Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 14:34

Майның яртысын ял итәчәкбез

Русиялеләр 1-5 һәм 9-12 май көннәрендә ял итәчәкләр, дип хәбәр итә Роструд. “Май каникуллары 5, 6 гыйнвар һәм 23 февраль бәйрәмен күчерү сәбәпле озынайды”, - дип аңлата Роструд җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Яз һәм хезмәт бәйрәмендә 1еннән 5енә кадәр ял итәчәкбез.
Аннары 3 көнлек эш атнасы килә – 6,7,8ендә озайлы яллардан соң язылыр өчен эшкә барып килербез. Җиңү көненә 9ыннан 12сенә кадәр ял итәбез.
Боларга өстәп 30 апрель һәм 8 май - бәйрәм алды көннәре, эш көне 1 сәгатькә кыскара.
Ур-р-р-а! Майны түземсезләнеп көтәбез!
Читайте нас: