Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 13:33

“Ярдәм итә алсам, миннән дә бәхетлесе юк”

Чишмә үзәк район дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлегендә Гүзәл Ишмөхәммәтова чирек гасырга якын фельдшер булып эшли

Чишмә үзәк район дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлегендә Гүзәл Ишмөхәммәтова чирек гасырга якын фельдшер булып эшли

“Ашыгыч ярдәм” хезмәтен кемдер мактый, кемнәрдер тирги. Ләкин, әгәр сәламәтлегебез белән бәйле кискен хәл килеп туа икән, без барыбер дә иң тәүдә аларга мөрәҗәгать итәбез. Нәкъ менә алар авыртуларны җиңеләйтә, кар-боз яуганда да, караңгы төннәрдә дә ярдәмгә ашыга...

Бүген без һәр көнне кечкенә, ә кайчак бик зур батырлыклар эшләүче кешеләр – “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре турында язарга булдык һәм бу өлкәдә һәрчак мактаулылар рәтендә саналган Чишмә үзәк дәваханәсенә юл тоттык.

Безне Ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гүзәл Заһит кызы Шәяхмәтова каршы алды. Гәзиткә язарга кемне тәкъдим итәр идегез дигән сорауга ул елмаеп: “коллективыбызда тик уңган-булдыклы кешеләр генә эшли, барсы да моңа лаек”,– диде. Гүзәл Мәҗит кызы Ишмөхәммәтова белән дә ул таныштырды. “Алыштыргысыз хезмәткәр дә, сөекле хатын һәм әни, үрнәкле хуҗабикә дә ул безнең Гүзәлебез”, – диде аның турында.

Гүзәл – Чишмә кызы. Балачактан шәфкать туташы булырга хыяллана, өлкәнрәк сыйныфларда укыганда әнисе еш авырый башлагач, әлеге нияте тагын да ныгый төшә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз Уфа медицина колледжының фельдшерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм диплом алып, туган районына эшкә кайта. Яшь белгечне Игнат фельдшер-акушерлык пунктына фельдшер итеп тәгаенлиләр. Биредә ул эш тәҗрибәсе җыя, авыл халкы белән уртак тел табып эшләргә өйрәнә.

Авылда эшләгән вакытында Чишмә егете Азат Ишмөхәмәтовка тормышка чыга. Яшь гаилә район үзәгендә төпләнә, Гүзәлне район үзәк дәваханәсенең Ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә фельдшер итеп эшкә чакыралар. Менә шулай итеп 1996 елдан алып биредә игелекле хезмәтен сала Гүзәл Мәҗит кызы. Күпме юллар үтелгән дә, күпме авыруларга ярдәм күрсәтелгән бу еллар эчендә?!

– Ашыгыч ярдәм фельдшерының хезмәт көне нидән башлана? – дигән сорау бирәм героема.

– Бригаданың көндәлек эше медицина корылмаларының төзеклеген тикшерүдән башлана дияр идем. Шулай ук кирәкле дару препаратларының күләмен тикшерү мөһим, – дип елмая ул. – Шулай ук безнең хезмәттә хисләргә бирелми, беренче чиратта белемеңә һәм аек акылга таяну мөһим. Чөнки пациент, гадәттә, безнең тиз ярдәм күрсәтүебезгә мохтаҗ була.

– Дөресен генә әйтегез әле, эшләү дәверендә зур дулкынлану яки курку кичергән вакытларыгыз күп булдымы?

– Әлбәттә, булгандыр. Тәҗрибә белән бергә, эш вакытында дулкынлануны һәм куркуны җиңү, ярдәм көтеп тилмергән кешегә өмет бирергә өйрәнү сәләте барлыкка килә. Ә безнең эштә вак нәрсәләр юк.

– Ашыгыч ярдәм хезмәтендәге беренче пациентыгызны хәтер-

лисезме?

– Инде хәтерләмим. Шулай да һәрбер туктаган йөрәкне эшләтеп җибәргән яки тиз башланган тулгак вакытында бәбине йортта кабул итәргә туры килгән очраклар бер дә онытылмый.

– Бүген күпләр “Ашыгыч ярдәм” хезмәте эшен тәнкыйтьләргә остарып киттеләр. Сез аларга ни дип җавап бирер идегез?

– Андый кешеләрне мин үзебезнең бригада белән бер генә тәүлек дежурга алыр идем. Диспетчердан хәбәр алу белән үк ярдәм көтеп тилмереп яткан авыруларга ярдәмгә ашыккан, “Ашыгыч ярдәм” машинасы үтә алмаган урыннарда авыр медицина тартмаларын күтәреп җәяү атлаган медицина хезмәткәрләре урынына куеп карау кирәктер башта үзеңне.

– Сез әлеге хезмәткә 1996 елда ук килгән белгеч, моннан соң ике дистәдән артык гомер узган. Ул чактагы һәм бүгенге Ашыгыч ярдәм хезмәтендәге үзгәрешләр хакында сөйләп үтегезче?

– Аерма – җир белән күк арасы! Ул вакытта автомобильләрнең медицина ярдәме күрсәтүгә яраклаштырылуы ташка үлчим иде бит. Ә төрле медицина корылмаларының бүгенгедәй автомобиль эчендә булуы хакында хыял да итә алмый идек. Юлларны сөйлисе дә түгел: язын-көзен, кышын да берәр төпкел авылга начар һава торышы шартларында барырга туры килсә, чакрымлап араны җәяү атларга туры килә иде. Бүген исә бар да башкача: уңайлыклары булган, төрле катлаулы медицина корылмалары белән җиһазландырылган “Ашыгыч ярдәм” автомобильләре, тиз вакыт эчендә уңай нәтиҗә бирә торган дару препаратлары, бар җирдә дә диярлек төзек юллар – барсы да пациентка ярдәмгә!

– Эш вакытында сезнең өчен иң авыры нәрсә?

– “Ашыгыч ярдәм” барып җитеп тә, әгәр кешегә ярдәм итәргә инде соң булса бик авыр. Андый очраклар да була, кызганычка каршы... Ә инде авыруның хәлен җиңеләйтә, аңа ярдәм итә алсам, миннән дә бәхетле кеше юк!

Гүзәл ханым әйтүенчә, Ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшерының һәр эш көне – ул белем, характер һәм кешеләр белән мөгаләмә итә белү осталыгына зур сынау үтү.

– Эшегездә иң катлаулысы нәрсә, – дигән соравыма ул: “авыруга диагноз куюдыр, мөгаен”, – дип җаваплый. Дөрес, бүген автомобильдә авыруны госпитальләүгә кадәрге этапта диагноз кую өчен күчереп йөртү мөмкинлегенә ия корылмалар (ЭКГ аппараты, глюкометр, пульсокси-

метр һ.б.) бар. Аларның барсы да диагноз куюда ярдәмгә килә. Ләкин белгеч диагнозны барыбер дә тәү чиратта авыруның зарларына, үзенең күзәтүләренә, шул ук вакытта корылмаларның күрсәт-

кечләренә нигезләнеп куя. Ләкин бер үк төрле билгеләрнең төрле чирләр вакытында күзәтелергә мөмкинлеге хакында да онытырга ярамый...

Фельдшерның төп эше – госпитальләштерүгә кадәрге этапта табибсыз гына ярдәм күрсәтү стандартын үтәү. Бу бик-бик җаваплы эш. Чишмә үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге фельдшер һәм табибларның белемнәрен күтәрү өстендә күп эшли, даими курсларда укулар оештырыла. Гүзәл Мәҗит кызы әйтүенчә, Ашыгыч ярдәм хезмәте белгечләренә еш кына наркотиклар һәм көчле тәэсир итүче препаратлар белән дә эшләргә туры килә. Алар белән эшләргә рөхсәт алу өчен дә даими укырга, имтиханнар тотарга туры килә икән.

– Мин үз эшемне шулкадәр яратам, шушы еллар эчендә аннан китү турында башыма да килеп караганы булмады, – дип елмая Гүзәл ханым. – Әлбәттә, эшебезнең үзенчәлеге бар: тәүлек буена эшләү, эш көненең бәйрәмнәргә-ялларга карап тормавы – гаилә өчен зур сынау. Тормыш иптәшем Азат Марат улына, улларыбыз Рәвил, Нәзир һәм кызыбыз Илзирәгә мине аңлаулары, һәрчак таяныч булганнары өчен рәхмәтлемен. Зур тырышлык белән шәхси йорт төзеп кердек, анда җиләк-җимеше, яшелчәсе мул уңыш биреп куандыра. Бар эшне дә бергәләп эшлибез, файдалы ял итәргә яратабыз. Шулай да, көч-дәртне, яраткан эшемә һәрчак илһамланып килүне миңа бакчабызда төрле чәчәкләр үстерү бирәдер дип уйлыйм. Ә бездә аларның нинди генә төрләре үсми!

Баш фельдшер Гүзәл Заһит кызы Шәяхмәтова белән дә әңгәмәләшеп алабыз.

– Миңа еш кына республика күләмендә узган медицина форумнарында катнашырга, башка район дәваханәләренең баш фельдшерлары белән аралашырга туры килә, – ди ул. – Беләсезме, аларда җыелган проблемалар турында тыңлыйм да, үзебезнең районда эшләрнең яхшы куелуына сөенеп бетә алмыйм. Безнең баш табиб Камил Самат улы Яппаров халык сәламәтлеген саклау өчен бар тырышлыгын сала. Шул исәптән, районда “Ашыгыч ярдәм” хезмәте дә гел игътибар үзәгендә. Мәсәлән, “бүлегегез өчен мөһим медицина корылмалары, башка кирәкле нәрсәләр исемлеген төзеп кертегез”, – дип кенә торгач, ничек куанмыйсың? Исемлек керү белән үк аны үтәү чарасы күрелә, хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту буенча да эш даими алып барыла.

Әйткәндәй, соңгы елларда Ашыгыч ярдәм машиналарының ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылуы да дежур бригадаларның эшен сизелерлек җиңеләйткән. Бүлек хезмәткәрләре район халкын 50 чакрым радиуста хезмәтләндерә. Маршрутлау системасы эшли башлаганнан соң әлеге радиус 70 чакрымга кадәр киңәйгән. Эш шунда, чирнең катлаулылыгына карап (мәсәлән, инсульт, инфаркт, юл фаҗигаләре һ.б.), “Ашыгыч ярдәм” бригадасы пациентны якындагы махсус-

лаштырылган дәваханәләргә, күбрәк Уфа шәһәре дәваханәләренә, илтә. Шулай итеп, маршрут чикләре дә шактый киңәя.

“Ашыгыч ярдәм” бүлеге бүгенге көндә районда 55 меңгә якын кешене хезмәтләндерә. Биредә 3 бригада эшли, барлыгы 20 хезмәткәр исәпләнә, шуларның икесе – табиблар. Гүзәл Заһит кызы әйтүенчә, һәр тәүлек дәвамында район буенча “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә ярдәм сорап 45-50 шалтырату теркәлә. Ә ОРВИ, ОРЗ һәм грипп чирләре арткан вакытларда чакырулар саны хәтта 90-100гә үк барып баса икән. Автомобиль паркында тулысынча махсуслаштырылган 10 “Ашыгыч ярдәм” автомобиле урын алган. Аларның барсы да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлга чыгарга әзер.

Чишмә үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлеге хезмәткәрләренә изге эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек теләп хушлаштык.

Гөлара Арсланова.

Читайте нас: