Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 16:10

Яшен булып яшьнәдең дә...

Башкортстан Республикасының элеккеге эчке эшләр министры, республиканың Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Иминлек советы әгъзасы, Башкортстанның атказанган юристы Рауль Закирҗан улы Фәйрузовка 2 апрельдә 70 яшь тулган булыр иде.

Башкортстан Республикасының элеккеге эчке эшләр министры, республиканың Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Иминлек советы әгъзасы, Башкортстанның атказанган юристы Рауль Закирҗан улы Фәйрузовка
2 апрельдә 70 яшь тулган булыр иде.
Рауль Фәйрузов 1949 елның 2 апрелендә Башкорт АССРның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында туа, шунда ук урта мәктәпне тәмамлый. 1968-1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач Уфа моторлар төзү һәм нефть эшкәртү заводларында эшли.
1973 елда хезмәт коллективы фатихасы белән Рауль Фәйрузов эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү инспекторы булып эшли башлый. Ун елдан артык эшләү дәверендә ул район эчке эшләр бүлеге инспекторыннан начальник урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үрләтелә. Үзенең бөтен көчен, белемен һәм тәҗрибәсен халык иминлеген саклауга юнәлтә.
1985 елда Р. Фәйрузов Уфа шәһәренең Октябрь районы эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп тәгаенләнә. Аның җитәкчелегендә бүлек Уфа шәһәрендә һәм республикада иң алдынгыларның берсенә әверелә.
1988 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган яшь, өметле җитәкчене укуын дәвам итәр өчен Мәскәүгә, СССРның Эчке эшләр министрлыгы академиясенә җибәрәләр. Анда Рауль Закирҗан улы зур тырышлык белән квалификациясен күтәрә, җинаятьчелеккә каршы көрәшнең, законлылыкның һәм хокук тәртибен ныгытуның заман алымнарына ия була.
1989 елда Рауль Фәйрузов Башкортстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. Шушы елларда аның җинаятьләрне тикшерүдә һәм аларны ачуда яхшы нәтиҗәләргә ирешүче югары квалификацияле хезмәткәр буларак сәләте тагын да ныграк ачыла. Аның җитәкчелегендә аеруча зур җинаятьләр: кеше үтерү, юл басу, акча таләп итү фактлары тикшерелә, корал һәм наркотиклар җинаятьчел әйләнештән тартып алына. Ул үзен дә, сәламәтлеген дә кызганмый алсыз-ялсыз эшли.
1990 елда ул эчке эшләр министры урынбасары, ә 1991 елда министрның беренче урынбасары итеп үрләтелә.
1995 елның апреленнән гомеренең соңгы көннәренә кадәр Р.З. Фәйрузов Башкортстан Республикасының эчке эшләр министры вазифасын башкарды.
Ул җитәкчелек иткән чорда милиция органнарының эше сизелерлек яхшырды, кадрларга таләпчәнлек артты, тәртип ныгыды, җинаятьчелеккә, аеруча аның оешкан формаларына каршы көрәш көчәйде, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында тәртип урнашты. Республика эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе булып эшләвен Р.З.Фәйрузов Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты эше белән бергә уңышлы алып барды, Башкортстан Республикасының Иминлек советы әгъзасы булып торды.
Күпләр Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Рәзил Мусин үтерелгән киеренке көннәрне яхшы хәтерлидер. Бу эш Рауль Фәйрузовның турыдан-туры җитәкчелегендә ачылды, үтерүчеләр табылды һәм суд алдына басты.
Нефтекама шәһәре янында бер автобусны басып алган террорчыны коралсызландыру очрагында да Рауль Закирҗан улының тиз арада дөрес юл сайлый белү сәләте, искиткеч оештыру сыйфатлары ачылды, аның дөрес карар кабул итә белүе күренде.
Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Р.З.Фәйрузов күп тапкырлар Почет грамотолары, эчке эшләр органнарының батырлык билгеләре белән, орден һәм медальләр белән бүләкләнде, аңа “Башкортстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелде.
Ләкин нибары 47 яшендә ул безнең арадан китеп барды. Искиткеч кеше, Башкортстан халкы тынычлыгы сагында торган Рауль Фәйрузов турындагы якты истәлекләр йөрәкләрдә һаман да яши, ул намуслы, гадел кеше булып хәтердә саклана. Туган авылы Үрге Кыйгыда генерал Фәйрузов исемендәге урам барлыкка килде, аңа һәйкәл-бюст куелды. Республикада һәм Кыйгы районында аның истәлегенә бокс, җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелә. Хезмәттәшләре һәм якташлары быел Рауль Фәйрузовның тууына 70 ел тулуны билгели. Димәк, ул безнең арада, безнең белән яши...
Радик Закиров.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: