Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 17:34

Ришвәтчелекне җиңеп буламы?

Ришвәтчелек 2018 елда илгә 65,7 млрд сум күләмендә зыян салган. 2017 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 66 процентка арткан. Ришвәт китергән зыян федераль бюджетның физкультура һәм спорт чыгымнары белән чагыштырырлык — казна 1 ел эчендә бу өлкәгә 60 млрд сум бүлгән

Ришвәтчелек 2018 елда илгә 65,7 млрд сум күләмендә зыян салган. 2017 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 66 процентка арткан. Ришвәт китергән зыян федераль бюджетның физкультура һәм спорт чыгымнары белән чагыштырырлык — казна 1 ел эчендә бу өлкәгә 60 млрд сум бүлгән

Урлашу һәм ришвәтчелек — Русия Федерациясенең иң зур бәласе. Шунысы коточкыч — дәүләт башлыгы ышаныч күрсәтеп югары вазифага тәгаенләгән чиновникларның да кайсыберләре намус белән тырышып эшлисе урынга, дәүләт казнасына “аю мае сөртү”, ришвәт алу, урлашу юлына баса. Урлашу шулкадәр тирән тамыр җәйде ки, хәтта илебез җитәкчелеге дә бу турыда даими рәвештә сөйләргә, казнадан акчалар урлау очраклары барлыгын танырга мәҗбүр. Соңгы берничә елда ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынган эре чиновникларның исемлеге зурайганнан-зурайды. Һәм менә сезгә соңгы шундый хәбәр: “Ростех” һәм “Роскосмос” предприятиеләреннән 1,6 млрд. сумнан артык акча “фью-фьют” булган. Әлеге акчалар предприятиеләрнең җитештерү базасын яңарту, коралларның перспективалы яңа эшләнмәләрен булдыру өчен тәгаенләнгән булган. Шушы җәһәттән Русия Генераль прокуратурасы 19 меңгә якын оборона заказын үтәүчеләр, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, “Роспатент”, ФСИН, “Роскосмос”, “Росатом”, “Урал вагоннар төзелеше заводы” һ.б. оешмалар эшчәнлеген тикшергән. Тикшерүләр барышында оборона заказы кысаларындагы эшләрне башкаруга бүленгән чыганакларның законсыз куллану, шулай ук эш хакларын күтәрү, заказларны башкару вакытларын өзү һ.б. закон бозу очраклары ачыкланган.


Былтыр мартта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев ышаныч югалту сәбәпле эштән җибәрелгән кешеләр реестрын булдыру турындагы карарга кул куйган иде. Ул исемлеккә ришвәтчелек белән бәйле закон бозулары өчен вазифаларыннан колак каккан чиновниклар, закон сагы органнары хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләре эләгә. Керемнәр турындагы мәгълүматны яшерү, мәнфәгатьләр конфликты яисә ришвәтчелеккә каршы тыюларны сакламау ул исемлеккә эләгү өчен нигез булып тора. Ул реестр дәүләт хезмәте сайтында даими рәвештә яңартылып тора. Анда ришвәтченең исеме, эшләгән урыны, эштән җибәрелү сәбәбе һәм көне атала.

Бер ел эчендә бу исемлеккә 1110 кеше эләккән. Алар турындагы мәгълүмат реестрда 5 ел сакланачак. Алар дәүләт хезмәтендә һәм дәүләт корпорацияләрендә бернинди вазифа биләргә тиеш түгел.


Урлашалар. Кемнең кулыннан ничек килә, шулай урлашалар. Миллионнарны гына түгел, миллиардларча сумнарны чәлдерәләр. Мәгәр угры чиновникларны кулга алып торсалар да, каты хөкем карары чыгарсалар да, нәфесләрен барыбер җиңә алмыйлар, дәүләт кесәсен кармау җаен карап кына торалар. Ә урлашуның нинди генә схемалары юк! Алар ришвәт алу да, кирәк урында киметеп, кирәк урында арттырып, кирәк урында юкны бар дип язып булса да сыптыралар. Урлашудан хәтта закон сагында торучылар да читтә торып калмый. Алар арасында урлашу буенча рекорд куйганнары да бар әле! Әнә 2016 елда кулга алынган Эчке эшләр министрлыгы офицеры, полковник Дмитрий Захарченкодан тентү барышында 9 млрд. сумга якын акча тартып алдылар. Ришвәтчелектә гаепләнгән Захарченко бәла ягалар дип, Генераль прокурор урынбасары Виктор Гринь һәм генерал Сергей Бочкаревка карата җинаять эшен кузгатуны таләп итте. Захарченко элита рестораннарыннан ришвәт алган һәм балыкка ташламалар таләп иткән.

Шунысы да мәгълүм булсын, былтыр Генпрокуратура ришвәтчелек юнәлешендәге 25 меңнән артык җинаятьне ачыклаган. Иң күбе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә карата кузгатылган: органның 790 хезмәткәре җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

Русиянең ачык хөкүмәт мәсьәләләре министры Михаил Абызов хөкүмәт казнасын үз кесәсе белән “бутаган”. Ул оешкан җинаятьчелек төркеме белән берлектә “Себер энергетика комплексы” һәм “Төбәк электр челтәрләре” предприятиеләренең акчаларына ия булган. Новосибирск өлкәсендә урнашкан бу ике предприятие дә электр тапшыру белән шөгыльләнгән. Урланган 4 млрд. сум тулы күләмдә чит илгә чыгарылган.

Урлашу нәфесенә каршы тора алмаган сенаторларыбыз да бар. Шуңа соңгы мисалларның берсен генә искә төшерик. Быел гыйнварда Карачай-Черкессиядән Федерация Советы әгъзасы Рәүф Арашуковны бар илгә шаулатып кулга алдылар. Бер үк вакытта Санкт-Петербургта Рәүфнең әтисе Рауль Арашуковның кулына да богау салдылар. “Газпром межрегионгаз” компаниясе”нең генераль директоры киңәшчесе Арашуковка 30 млрд. сум акча урлауда гаеп белдерелде. Шулай итеп, закон сагында торучылар аталы-уллы Арашуковларны якаларыннан алдылар.

Тагын бер “свежий” мисал. Шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсе Серпухов районының элеккеге башлыгы Александр Шестунның 9 млн. сум ришвәт алуына карата җинаять эше кузгатылды. Генпрокуратура Шестунның 10 млрд. сумнан артык милеген дәүләт файдасына тартып алу турында карар чыгарды. Хәйраннар калырлык, кайдан килгән бер район башлыгына җиде кат ата-бабасыннан калгандай бу кадәр мал-мөлкәт һәм акча! 676 күчемсез милеге (ул аларны фирмалар исеменә яздырган — урлашуның янә бер схемасы), 2 ял итү базасы, 27 миллион сумлык 22 автомобиль паркы Шестунның рәсми кеременә берничек тә сыеша алмый. Шунысы аптырата: әлеге югары чинлы бурларның берсе дә үз гаебен танымый.

2015 елда кулга алынган Сахалин өлкәсенең элеккеге губернаторы, дистәләрчә эпизод буенча миллиардларча сум ришвәт алуда гаепләнеп, 13 елга хөкем ителгән Александр Хорошавин да габен танымый. Ул судка ришвәтчелектә катнашлыгы булмау турында аппеляция артыннан аппеляция яудыра. Ә бит закон сакчылары тапкан аның хәзинәләре һушларны алырлык! Имза куя торган бер ручкасы гына 36 миллион сум торсын әле?! Тикшерү органнары аның йортыннан 200гә якын сәгать коллекциясе, 1 млрд сум кул акчасын тапты. Аның чит ил банкларында яткан акчалары юк дисезме әллә?

Сахалин “хуҗасы”ннан тартып алынган байлык суммасын офицер Дмитрий Захарченко гына уздыра алды. Тикшерүчеләрне Аллаһ ярдәменнән ташламасын, аларга бер Захарченконың гына җинаять эше буенча 34 томлык материал тупларга туры килгән.

Менә шулар турында белгәч, бармаклары үзенә кәкре, урлашу турында гына уйлап яшәгән чиновниклар ни өчен югары даирәләрдә чебен урынына үрчи дигән сорау туа. Әллә кеше властька менгәч үзгәрә, әллә дөньябызда намуслы кешеләр бетеп барамы соң? Ни сәбәпле зур, болай да хезмәт хакы яхшы түләнгән урыннарда урлашалар?

Ришвәтчелеккә бәйле шау-шулардан безнең республика да мәхрүм түгел. Республика хөкүмәтенең элеккеге вице-премьеры—җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев та ришвәтчелек сазлыгына кереп баткан булган. Ул җир участоклары белән законсыз сату итүдә гаепләнеп кулга алынды. Тикшерү органнары аның республика бюджетына 27млн. сум күләмендә зыян салуда гаеп белдерде.

Уфа мэрының беренче урынбасары Владислав Никитин вазифасын усал нияттә файдаланганы өчен җылы кәнәфиеннән мәхрүм калды. Ул 170 гектар җирне куллану буенча законсыз карар чыгарган.

Кызганыч, безнең республикада да җинаять белән көрәшәсе урынга үзләре җинаять юлына баскан закон сакчылары бар. Башкортстанның элеккеге прокурор урынбасары Олег Горбунов 2017 елда үзенең әшнәсе белән югары дәрәҗәле чиновникка каршы кузгатылган җинаять эшен ябу өчен 10 млн. сум күләмендә ришвәт алган. Әлбәттә, аның ришвәт алулары бу суммада гына туктап калмаган. Аны Мәскәүнең Шереметьево аэропортында чит илгә очарга җыенган мәлендә кулга алдылар. Тагын бер мисал. Суд Эчке эшләр министрлыгының аеруча мөһим җинаять эшләре буенча өлкән уполномоченные 36 яшьлек Раиль Миргалиевның 10 фатирына арест салды.

Республиканың шәһәрләргә якын районнары (мәсәлән, Уфа, Иглин, Кушнаренко һ.б.) башлыклары җир участокларын сатып “яндылар”.


Омск өлкәсе ришвәтчелек аркасында эштән җибәрелгән дәүләт хезмәткәрләре саны буенча 1 нче урында тора. Бу өлкәдән реестрга 81 кеше эләккән. 2 нче урында — Пермь крае. Анда 47 кеше эшеннән алынган. 3 нче урында Краснодар крае — 43 кеше. Мәскәү — 6 нчы урында. Ышаныч югалту сәбәпле башкаланың 37 чиновнигы эшсез калган.

“Акча төртү” һәм ришвәтчелеккә бәйле закон бозулар буенча беренчелек — Чиләбе өлкәсендә. Анда 639 җинаять эше ачылган. Ришвәтчеләр саны реестрында бу өлкә 20 нче урында: Чиләбе өлкәсенең 19 дәүләт хезмәткәре ышаныч югалту сәбәпле эшеннән җибәрелгән.


Ришвәтчелек тагын да ныграк үрчесә, ничек яшәрбез? Әгәр бөтен дәрәҗәләрдә урлашу шулай чәчәк атса, ил ничек алга барыр?

Русиядә урлашу дәрәҗәсе бөтен чикләрне узып китә. Һәр дәүләттә угрылар була һәм аларның саны халыкның 2—3 процентыннан артмый. Русиялеләрнең күбесе үзен Тәңрегә ышанучы дип атавына карамастан, урлашучылар хәттин күп. “Урлашма!” – диннең төп кануннарының берсен бозган кешенең чынлап та дингә ышануы мөмкинме соң?

Галимнәрнең ачышларына тукталыйк. Урлашу кешенең иминлегенә һич кенә дә бәйле түгел дип исбатлаган алар. Байлар да, ярлылар да чит акчага бердәй тигез кул сузарга сәләтле икән. Шул ук вакытта баерак кеше ярлыракка караганда ешрак урлаша, чөнки җәзасыз калуына ышана ул. Шул ук галимнәр төрле икътисади, социаль һәм дини үсеш дәрәҗәсе булган йөздән артык илне тикшереп өйрәнгәннән соң түбәндәге нәтиҗәне ясаган: угрылык илдә каралган җәза чараларына турыдан-туры бәйле. Җәза катырак булган саен читтән урлашу теләге азрак була.

Резидә Әхиярова.

Читайте нас: