Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 14:06

Табиблар астмадан дәвалаган хатын яман шештән үлгән

Омскида табиблар дөрес диагноз куймау сәбәпле бер хатын үлеп киткән. Тәүдә аңа уң як үпкәсе ялкынсынган дигәннәр һәм түләүле клиникага җибәргәннәр. Анда исә ханымга көчле антибиотик билгеләгәннәр. Әмма ул да ярдәм итми. Нәтиҗәдә табиблар авыруга хроник бронхит, аннары бронхиаль астма диагнозы куялар.

Хатын хастаханәләрдә күргән михнәтләреннән тәмам алҗып, өлкә дәваханәсенә юллама сораган. Көннән-көн хәлсезләнгән, үзен начар хис иткән ханымны ашыгыч ярдәм машинасында Кабанов исемендәге дәваханәгә алып киләләр. Аннан пациент ханымны онкология диспансерына җибәрәләр. Тапшырган анализлар да әллә ни ачыклык кертми. Табиблар, консилиум җыюларына карамастан, ханымның кайсы органында яман шеш икәнен әйтә алмый.
Ханым бары тик авыртуны баса торган дарулар эчкән. Консилиумнарның берсендә химиотерапия ысулын кулланырга дигән карарга киләләр, әмма инде соң була: йөрәге туктаудан ханым дөнья куя.
Читайте нас: