәмгыяте 2014 елда төзелгән. Бүген ул биналарны комплекслы җыештыру, үлән чабу, кер юу, киемнәрне, келәмнәрне, йомшак мебель һәм башкаларны химик чистарту буенча клининг хезмәтләре күрсәтә.
“Республика буенча эшлибез. Күрше төбәкләрдә дә хезмәтләр күрсәтәбез, - ди Роман Зәйдуллин. - Бүгенге көндә штатта подрядчиклар белән бергә 300дән артык кеше исәпләнә”.
Ни өчен эшкуарлыкның әлеге төрен сайладыгыз дигән сорауга: “Үзе шулай килеп чыкты, - дип җаваплый ул. - Клининг белән шөгыльләнү уе юк иде. Чөнки Сибай - зур шәһәр түгел һәм мондый хезмәт биредә ят күренеш. Без үзебез җыештырырга өйрәнгән. Мондый бизнес зур шәһәрләргә, мегаполисларга исәпләнгән. Аларда кешеләр иртән чыгып китәләр дә, соң гына кайталар. Җыештыруга вакытлары калмый. Шуңа без калган төбәкләргә - халкы 100 меңнән артык булган шәһәрләргә чыктык. Әмма без юридик шәхес буларак Сибайдан китмибез. Бу махсус эшләнгән алым: ул безгә салымнарны Сибайда калдырырга ярдәм итә. Ә менә химчистка хезмәтенә Сибайда сорау бар”.
Әйткәндәй, эшкуарлык белән шөгыльләнү Зәйдуллиннарның гаилә традициясе дип әйтергә дә була. Шуңа бу эштә ул - шактый тәҗрибәле кеше, таяныр туганнары бар.
Иң мөһиме - эшең канәгатьлек китерсен, дип исәпли яшь эшкуар Роман Зәйдуллин.
Читайте нас: