Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 18:06

Күрә торып алданабыз

Ягъни шәхси клиникаларда ялган юл белән тагылган кредитлар халыкны финанс коллыгына төшерә

Ягъни шәхси клиникаларда ялган юл белән тагылган кредитлар халыкны финанс коллыгына төшерә

Шәхси медицина клиникалары һәм косметология салоннары күрсәтелмәгән хезмәтләргә дә акча алу яки гади кешенең башын бутап банк кредиты тагуын күпләребез белә. Соңгы ике елда медицинада алдаулар буенча “Роспотребнадзор” һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара.

Бу хакта зәңгәр экраннар аша күреп, басма матбугатта укып хәбәрдар булсалар да, алданучылар саны кимеми. Мәсәлән, февраль аенда Уфа шәһәрендә эшләп килүче “Очаро-вание” сәламәтлек үзәге тарафыннан алданып кредитка баткан йөзләгән кеше үзәк алдына җыелып ризасызлык пикеты уздырды. Баш-калабызда эшләүче “Идилия”, соңрак тиз рәвештә “Илия”гә үзгәртелгән, Салават шәһә-рендәге “Дешеми” медицина һәм косметология үзәкләренең “ушлы” хезмәткәрләреннән матди зыян күрүчеләр дә байтак. Бу үзәк хезмәт-кәрләре гади кешеләргә шалтыратып, организмын бушлай тикшерү хезмәте тәкъдим итәләр. Дөрес, кайвакыт алар кечкенә хезмәтне бушлай күрсәтәләр. Ләкин пациентны ничек тә ычкындырмау юлын эзли башлыйлар, ягъни дәвалау буенча хезмәт күрсәтүләргә үгетли башлыйлар. Кайвакыт аларның бәяләре 200-300 мең сумга кадәр җитә, ә аны түләр өчен пациент кредит ала. Булмаган диагнозлар күрсәтеп кичекмәстән медицина ярдәме кирәклеген сеңдерәләр, ә күп очракта килгән кешеләр үзләренә банк кредиты тутырылуын аңламый да калалар. Кешеләргә мондый клиникаларга бик сак карарга киңәш итәр идем. Бүгенгесе көндә хәтта дәүләт карама-гындагы дәваханәләрдә медицина тикшерүләре күбесенчә түләүле булган бер вакытта шәхси клиникада ничек бушлай хезмәт күрсәтсеннәр инде. Үзен хөрмәт иткән һәм намус белән эшләгән бер генә клиника да өегезгә шалтыратып бушлай хезмәт тәкъдим итми. Аларга сезнең телефон номерыгыз барып эләгү үзе үк шик уятырга тиеш бит, югыйсә.

Алданучылар “Роспотребнадзор” оешмасына күпләп мөрәҗәгать итә башлаган. Чөнки мондый мошенниклык очраклары “Куллану-чылар хокукларын яклау” турындагы закон нигезендә тикшерелә. Алданучылар әлеге законга таянып, ялган рәвештә тагылган кредит килешүен гамәлдән чыгара һәм акчаларын кире кайтара алалар. Урынлы сорау туа: кешенең рөхсәтеннән башка ничек итеп кредит килешүе төзелә соң? Бак дисәң, кешегә шалтыратып бушлай тикшерү үтәргә чакырган вакытта ук клиника хезмәткәре аларга:“Сезгә медицина картасы ачабыз, шуңа күрә паспортыгызны алып килегез”–дип мөрәҗәгать итә икән. Бер хезмәткәр сезнең сәламәтлек белән кызык-сынган арада икенчесе яшертен генә кредит килешүе төзи башлый.

Бүгенгесе көндә намуслы эшләүче шәхси клиникалар да бар, әлбәттә. Алданып кредит колына әверелмәс өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Сәламәтлек саклау өлкә-сендә Федераль күзәтчелек хезмәте беренче чиратта медицина клиникасының лицензиясенә игътибар итәргә куша. Теләсә нинди медицина хезмәте күрсәтү өчен дә лицензия кирәк. Медицина эшчәнлеген рөхсәтсез рәвештә башкару закон тарафыннан катгый тыелган. Әлеге кагыйдәне бозучыларны административ, хәтта җинаять җаваплылыгына да тарттырырга мөмкиннәр. Лицензия бирү өчен тагын бер мөһим таләп –белгечләрнең булуы.

Күп кенә шәхси клиникаларда бер яисә ике генә дипломлы табиб эшли. Кайберләрендә барлык авыруларны да терапевт белгечле табиб кына кабул итә. Косметологик салоннарда медицина белгече бөтенләй булмаска мөмкин. Шул ук вакытта алар массаж ясыйлар. Мәсәлән, дәвалау массажы бар. Аны табиб юлламасы буенча лицензиясе булган медицина оешмасы гына башкарырга мөмкин. Чөнки сәламәтлек өчен зыянлы булып беткән массаж очраклары да булып тора. Шәхси медицина клиника-ларында медицина документларын алып бару буенча да кагыйдә бозулар еш очрый. Ничек кенә гади яңгыраса да, бу бик мөһим. Әгәр дә авыруның клиник халәте тулысынча язылган тиешле документация юк икән, пациент судка мөрәҗәгать итә алмый. Мәҗбүри рәвештә һәрбер анализ язылып барырга тиеш, түләүле медицина хезмәтен күрсәтү өчен килешү булырга тиеш. Бу сезнең нәкъ шушы оешмада ярдәм алуыгызны һәм нәкъ шушы клиникага дәгъваларыгыз бар икәнен исбатлый. Бу вакытта үзегезнең хокукларны яклау мөмкин-леге бар. Шәхси клиникаларда алданып, кредитка батып суд юлында йөрүчеләр гадәттә бернинди дә анализлар бирмәүләре, ә табиб куйган диагноз кәгазендә аның печате түгел, хәтта фамилиясе дә язылмаганлыгы турында белдерәләр. Бу инде суд вакытында сезнең җиңеп чыгуны тагын да катлауландыра. Нинди сәбәпләр буенча кешеләр судка мөрәҗәгать итә ала соң? “Тандем” юридик компаниясе җитәк-чесе Валерий Рудольф улы Адвокат белән әңгәмәм шушы хакта.

– Валерий Рудольфович, сезнең юридик компания медицина кли-никаларында алданып кредитка батучыларга ярдәм күрсәтә дип беләм. Башлыча нинди мәсьәлә белән һәм кемнәр килә?

– Соңгы ике елда ме-дицина клиникаларында, косметология яки ма-турлык салоннарында алданучылар еш килә башлады. Тәкъдимнәр дә бик заманча шул, бигрәк тә хатын-кызлар өчен. Күпме генә кисәтеп торсак та, андый оешмаларга мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеми. Килешүләрне имзалаганда да пациентларга акча түләргә дигән документка имза куюлары хакында әйтмиләр. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе документларны өйләренә кайтып укыганнан соң гына 100 мең сумнан да артык бәягә килешү төзегәнлекләрен аңлый. Узган ел мин шундый авыр хәлдә калган 14 кешегә ярдәм күрсәттем. Мөрәҗәгать итүчеләр быел тагын да күбрәк. Иң мөһиме, әлеге килешүләрне тиз арада гамәлдән чыгару кирәк.

– Моның өчен тәү чиратта, нәрсә эшләргә кирәк?

– Башта кабат шул медицина клиникасына барырга һәм “Кулланучылар хокукларын яклау” законына таянып биш адым эшләргә кирәк.

1. Килешүне өзү сәбәпләрен күрсәтеп һәм акчагызны кире кайтаруны таләп итеп ике гариза язарга. Анда үзегезнең банк рекви-зитлары булырга тиеш.

2. Клиника юристлары сезнең гаризагызны кабул итү датасын куеп, аның бер данәсен сезгә кайтарып бирергә тиешләр.

3. Әгәр дә клиника акчагызны кайтарырга риза булса, кредит договорын гамәлдән чыгару буенча ике яклы килешү төзелә.

4. Банкка барып клиникадан акчаларның кире кайтарылуын белешергә.

5. Әгәр клиника акчаларыгызны банкка кайтарса сезнең исемгә банк исәбенең ябылуы һәм сезнең банк алдында бурычларыгыз булмау хакында белешмә алу сезне бу бәладән коткарачак.

– Әгәр клиника акчаны кире кайтарудан баш тартса?

– Ул вакытта Хокук саклау органнарына һәм судка гариза язарга гына кала.

– Клиника акчаны ничә көндә кире кайтарырга тиеш? Күп очракта акчаны тулысынча кайтармау очраклары да еш очрый икән.

Законга ярашлы акча гаризаны кабул итеп алганнан соң 10 көн эчендә кайтарылырга тиеш. Акчаны тулысы белән кайтармау очраклары чынлап та бар. Әгәр дә косметология яки матурлык салонында сезгә, күрсәтү теләге белән генә дип, нинди дә булса кремны алып чак кына кулыгызга сөрткәннәр икән, алар инде моны косметик хезмәт күрсәтү дип исәплиләр. Кремның тюбигын ачып иснәтсәләр дә сез инде тозакка эләктегез дигән сүз. Алар кире кайтарылмый торган товарга керә. Сез ул кремны үзегез белән алып китмәгән булсагыз да, аның хакын сезнең җилкәгә салачаклар. Шулай итеп, акчалар тулысы белән кайтарылып бетми.

– Суд эшләре озак караламы? Мораль яклап зыян өчен штраф салу каралганмы?

–Суд эшләрен карау вакыты төрлечә була. Гадәттә, ябылмаган, бүгенгесе көндә дә медицина хезмәте күрсәтүче оешма белән судлашуга өч айлап вакыт уза. Әгәр дә оешма ябылган яки аны банкрот итеп игълан иткән булсалар, эшнең озаккарак сузылуы мөмкин. Чөнки банкрот дип табылган оешманың мөлкәте сатылгач кына акча сезгә яисә банкка кайтарыла.

– Мине бер сорау борчый. Банктан куллану-чылар кредиты ала башласаң, иң башта хезмәт хакыңны тикшерәләр. Ул түбән булса, кредит алам димә. Ни өчен бу очракта 9-10 мең сум пенсия алучыларга да 200 әр мең сумлык кредит бирәләр соң банклар? Бәлки банк белән клиника бергә мутлаша торгандыр?

–Бу сорауны хокук саклау органнары хезмәт-кәрләренә бирергә кирәк, әлбәттә. Мин моны әйтә алмыйм. Әмма банк хезмәткәрлә-ренең әлеге клиникаларда пациентка сиздерми генә кредит договоры тутырып утырулары беркемгә дә сер түгел.

– Мәскәү шәһәрендәге бер медицина кли-никасына карата пациентларны аңны то-малаучы фенобарбитол кушылган чәй эчереп кредит килешүен имзалатулары буенча җинаять эше кузгатылды. Бездә дә шундый очраклар юкмы? Шул кадәр кеше ничек кредит договоры колына әверелә ала соң?

–Бу сорау шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренә бирелергә тиеш. Бездә шулай дип беркем дә әйтә алмый. Әмма мин судта яклаган кешеләр чынлап та ниндидер психик басым, гипнозга буйсынган кебек аңнары томаланулары хакында белдерәләр.

– Кайсы медицина үзәкләренә мөрәҗәгать итмәү яхшы?

–Миңа мөрәҗәгать итүчеләр буенча исәпләсәң, алар дистәгә якын. Бүгенгесе көндә “Семейный доктор” медицина үзәге ябылды һәм банкрот дип игълан ителде. Шулай ук “Центр здоровья” клиникасының эше дә тукта-тылды. Әйткәнемчә, адвокат ярдәме сорап килүчеләр саны кимеми. Әгәр дә акчагызны кайтара алу шик уята икән, озакка сузмый юристка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде Валерий әфәнде.

Ни кызганыч, халыкны даими кисәтеп торсак та мошенниклар тозагына эләгүчеләр арта тора. Бу тозакка бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр эләгә. Хөрмәтле апа һәм абзыйлар, бүгенгесе көндә бушлай бернәрсә дә булмаганын исе-гездән чыгармагыз. Берәр оешмада нин-дидер договор имзаларга кушалар икән, димәк, сез өстегезгә нинди дә булса җаваплы-лык аласыз дигән сүз. Ике яклы килешүләр шуның өчен төзелә дә. Аңлашылып бетмәгән килешүне им-заларга ашыкмагыз. Әгәр “медицина полисы кирәкми” дип җаваплыйлар икән, димәк, сезне түләүле хезмәткә этәрәләр. Бу көн кебек ачык та бит, тик нигәдер аңламыйбыз. Ни өчен шулай?.

Рәдиф Фәтхи.


Читайте нас: