Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 12:44

Гемодиализга барып-кайтуга акча бүленә

Бөер чире белән җәфаланучылар, ике-өч көнгә бер гемодиализга йөриләр – каннарын чистарттыралар. Диализ үзәкләренә бару-кайту күпләр өчен проблема булып тора. Кемдер үз машинасы белән йөрсә, икенчеләр я кеше яллый, я җәмәгать транспорты белән файдалана. Еш юл йөрүләр гаилә бюджетына да ярыйсы суга.

Бу бар илгә хас проблема. Русия Президенты кушуы буенча федераль органнар һәм ведомстволар төбәк властьларs белән берлектә бөер эшчәнлегенә бәйле чирдән җәфаланучы пациентларны яшәгән урыннарыннан медицина ярдәме күрсәтү урынына һәм кирегә өйләренә кайтарып куюны тәэмин итү өчен финанс чыганакларны озак вакыт эзләде. Ниһаять, боз кузгалды. Шул исәптән, безнең республикада да бу мәсьәлә чишелеш тапты. Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров күрсәтмәсенә ярашлы, сәламәтлек саклау карамагында булган дәүләт учреждениеләренә субсидияләр бирелә. Бу эш кузгалды: хәзер акчалар урыннарга юнәлтелә һәм авыруларны йөртү эше башлана.
Сибай шәһәренең үзәк дәваханәсе республикада беренчеләрдән булып бөер эшчәнлегенә бәйле чирдән җәфаланучы пациентларны “Нефролайн” диализ үзәгенә йөртү мәсьәләсен хәл итте. Бүген бу үзәктә ясалма бөер аппаратында 41 пациент даими процедура ала. Аларның 22се Сибайдан булса, 12 авыру – Баймак, 3се – Зилаер һәм 4 кеше Хәйбулла районнарыннан килә. Ерактан килүчеләр өчен юл чыгымнары үзен ярыйсы сиздерә. Чөнки пациентларның күбесе – яшь буенча яки инвалид буенча пенсия алучылар. Транспорт чыгымнарын каплау зур ярдәм булачак, ди авырулар.
Читайте нас: