Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 17:41

Гади кеше җилкәсенә салмыйк барысын да

Соңгы көннәрдә Уфа шәһәрендә фатирлар буйлап газ анализаторлары, газ датчиклары тәкъдим итүчеләр саны арткан. Билгесез кешеләр үзләрен “Профгазбезопасность” компаниясе, ягъни газ хезмәте белгечләре дип таныштыра

Соңгы көннәрдә Уфа шәһәрендә фатирлар буйлап газ анализаторлары, газ датчиклары тәкъдим итүчеләр саны арткан. Билгесез кешеләр үзләрен “Профгазбезопасность” компаниясе, ягъни газ хезмәте белгечләре дип таныштыра. Аннан әлеге йортта газ исе чыгу сәбәпле, куркынычсызлык системасының эшләп китүе, шуңа күрә дә фатирда газ приборларын тикшерү алып барылуы хакында сөйлиләр. Ә ахырда газ исен контрольдә тотучы система, ягъни махсус датчик урнаштырырга тәкъдим итәләр. Аны куймаган очракта газыгызны өзәчәкләр дип тә куркыталар икән. Бу закон таләбе, дип өстәргә дә кыенсынып тормый алар. Магнитогорск шәһәрендә йорт шартлавы фаҗигасен искә төшерергә дә онытмыйлар икән.

Газны өзәбез дип, әлеге мошенниклар махсус программа буенча әлеге сигнализаторны ташламалы бәягә сатып алырга тәкъдим итәләр. Ташламалы бәя дигәнең – 6 мең сум тирәсе. Ә чынлыкта, махсус газ кибетләрендә бу датчикларның бәясе нибары 600 сум чамасы икән. Ләкин кешеләр бу хакта хәбәрдар түгел, шуңа ышаналар. Ярый ла күршеләрең әйбәт булса. Гыйбрәт өчен бер мисал. Уфада яшәүче пенсионер абзый үзен “Профгазбезопасность” вәкиле дип таныштырган яшь кенә егетне фатирына үткәрә. Килгән кешенең газ хезмәте киемендә һәм газ хезмәткәре таныклыгы булуы өлкән кешене тынычландыра.

– Абзый, сезгә газ датчигы урнаштырырга кирәк, бу – мәҗбүри. Әгәр тиз арада куйдырмасагыз, сезгә зур штраф салачаклар яки газ челтәрен ябып куячаклар”, – дип куркыту сала алар. Ярдәм итү теләге белән алар үзләренең складына шалтыраталар. Оешма җитәкчесе белән килешкән булып 17 мең сумлык газ анализаторын 7 мең сумга алу мөмкинчелеге хакында килешәләр. Ветеран абзый акчасын исәпләп карый да, җитеп бетмәгәч, күршесеннән бурычка алып торырга була. Күршесе бу җиһазның нибары 600 сум торуын әйтә. Алар икәүләп мошенникны фаш итеп, куып чыгаралар. Узган атнада Уфа шәһәрендәге тагын бер очракны бәян итәбез. Шулай ук өлкән кешенең фатирына яшь кенә егет белән кыз килеп керә. Башка мошенниклар кебек үк газ хезмәткәре киемендәләр, таныклыклары да бар. Алар кухняга үтеп газ плитәсе торышын тикшерә башлыйлар. Газ анализаторлары юклыкны белгәч, болары да зур ташлама белән дигән булып, 9 мең сумлык газ җиһазын 5 мең сумга тәкъдим итә башлый. Пенсионер абзый кулда акча булмавын белдергәч, тегеләр башка көнне керербез дип чыгып китәләр. Алар киткәч, абзый интернет челтәре аша газ анализаторларының бәясе белән кызыксына башлый һәм аның 600-700 сум икәнлеген ачыклый. Ярый олы кеше җиңел генә котыла. Фатир хуҗасы икенче эш белән мәшгуль булган арада мошенниклар күз алдында гына яткан алтын-көмеш әйберләрне чәлдереп чыгып киткән очраклар да бар бит.

Башкалабызны хезмәтләндергән “Газпром газораспределение Уфа” оешмасының диспетчер хезмәте дә мошенниклар күбәюе хакында белдерә. Газ приборларын тикшерүне аларның оешмасы хезмәткәрләре генә башкара. Приборлар тикшерү килешү нигезендә эшләнә. Ә инде Уфа буйлап йөргән ялган газ хезмәткәрләре датчик яки башка җиһазны алмаштырган булып, сезнең акчагызны алып китәргә мөмкиннәр. Газ анализаторларының очсыз җирен беләм дип акча алып китеп югалучылар да бихисап икән.

– Фатир хуҗасына кирәк булмаган приборлар сатып китүчеләр дә күп. Соңыннан фатир хуҗалары аны нәрсә эшләтергә дә белми. Чөнки газ приборлары кайтарып булмый торган товарлар исемлегенә кертелгән. Димәк, акчагызны кире кайтарып булмаячак. Нинди дә булса газ приборын алмаштыру хакында белсәк, безнең хезмәткәрләргә яңадан тикшерергә кала,– ди газпром хезмәткәрләре. – Чөнки хәвефсез җиһазның сертификаты булу шарт. Яңа йортларда датчикларны подрядчы оешма йорт төзегәндә үк куя. Гомумән, мондый приборлар фатирларга газ белән тәэмин итү проектын тормышка ашыру этабында урнаштырыла. Безнең газ хезмәте белгечләре өйдән-өйгә кереп датчиклар куярга да, аларны сатып алырга да өндәп йөрми. Алар бервакытта да кулга акча алмыйлар. Район газ-эксплуатация хезмәте белгечләренең “Профгазбезопасность” компаниясе белән бернинди уртаклыгы юк. Тагын бер кат искәртәбез: район газ-эксплуатация хезмәте белгечләре махсус киемдә йөриләр. Һәр хезмәткәрнең таныклыгы бар. Әлеге таныклыкта аларның хезмәт урыннары ачык күрсәтелгән. Әгәр сездә нинди дә булса шик туган икән, фатирыгызга яки йортыгызга килүченең чыннан да газ хезмәте белгечеме-юкмы икәнлеген белү өчен 04 телефонга яисә кәрәзле телефоннан 104 номерына шалтыратып сорый аласыз. Район газ хезмәте белгечләре йортта нинди дә булса эшләр башкарырга планлаштырса, бу хакта берничә көн алдан игъланнар урнаштыра.

“Газпром газораспределение Уфа” оешмасы белгечләренең кайсы очракларда фатирыгызга яки өегезгә килүе ихтимал?

*График буенча йорт эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәткәндә;

*Йорт хуҗасының заявкасы буенча газ приборларын алмаштырганда яки аларга ремонт уздырганда;

*Контролерлар газ приборлары күрсәткечләрен тикшергәндә;

*Газ белән тәэмин итү системасына аварияле хезмәт күрсәтергә кирәк булганда;

Барлык эшләр килешү төзү нигезендә башкарылырга тиеш.

“Роспотребнадзор” оешмасының Республика идарәсе дә алданган кешеләрнең күбәюе хакында хәбәр итә. Бу “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы закон нигезендә тикшерелә. Идарә хезмәткәрләре шикле кешеләр белән бернинди килешү дә төземәскә киңәш итә.

Бар кеше дә газ анализаторлары сатып алырга һәм мәҗбүри рәвештә аларны урнаштырырга тиеш дигән закон юк. Әгәр дә газ хезмәте белгече дип килгән кешедән шикләнсәгез, полициягә шалтыратам дип янагыз, яисә 04 телефоны аша газ хезмәтенә шалтыратып таныклык буенча әлеге хезмәткәр эшлиме-юкмы икәнлеген һәм әлеге вакытта ул нинди хезмәт башкарырга тиешлеге хакында кызыксыныгыз. Мошенниклар башлыча, өлкән кешеләр һәм ялгыз хатын-кызлар фатирын сайлый. Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазына хезмәт күрсәткәндә үтәлергә тиешле эшләрнең минималь исемлеге 2013 елның 14 маенда дөнья күргән 410 санлы Русия Хөкүмәте Карары белән расланган һәм барлык эшләр бары квитанция белән түләү аша башкарыла. Хезмәтнең бәясе монополиягә каршы Федераль хезмәт раслаган тарифлар нигезендә билгеләнә.

– Ни өчен газ кулланучылар бу хезмәт күрсә-түдәге чыгым-нарны күтәрергә тиеш? Беребез дә кибеткә барганда бизмән, банкка барганда банкомат күтәреп бармыйбыз бит. Илдәге иң бай оешмаларның берсе саналган “Газпром” компаниясенең директорлар советы әгъзалары үзләренең бер еллык дивидендларын алмаса ил буйлап газ счетчиклары куеп чыгып булыр иде. Бүген ил буйлап хуҗалык һәм шәхси йортларның нибары 65 процентына газ тоташтырылган. Германия бездән дистәләгән миллиард кубометр газ сатып алса да, анда 100 процент хуҗалык газ челтәренә тоташ-тырылган. Газ счетчикларын, плитәләрне дә тәэмин итү оешмалары урнаштыра. Башка илләрдә дә шундый хәл күзәтелә. Алар күбрәк кешене газ челтәренә тоташтыру яклы. Андый кешеләр күбрәк булган саен керем дә күбрәк. Ә безнең монополист компанияләр бернинди чыгымнарсыз гына чит илгә кыйммәт хакка газ сатып керем алып яту яклы. Керем аласылары килә икән, чыгымнарны да үзләре күтәрсен. Депутат шундый фикердә.

Аптырарсың безнең бүгенге яшәешкә. Кая һәм нинди генә тармакка карама, һәр җирдә мошенниклар. Алар ничек кенә алдашмый хәзер. Һәм иң кызганычы шунда – алданган кешеләр мошенникларга акчаны үз теләге, үз кулы белән алып килеп бирә. Тагын шунысы гаҗәп: зыян күрүчеләрнең барысы да үзләре алданган мошенниклык алымы барлыгы турында хәбәрдар булалар. Бер яклап мошенниклар алдаса, икенче яклап дәүләт гади кеше кесәсенә кулын сузарга гына тора. Чынлап та, халык хәвефсезлеге турында борчылабыз икән, нигә ул хәвефсез “акыллы” счетчикларны дәүләт үзе куймаска тиеш.

“Аргументы и факты” гәзитенең 4 санында “Дәүләт Думасында газ анализаторлары һәм газ счетчикларын куюны капиталь ремонт үткәрү өчен тупланган акчалар исәбенә башкарырга” дигән закон проекты карала дигән хәбәр дөнья күрде. Капиталь ремонт өчен акчалар да гади кеше кесәсеннән җыела бит. Димәк, дәүләт һәм бөтен халык байлыгы саналган газ өстендә утыручылар тагын читтә калачак. Ни өчен шулай?
Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: