Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 14:10

Аракы Русия ирләренең башына җитә!

Айнырга җыенабызмы, җәмәгать? Әллә шул бәладән котылмаска ант иткәннәр җан тәслим кылырга әзерме икән? Коточкыч, әмма аракы Русия ирләренең башына җитеп бара. Кыра гына. Чөнки хәмер, кеше аны эчүдән туктагач та, ай ярым дәвамында баш миен таркатуын дәвам итә. Моны МРТ тикшерүләре раслаган.

Уйласаң, уелып китәрлек борчулы бу дәлилләрне Испания, Германия, Италиянең халыкара галимнәр командасы китерә. Иң зур зыян баш миенең ике ярымшарны тоташтыручы һәм гиппокамп – эмоцияләрне барлыкка китерүче, аң-белем һәм хәтерне тәэмин итүче өлешләренә тия. Гиппокамп кечерәя, шуңа хәтер бетә. Иң куркынычы, эчүдән туктагач та, ул кабат үз хәленә кайтмый икән.
“Акылын эчкән!” дигәне шуннан чыга. Уйлап карагыз инде шуннан соң, кеше ни хәлгә төшә, милләтне ни көтә?
Читайте нас: