Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 12:02

Иң файдалы һәм зыянлы Русия ашлары

Без яратып ашаган ашларның иң зыянлысы – солянка. Бу хакта РИА Новости белгечләргә сылтанып яза. Табиблар фикеренчә, нәкъ шушы ашта тоз һәм майлар иң күбе. Ә менә иң файдалысы – яшелчәләрдән пешерелгән вегетариан ашы. “Яшелчәләрдән пешерелгән аш – туклыклы матдәләр чыганагы”, - ди диетолог Елена Ливанцева.

Без яратып ашаган ашларның иң зыянлысы – солянка. Бу хакта РИА Новости белгечләргә сылтанып яза. Табиблар фикеренчә, нәкъ шушы ашта тоз һәм майлар иң күбе.
Ә менә иң файдалысы – яшелчәләрдән пешерелгән вегетариан ашы.
“Яшелчәләрдән пешерелгән аш – туклыклы матдәләр чыганагы”, - ди диетолог Елена Ливанцева.
Аның сүзләре буенча, холестерин микъдары югары булган кешеләргә ашка ит сайлаганда майлы ит хакында онытып тору хәерле. Шулай ук беренче шулпаны түгәргә икәнлекне дә истән чыгармаска кирәк. Бу маллар ризыгына кушылган гормонннар һәм антибиотиклар без ашый торган шулпага эләкмәс өчен дә эшләнә.
Берничә төрле иттән пешерелгәнгә күрә, солянканың калориялелеге югары, шуңа да бу ашны зыянлы дияргә була. Ә инде тозлы кыяр һәм ашка салынган ысланган ит ризыклары бу ашамлыкны йөрәк-кан тамырлары авырулары, югары кан басымы, гәүдә авырлыгы югары булганнар өчен аеруча хәвефле итә.
Гөмбә ашы да белгечләрнең уңай бәяләрен алмаган. Табиблар анда ашказаны тракты эшчәнлеген тизләтә торган экстрактив матдәләр артык күп дигән фикердә.
“Гастроэнтерология проблемалары булганнар өчен гөмбә ашы ашау киңәш ителми”, - диләр белгечләр.
Ә менә яшелчәләр пешергән вакытта шулпага ашказаны-эчәк тракты өчен мөһим булган файдалы микроэлементларын (калий, магний) бирә. Табиблар ашны көн саен ашарга тәкъдим итә, әмма аларны сайлаганда игътибарлы булу кирәк.
“Кеше үзен сәламәт һәм көр хис итсен өчен ашлар ашау отлак кирәк”, - ди табиб-диетолог Елена Ливанцева.
Читайте нас: