Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 17:27

Очты-очты, акчалар очты...

Мәскәүдәге Патриаршие күлләре янындагы отельләрнең берсендә сәер хәл булган. Кунакханә бинасы янында узгынчылар тәрәзәдән акча тутырылган сумка чыгып очуын күрәләр. Сумкада 2 дистә миллион сум акча була. Бу хәл турында Baza телеграм-каналы яза.

Канал мәгълүматлары буенча, Мартан-Из чечен авылы халкы 21 миллион сум акча җыеп, аны Абдул-Али исемле курьер белән Мәскәүгә озаткан. Акчалар җыю максаты да, аларның кайдалыгы да әлегә билгесез.
Акчаларны тапшырырга дип Абдул-Али отельгә килгәч, аны ир белән хатын каршы ала.
“Иркәй Абдул-Алига электрошокер белән суга һәм шундук сугыша башлый, ә хатын бу вакытта сумканы тәрәзәдән ыргыта”, - диелгән Baza телеграм-каналында.
Талаучы курьер белән мәш килгәндә (ул хәтта яралана), хатын аска төшә, сумканы ала һәм юк була. Аның яраланган юлдашы дәваханәгә эләгә, ләкин кисәк кенә “хәтерен югалта”. Хатынның акча тулы сумкасын урлаганны, аның кем һәм кайда икәнлеген белмәвен әйтә. Әле бу эшнең бөтен нечкәлекләре ачыклана.
Читайте нас: