Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 17:13

Машинаңа тияргә хакың бармы?

Машинага үз белдеге белән үзгәрешләр керткән кешеләргә 2019 елда штраф салына башлавы ихтимал. Бу хакта DEITA.RU. хәбәр итә.Автосын тоташ тюнингларга яратканнар гына түгел, законга каршы бармаучылар да читтә калмаска ошаган.

Машинага үз белдеге белән үзгәрешләр керткән кешеләргә 2019 елда штраф салына башлавы ихтимал. Бу хакта DEITA.RU. хәбәр итә.
Автосын тоташ тюнингларга яратканнар гына түгел, законга каршы бармаучылар да читтә калмаска ошаган.
Спойлерлар да, пластик бусагалар да (алар штатлы комплектациядә булмаса), җиңел дисклар да шул кагыйдәгә кертелүе ихтимал.
Русиялеләр гади тонировка, ксенон фаралар һәм газбаллоны урнаштырырга ярата. Әгәр сезнең моның өчен махсус рөхсәтегез булмаса, “Рәхим итегез – штраф түләгез!” диячәкләр.
КоАП 12.5 маддәсе буенча, 500 сум штраф яки кисәтүне машинаңны, чын маддәнең 2-7 бүлекләрендә билгеләнгән кимчелекләрдән тыш, төзек булмаган килеш файдалануың өчен, гади тел белән әйткәндә, ТЧның конструкциясен аз гына булса да үзгәртүең өчен чәпәүләре бар.
Зуррак “тукмак” та эләктереп була:
Алгы өлешенә кызыл утлы фаралар куйсаң, 4-6 айга правасыз каласың (12.5 маддә, 3 бүлек);
Махсус сигналлар һәм утлар (мигалкалар) куйган очракта 12-18 айга правасыз каласың (12.5 маддә, 4 бүлек).
Машина йөртүчеләргә ал пыялага урнаштырылган видеотеркәгечнең дә хәвефсезлеккә комачауламавын дәлилләргә туры килмәгәе әле.
Читайте нас: