Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 13:30

Ә син ВИЧка тикшерелдеңме?

Бу көннәрдә Уфада барган “Башкортстанда саулык саклау атналыгы” медицина форумы кысаларында ВДНХ-ЭКСПО алдындагы мәйданчыкта ВИЧ-ка экспресс-тест үтәргә мөмкин.

Бу көннәрдә Уфада барган “Башкортстанда саулык саклау атналыгы” медицина форумы кысаларында ВДНХ-ЭКСПО алдындагы мәйданчыкта ВИЧ-ка экспресс-тест үтәргә мөмкин.
2 апрельдә тестны 283 уфалы үтәргә өлгергән, аны әле 5 апрельгә кадәр үтәргә мөмкин. Пунктта СПИДны искәртү һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәге белгечләре эшли, тест нәтиҗәсен 15 минуттан соң белергә мөмкин.
Үзәк биргән мәгълүматларга караганда, март башына төбәктә исәптә 21618 пациент теркәлгән (8479 хатын-кыз һәм 13139 ир-ат). Медиклар искә төшерә: ВИЧ-инфекция тапшырылуның төп юлы – җенси юл.
Читайте нас: