Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2019, 03:22

Психиатрия дәваханәсеннән качкан сукбай хатын Мәскәүгә очарга тели

«Baza» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, 3 апрель көнне башкала аэропортында гадәттән тыш хәл теркәлә. Мәскәүгә очасы самолет бортына психиатрия хастаханәсеннән качкан сукбай хатын үтеп керә. Үзе белән бер документы да булмаган хатын илебез башкаласына очмакчы була. Ул, авиация хәвефсезлеге хезмәткәрләрен ничектер алдап, контрольне уза һәм экипажга ияреп (буе кыска булгач, аны күрми калалар) самолетка уза.

Самолет салонында үз урынын таба алмаган һәм билетын күрсәтүдән баш тарткан сукбай хатынны экипаж әгъзалары күрә һәм полициягә хәбәр итә. Полицейскийларга хатын үзен пенсионер Наталья (кайсыбер чыганакларда – Марина. – Авт.) Максимова дип таныштыра. Элек ул башлангыч сыйныфлар укытучысы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләвен сөйли. Уфага ничек килеп эләккәнен Наталья исенә төшерә алмый. Нибары Ивановодан Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәренә узгынчы машиналарда баруын гына хәтерли.
Бу вакыйга белән транспорт прокуратурасы кызыксына. Әле ведомство хезмәткәрләре күзәтү камераларыннан видеоязмаларны тикшерә. Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматларына ярашлы, аэропорт хезмәткәрләре хатынны да, аның багажын да җентекле тикшерә.
“Аэропорт видеоязмаларына ярашлы, хатынны тикшергәннәр. Аның үзе белән нибары хатын-кызлар сумкасы була, сумканы да махсус корылма белән тикшерәләр”, - диләр транспорт прокуратурасында.
Аэропортта вакыйга белән бәйле эчке тикшерү үткәрәләр. “ЮТэйр” авиакомпаниясе сукбай хатынны ничек билетсыз самолетка уткәргәннәрен ачыклый.
Читайте нас: