Узган ел республикада иң яшь әни дип Уфада яшәүче 14 яшьлек үсмер танылган. Ул 2017 елда 13 яшендә бала тапкан. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүматларга таянып UfaTime.ru хәбәр итә.
Ә бала табучы иң өлкән хатын-кызга – 59 яшь. 2013 елдан бирле берсе дә аның яшендә бала тапканы юк. Узган ел 48-51 яшьлек 10 хатын-кыз ана булган. Аларның яртысы беренче тапкыр ана булу бәхетен татыган.
Табиблар әйтүенчә, соңгы елларда бала табучы хатын-кызларның яше арта бара. Хәзер ул уртача 30 яшь дип билгеләнә.