Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2019, 14:52

Ташкын дәвам итә

Республикада ташкын дәвам итә: шушы көннәрдә Уфаның Дим бистәсендә Минская урамында 19нчы йортта яшәүчеләр ишек алдын эрегән кар сулары басуы турында хәбәр иткән.Әлеге вакытта бу участокта мотопомпа урнаштырырга һәм Дим районынын төзекләндерү идарәсе көчләре белән суны җыеп алырга планлаштыралар. “Эвакуация таләп ителми. Хәл контрольдә тотыла”, - диләр коткаручылар.

Республикада ташкын дәвам итә: шушы көннәрдә Уфаның Дим бистәсендә Минская урамында 19нчы йортта яшәүчеләр ишек алдын эрегән кар сулары басуы турында хәбәр иткән.
Әлеге вакытта бу участокта мотопомпа урнаштырырга һәм Дим районынын төзекләндерү идарәсе көчләре белән суны җыеп алырга планлаштыралар. “Эвакуация таләп ителми. Хәл контрольдә тотыла”, - диләр коткаручылар.
Башкортстанда якын көннәрдә тау елгаларында суның максималь күтәрелүе көтелә, диде Хөкүмәттә үткән оператив утырышта гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
Зур булмаган дала елгаларында ташкынның иң көчле мәле үтте инде. Стәрлетамак районының Стәрле елгасында максималь су күтәрелү 125 см тәшкил иткән.
“Республикада ташкын сулары баскан участок юк, ә менә дүрт йорт һәм 22 ишек алды шулай да эрегән кар суы астында. Авиапатрульләр хәлне контрольдә тота”, - диде Фәрит Гомәров.
Читайте нас: