Алсу һәм Азат Фазлыевларны “Болар машина алды да, баеды хәзер”, дип уйламасыннар. Безнең әле хәзерге көндә әни өчен түлисе бик күп миллионнарыбыз, аннан тыш үзебезнең кредитларыбыз бар. Шуңа күрә көне-төне эшлибез, 3-4 сәгать кенә йоклыйбыз. Тагын бер әйтәбез: әнигә дип җыелган сумманы без әллә кайчан, машина алганчы ук, авыру балаларга күчергән идек. Бөтен кәгазе, документы бар. Әнинең рухын пычратмагыз, зинһар!» - дип яза җырчы.