Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 18:36

"Өмет" егетләре өмәгә чыкты

Яз - өмәләре белән дә матур ул. Тирә-ягыбыз матур, чиста булса, язгы сафлыкка тагын да бер ямь өстәлә. Шуңа без - "Өмет"челәр дә өмәләргә ихлас кушылабыз.

Яз - өмәләре белән дә матур ул. Тирә-ягыбыз матур, чиста булса, язгы сафлыкка тагын да бер ямь өстәлә. Шуңа без - "Өмет"челәр дә өмәләргә ихлас кушылабыз.
Быел төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән 6 апрельдән 20 майга кадәр "Яшел Башкортстан" экология өмәләре оештырыла. Шуның кысаларында бүген журналистлар Матбугат йорты алдындагы территорияне тәртипкә китерде.
"Өмет" егетләре дә кулларына корал алып, әле һаман да эреп бетәргә ашыкмаган кар өемнәрен таратты, тирә-якны чистартты. Кызларга исә эш бүлмәләрен юу, чистарту эше йөкләнде.
Читайте нас: