Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 15:26

Җан җылысы эзләп

Балалар гаиләдә генә чын сөю назын татый, үзен бәхетле тоя

Балалар гаиләдә генә чын сөю назын татый, үзен бәхетле тоя

Ят булса да, чит бала булмый, дигән иде бер героем. Шул мәгънәле сүзләр әле дә күңелдә йөри, күңелдә йөреп, тынгысыз дулкыннарны хәтерләтеп уйлата да уйлата. Соңгы вакытта үксез ятимнәр һәм әти-әниле ятимнәр язмышы белән якыннан очрашулар ешаеп китү дә моңа сәбәпчедер.


Сер түгел, әллә кая чапкан вакыт агышында, заманнан төшеп калмаска, куелган бурычларны үтәп өлгерергә тырышканда барысы хакында уйлап өлгереп тә булмый кебек. Иркен тын алырга форсат бирмәгән бер арада кечкенә изгелекне эшләп өлгерсәң – син бәхетле! Җир йөзендә күптөрле изгелек эшләү юллары бар. Миңа калса, ятимнәрне сыендырып, аларга җан җылысы, күңел нурлары биреп яшәү иң олысы, бөеге кебек тоела. Уйласаң, уелып китәрлек! Берәүләр баласын ташлый, аннан баш тарта, икенчеләре үз баласын үзенеке итәр өчен ниләр генә эшләми. Зур тормыш казанында нинди генә хәлләр юк бүген?! Әнә бит, Швециядәге бер гаиләгә бирелгән балаларын үзе белән алып качкан (!) өчен русияле Денис Лисов Польшада кулга алынган. Нинди хәлләр бу ирне чит кешеләрдән үзенең өч баласын урларга мәҗбүр иткән? Ничек килеп чыккан бу хәл? Нигә әти кеше бүген килеп үз балаларын чит кешеләрдән урлап йөри? Нишләп алар аның белән булмаган? Ул кешеләргә каян барып эләккәннәр ул балалар?

Чынбарлыкта эш болай булган. Җирле ювеналь хезмәтләр хәстәрлеге белән дүрт, алты һәм унике яшьлек өч бала чит гаиләгә барып эләгә. Әниләренең каты авырып дәваханәгә эләгүе сәбәпле, әти кеше балаларын тәрбияли алмый дигән карар чыгаралар һәм христиан динендәге өч бала чыгышлары белән Ливаннан булган мөселман гаиләсенә эләгә. Бу хакта Русиянең Польшадагы илчелеге киңәшчесе Владислав Выборнов белдерә.

«Гетеборг генконсуллыгында, русияленең кемлеген ачыклап, илгә кайтырга рөхсәт бирәләр. Шуннан соң ул Варшава аркылы Мәскәүгә кайтырга тиеш була. Польшага гаилә паром белән кайта һәм «Аэрофлот» рейсы белән Мәскәүгә очарга тиеш була”, – дип белдерә дипломант.

Ләкин шунда әти кеше һәм балалар кулга алына. Тәүлек дәвамында аларны полиция участогында ач килеш тоткарлап торалар. Аннары гаиләнең язмышын хәл итәчәк суд көненә кадәр иреккә җибәрәләр.

Иң мөһиме, Денис Лисов аталык хокукын югалтмаган, ди дипломант. Гади генә әйткәндә, җирле власть органнары аңа килгәннәр дә, балаларыңны карый алмыйсың дип, аларны алып киткәннәр.

«Суд нинди карар чыгарасын әйтә алмыйм, әмма әти кеше һәм балалар үзләренең гаилә булуын расларга һәм аларны аерырга ярамаганлыгын дәлилләргә әзер. Балалар гарәп гаиләсенә бирелгәннәр һәм үзләренең иминлеге өчен куркып яшәгәннәр», — дип белдергән хәбәрчеләргә адвокат Бабкен Ханзадзян. Билгеле, балаларны тәрбиягә алган гаилә дә тик ятмый. Аларның вәкилләре дә икенче көнне үк Польшага килеп җиткән.

Аллаһым сакласын, “кем тапкан, шул үстерсен” дип юкка гына әйтмиләр бездә. Чит илләргә карап, нинди генә уңышларына кызыксак та, балалар язмышына кагылышлы нинди генә шартлар тудырсалар да, “бавыр ит”еңне өзеп бирерсеңме, тәүбә!

Әмма тормышта төрле көтелмәгән хәлләр туып тора. Бездә дә балалар йортлары буш тормый. Бездә дә гаиләләргә тәрбиягә бала алу дәүләт тарафыннан хупланган гамәл. Балалар йортына эләккән үсмерләр дә яхшы гаиләдә яшәргә укталып тора.

Әти-әнисез калган балалар һәм үсмерләр арасына эләккәч, кешеләрнең һәркайсы шундыйрак бер хис тоядыр. Анда кергәч: “Син монда нигә килдең? Нишләп йөрисең? Нинди яхшылык эшли аласың?” дигән кебегрәк сораулар борчый. Һәм ул сорауларга син үзең үк җавап табарга тиешсең. Чөнки балалар йорты ул бөтенләй башка мохит, башка ил. Ул учреждениеләргә бер дә кереп карамаган кеше бу язманы укып яки тапшыру карап кына тулысы белән хәлне аңлый алмаячак. Һәм балалар йорты музей түгел, кызык өчен генә кереп танышып йөрергә ярамый. Анда тәгаен изге максатың булса гына кер. Ул саклык һәм акыл сораткан балалар мохитенең бер утравы. Күптән түгел мин Ш.Ходайбирдин исемендәге 1санлы Республика балалар йортында булып кайттым.

Иң кечкенәсенә – 4, өлкәненә 17 яшь булган илле ике бала җылы тапкан бу йортта. Балалар фатир төрендәге биш тәрбия төркемендә яши, тәрбия бирү гаилә принциплары буенча оештырылган. Һәр төркемдә торак, ял итү, көнкүреш һәм туклану бүлмәләре, санузеллар бар да яхшы җиһаз-

ландырылган. Балалар Уфаның 99нчы мәктәбендә укыйлар. Спорт белән шөгыльләнәләр. Фейсбукта үзләренең уңышлары белән таныш-

тырып баралар. Алар шахмат ярышларында уңышка ирешкәннәр. Аш-су бүлмәсендә тәмле камыр ашлары пешерәләр, башка уңышлары күп. Биредә балаларны зур тормышка чыккач югалып калмаслык итеп үзаллылыкка өйрәтеп, әзерләп торалар.

Балаларның яшәү шартлары яхшы. Мәктәпне тәмамлагач, рәсми рәвештә махсус урта яки югары уку йортларына укырга керәләр. Һөнәр алалар, хәтта ки малтабарлык белән дә шөгыльләнә башлаганнары бар, әлбәттә, гаилә коралар.

Бу балалар белән очрашкач, БР башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Фәрит улы Хәбиров “үз максатларына ышанычлы бара торган балалар белән горурланам”, дип билгеләп үтте. Сүз дә юк, аларның биредәге тормышлары корылган. Бүген биредә тәрбияләнүче илле ике баланың егерме бере тома ятим. Калганнары социаль ятим, ягъни әти-әниләренең – икесе дә, яки кайсы да булса берсе исән. Тик менә имин дип кенә әйтеп булмый, чөнки алар балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм. Алар үз балаларын сөеп, яратып, аларны хәстәрләп, җылы сүз белән иркәләп, кирәк вакытта катгый булып тәрбия сабаклары биреп, җылы гаилә учагында назлап яшисе урынга барыннан да мәхрүм. Аларның өеннән шатлык качкан. Һәм ул, күп очракта, мәңгелеккә калдырып киткән, ул беркайчан да бу йортка шатланып, очып, сагынып кайтмаячак... Моннан да авыррак, куркынычрак хәл булырмы тыныч тормышта?

Эчкечелек сазлыгына баткан, әфьюн агуына бирелгән, кире тормыш сукмагына басып, балалары турында оныткан ир-егетләр, хатын-кызлар кызгануга гына мохтаҗдыр. Шушы төрле язмыш сынауларын үтеп, төрле хәлләрне башларыннан кичереп, җылы йорт, тыныч мохитне тансыклап килгән балаларның барысын да аңлап торучы ифрат тәрбияле педагогик коллектив соклану уятты миндә. Ә бит бик авыр аларның хезмәте. Аларның эш сәгате дә чикләнмәгән. Иң беренче планда – ярдәмгә мохтаҗ балалар исәнлеге, иминлеге. Һәм менә шушы фидакарьләрнең түбән хезмәт хаклары алып эшләве тагын да уйландыра.


Тик менә имин дип кенә әйтеп булмый, чөнки алар балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм. Алар үз балаларын сөеп, яратып, аларны хәстәрләп, җылы сүз белән иркәләп, кирәк вакытта катгый булып тәрбия сабаклары биреп, җылы гаилә учагында назлап яшисе урынга барыннан да мәхрүм. Аларның өеннән шатлык качкан. Һәм ул, күп очракта, мәңгелеккә калдырып киткән, ул беркайчан да бу йортка шатланып, очып, сагынып кайтмаячак... Моннан да авыррак, куркынычрак хәл булырмы тыныч тормышта?


Менә шул очрашуда берничә ел элек башланып, матур гына нәтиҗә биргән эшебез үзенең бүген дә актуаль булуын искә төшерде. Балалар йорты җитәкчелегеннән “Гаилә җылысын эзлим!” дигән акциябезне тергезүгә ризалыкларын алып кайттым. Һәм ул акциябез март аенда “Чаткылар” кушымтасында кабат сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителде. Күрдегезме икән, дуслар?

Ни әйтергә телим мин бу зур, әле дәвам итәсе сөйләшүнең бер өлеше булган язмамда? “Балаларыгыз бәхете хакына үзегезне дә саклагыз!” – дип әйтәсе килә. Бу саклану дөрес булырга тиеш. Бәхетнең хәмердә һәм әфьюнда түгеллеген аңлаганнар гына үзен дә, баласын да бәхетле итә ала. Бала әти-әни белән генә тулы бәхетле. Һәм тормыш аяусыз сынауга дучар итеп, икенче гаиләдә җылы тапкан балалар да бәхетле булып киткән очраклар күп. Мондый мисалларны сез дә беләсездер. Әгәр инде үзегез шушы адымны ясарга уйлагансыз икән, сез дөрес юлны сайлагансыз. “Ятим бала асрасаң...” дип башланган мәкальнең ахыры бүген актуаль түгел. Анысын да тормыш раслап тора.

“Асрамага бала бирәм, кем ала?” Бала чактан аңны ярып кергән бу тарихи чынбарлык бөек Тукайның гомерен саклап калуда күпмедер өлеш ярдәм булган түгелме? Бүген балаларны гаиләләргә алуда да шул изге ниятләр өстенлек итсен. Ә ятимлек ачысына дучар ителгәннәр – 4–5 яшьлеге дә, 16 яшьлеге дә гаилә җылысын эзли. Балалар – ятим, өлкәннәр ялгыз булырга тиеш түгел! Шул җылыны эзләгән сабыйларны үз канаты астына алган кешеләр тормышка ямь, шатлык өсти.

Тәрбиягә бала алу безнең тормышка көннән-көн ныграк керә, ул бүген тормышта үзенең мөһимлеге һәм дөрес булуы белән үзен таныта килә. Ә инде бернигә карамый үз балалары өчен көрәшкә әзер Лисовлар гаиләсе язмышын күзәтеп барырбыз. Әниләре савыксын, алар бергә бәхетле булсын иде!

Алсу Хәбирова.

Читайте нас: