Бердәм булсак, моңа ирешербез, ди күпчелек авыл халкы
Безнең урам кызыл балчык,
Бу юллар шушы көннәрдә авылны урап килгәч туды. Киле-шәм, илһамландыргыч яңгырамый. Тик ни хәл итәсең, чынбарлыкта хәлләр шундый. Әле дә искә төшеп, шул юлларда батып калмый, исән-имин урап килүемә сөенеп алам.
Юк, авылны күреп, авылдаш-ларның хәлен белергә генә кайтмадык бу юлы. Күптән сөйлә-шеп килешенгән җыенга дип кайттык бу юлы.
Рәҗәп авылы хакимиятенә караган Яңа Балак – Чакмагыш районының көнбатышында, Бакалы районы белән чиктәш матур табигать кочагында утырган бәлә-кәй авыл.
Бар яклап та урман эчендә ул,
Чикләвекле, җәнлек, кош-кортлы...
Олы юлдан, карак-угрылардан, юлбасарлардан ераккарак китеп урнашып, умартачылык, игенчелек белән шөгыльләнеп дөнья көтәргә ният иткән ата-бабалар сайлаган урынга нигез ташы 1904-1905 елларда салынган. 1920 еллар башында биредә 99 хуҗалыкта 511 кеше яшәгән. Әмма 21нче елгы ачлык халык санын чалгы белән чапкандай киметкән. Күпләр вафат булган, кемнәрдер читкә китеп кайтмаган. Шул авыр еллардан соң авыл яртылаш кечерәеп калган. Ләкин халык бөгелеп төшмәгән, авырлыкларны җиңеп чыккан. Авыл янә тернәкләнеп, аягына ныклап баскан. Кайчандыр аның агачтан салынган мәчете дә булган. Шулай ук клубы, кибете, балалар бакчасы, медпункты (халыкның сәламәтлеген ике шәфкать туташы күзәтеп торды), китапханәсе, гөр-ләп торган яшелчә-җимеш бакчасы, икмәк келәтләре белән уратып алынган зур ындыр табагы, тимерлеге, пилорамы, машина-трактор паркы да бар иде. Малчылык, сөтчелек фермасы гөрләп эшләде. Сөтнең сыйфаты, куелыгы буенча республика күләмендә беренче урынга чыккан фермасы, уңган механизаторлары, терлекчеләре, кул эше, балта осталары, умартачылары, эшчеләре һ.б., һ.б. уңышлары белән билгеле иде ул.
Әйе, авыл гөрләп торды ул чакта. Халык үз көче белән спектакльләр, концертлар куеп, катлаулы шарт-ларны рух күтәренкелеге белән җиңә килде. Бөтен авылларга хас тормыш хакимлек итте анда да. Ачык күңелле халык яшәгән матур табигатьле, тәмле сулы Яңа Балак авылы олы юлдан ерак булса да, кунаклардан өзелмәде.
Манарасы киселгән мәчет бинасы бөтен авыл баласына белем учагы булып хезмәт итте. Туган телле, мәдәниятле, мәгърифәтле булды авыл. Журналист, озак еллар “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире булып эшләгән туры сүзле оста җитәкче Ремель Дашкин һәм бик күп белемле кешеләргә бишек булган авыл ул – Яңа Балак. 1978 елда Рәҗәп авылында таштан урта мәктәп төзелгәч, Яңа Балактан 120 бала шунда йөреп укый башлады. Авылда башлангыч сыйныф кына калды. Мәктәпсез, юлдан читтә юлсыз утырган авылның перспективасы тиз хәл ителде – яшьләр авылдан күпләп китә башлады. Аларны төрлечә авыл хуҗалыгына җәлеп итү чаралары да нәтиҗә бирмәде...
Гасырдан артык тарихы булган авылда бүген 101 кеше яши. Газ кергән, су үткән. Әмма юл бәласы әле дә бетмәгән. Авылның төп инфраструктурасын тәшкил иткән клуб, медпункт, мәктәп, кибет бикле. Теге чакта гөрләп торган тормыш турында истәлекләр генә калып бара. Яңа Балак та үзе кебек авылларга хас проблемаларына чумып, “менә үләм, менә сүнәм”, дип яши кебек.
Ләкин нәкъ шул истәлекләр, республика җитәкчелегендәге үзгә-решләр яңә өмет чаткылары бирде авылга. Моңа кадәр дә туган авылы язмышына битараф булмаганнар көннәрдән беркөнне район җитәкчесе Реканс Ямалиев исеменә хат яздылар. Җанга үткән пробле-маларны “Инцидент”ка салмый, үз җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте авылдашлар. Чакмагыш районы хакимияте җитәкчесе Реканс Фәнил улы да бу авыл проблемасы белән беренчегә очрашмый. Шул сәбәпле, актив авыл вәкилләрен сәгатен билгеләп кабул итеп, барысын да уртага салып сөйләште. Авылда җыен көне билгеләнде. 21 март көнне Чакма-гыш районы хакимияте башлыгы-ның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илгиз Ихсанов, Рәҗәп авыл хакимияте җитәкчесе Фәнүз Сәхибгәрәев, “Экология Т” җаваплылыгы чикләнгән җәмгы-ятьнең Чакмагыш районы буенча төбәк операторы директоры урын-басары Ринат Баһманов, Чакмагыш районы мәгълүмат-консультация үзәге директоры Ирек Таңгатаров бу төпкел авылга килеп, халык белән очрашты.
Җыенда караласы мәсьәләләр күп иде.
Район җитәкчесе исеменә языл-ган озын хатны тулысынча гәзиттә урнаштыру кирәкми дә, мөмкин дә түгелдер. Безгә анда белдерелгән үтенечләрнең чишелеше мөһим.
Сүз авылда кооператив төзү мәсьәләсеннән башланды. Яңа Балакта туып-үсеп, шәһәрдә гомер иткән кызларның берсе Зөлфия Мофаззалова туган йорты кайчан-дыр сатылган булу сәбәпле, бер буш өйне сатып алып, аны бер җәй эчендә гөл итеп төзекләндереп куйды һәм бүген инде ул авылның киләчәк язмышы турында тирәннән борчылучы кеше буларак танылды. Ул авылда яшелчә-җимеш үстерү буенча кооператив төзергә тәкъдим итте. Моны район җитәкчелеге дә хуплады. Җыенда шул эшнең нечкәлекләре сөйләшенде.
Илгиз Фаил улы бу башлангычны уңай бәяләвен белдерде.
–Мондый актив авыллар, кешеләр күп түгел. Бу инициати-вагыз яхшы. Яңа Балак җире уңдырышлы, кырау төшми. Төрле җимешне үстереп була. Безнең тарафтан ярдәм булыр. Әйдәгез, инициатив төркемне төзегез дә килегез! –диде.
Ирек Таңгатаров үз чыгышында районда кооператив үсешенә тукталып, балаклылар уйлаган бу тармакның район өчен дә яңа, өметле юнәлеш булуын ассызык-лады. “Курыкмый тотыныгыз, ярдәм итәбез, башлап кына җибәрергә кирәк, эшләп китәрсез!” – дип ышаныч бирде район хакимияте вәкилләре бертавыштан.
Сер түгел, авылларда коопера-тивлар эшчәнлегенә ышаныч белдереп җиткермәүчеләр күп әле. Бу хакта төрле районнардан репортажлар “Өмет”тә басыла килде. Яңа Балакта бу эшкә янып тотынучы кеше булганда икеләнеп, кире нәтиҗәләрне алга чыгарып, кемдәдер туган ышаныч, дәртне сүндереп йөрүчеләр булмас дип ышанасы килә. Аз гына алдарак китеп әйткәндә, бүген инде инициатив төркем төзелде, Зөлфия Фәһим кызы тәҗрибә туплый тора, эшне оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә кереште. Район һәм авыл хакимиятләре аңа ярдәм кулын суза. Монда төп мөрәҗәгать авыл кешеләренә төбәлгән: авылдашлар, бердәм булыйк! Шәһәрдән кайтып, авылын тергезергә йөргән кызлар күпме авылларда? Югыйсә, Зөлфиянең Уфада эше дә, фатиры да бар бит. Ә менә авылның киләчәге турында уйлары бөтен уңайлыклардан китеп, какча хатын-кыз иңнәренә иң катлаулы эшне йөкләтергә әзерлеген күрсәтә. Зөлфия егетләрчә алынды бу эшкә, аңа ярдәмчеләр һәм теләктәшләр кирәк, алар бар, эшләр уң булсын! Зөлфия Фәһим кызы бүгенге көндә бу программага кереп китү өчен икътисади нигезләмәне төзү белән мәшгуль. Уңдырышлы җирдә яшелчә-җимеш үстереп, аны сату, реализацияләү, эшкәртү ысулларын җайга салу бурычы тора бит. Авылның алмагачларыннан гына да күпме файда китереп була! Яңа Балак – бу төбәктә бердәнбер алмалы авыл бит ул! Шул авыл район картасыннан төшеп калса, җан газабы булыр иде бит!
Әйе, зур юлдан авылга керүче шоссе юлы һәрвакыт чиста һәм хәвефсезлек шартларын хәстәрләп тотыла. ПММИ программасы буенча алынган трактор быел кыш һәр көнне юлны кардан тазартты. Монысы өчен рәхмәт. Ә менә буа күпере һәм аннан авылга алып кергән юл бер таләпләргә дә җавап бирми. Соңгы елларда ул аеруча зур кыенлыклар тудырды. Бу бер! Авылда бүгеннән эшли башларлык ФАП бикле тора. Сәбәбе – фельдшер юк! Райпо балансында торган менә дигән таш кибет файдаланылмый. Янгын чыккан очракта күпләп алыр өчен су чыганагы – буа юк, булган дүрт буа да корыган. Әйе, Рәҗәптә янгын сүндерү машинасы бар. Әмма ул җиде минутта килеп җиткән очракта да, авылга үтәрлек күпер, су запасы туплар буа юк. Су башнясына янгын сүндерү гидрант-лары урнаштыру гына хәлдән чыгу чарасы булмый, дип мәсьәләне ачынып күтәрде авыл кешеләре.
Илгиз Фаил улы Ихсанов авыл халкы мөрәҗәгатенә карата җавап хатын алып килгән иде. Анда Яңа Балак авылында быел юл төзеклән-дереләчәк, диелгән. ФАПны эшләтә башлау өчен кадр табу мәсьәләсе көн кадагында булып тора. Әле авылга күчмә медицина мобиль пункты ун көн саен килеп йөри.
“Клубны ачабыз!” дип ышандыр-мадылар. Чөнки нормативлар буенча мөмкинлекләр юк. Яңа Балак халкының мәдәни мохите өчен тулысынча Рәҗәп авыл мәдәният йорты җаваплы булып кала.
1 февральдән авыл китапханәсе рәсми рәвештә эшли башлаган...
Халыкны икмәк һәм башка көнкүреш товарлары белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә ачык калды. Эшләр уңай гына китсә, бу уңайдан Зөлфия Фәһим кызының бик урынлы фикерләре бар. Авылда пекарня ачып, урманнан колмак җыеп, чын икмәк пешереп сату мөмкинлеген кем инкяр итә алыр?
Караучысыз калган малчылык фермасын тергезеп, сөт җитеш-терүне җайга салырга әзер кешеләр дә бар икән бит. Аларның үтенече дә игътибардан читтә калмады. Табигать шартлары биредә мал асрап, табыш алырга киң мөмкин-леклекләр бирә. Илгиз Фаил улы бу мәсьәлә буенча да уңай сүзен әйтте, ә ул сүзен үти торган җитәкче.
Җыенда иң зур мәсьәлә буларак авылда ялган аракы сатуны туктату, аерым кешеләрне айнытып эшкә җәлеп итү, янгын куркынычыннан, кире күренешләрдән авылны йолып калу бурычы күтәрелде. Мөселман авылына андый гадәтләр бөтенләй ят булырга тиеш, диде кешеләр. Нәтиҗәсе күренер. Радий Фәрит улы Хәбиров үзе күтәргән бу мәсьәләне кем генә ишетмәде икән дә, кем генә бу таләпләрдән тайпылыр? Инде мөселман авыл-лары гына түгел, бөтен ил айнырга вакыт бит!
Җыенга туган нигезләрен ныгытып, илле елдан соң да авылга кайтырга хәл иткән кешеләр дә килгән иде. Ирек абый Хәлимов шуларның берсе. Ул милекне хосусыйлаштыргандагы авырлык-ларны гадиләштерү чараларын эшләргә, кешеләргә авылга кайтып, милекле булу юлларын җиңеләй-тергә кирәк дигән тәкъдимен ишеттерде. Авылның йөзе, хуҗасыз йортларны сүтү яки куллануга тапшыру мәсьәләсен күтәрде. Шулай итеп, җыенга җыелгач, хатка кереп бетмәгән мәсьәләләр тагын табылды әле. Нишлисең, олы өйгә ни кирәк, бәләкәенә дә шул кирәк! Яңа Балакка яңа тормыш сулышы борылып кына тора. Эшлисе эшләр бик күп. Әмма кешеләргә бу үзгәрешләр кирәк, авылның яшисе килә, димәк, эшләргә, чарасын күрергә!
Алсу Хәбирова-Төхвәтуллина.