Кем нәрсә табарга әвәс инде – берәүләр еш кына акчага юлыгучан, икенчеләр – алтын муенсага, өченчеләр – кәрәзле телефонга... Ләкин табылдыклар арасында шатлык китермәгәне, киресенчә, кот очарга мәҗбүр иткәннәре дә була. Мәсәлән, кеше аягы.
Башкортстанның Күгәрчен районында Агыйдел елгасының сул як ярында кеше аягы табылган – уң аяк. Ул хатын-кызныкы дип фараз ителә. Полиция ориентировкасында күрсәтелгән мәгълүмат буенча, аяк гәүдәдән кисеп алынган. Табан асты озынлыгы – 22 см. Бу – хатын-кыз 35-36 размерлы аяк киеме дигән сүз.