Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 16:16

ӘФГАНСТАН – ЙӨРӘКЛӘРДӘ МӘҢГЕ ТӨЗӘЛМӘС ЯРА

Русия халкы бүген Бөек Ватан сугышы хатирәләре белән генә түгел, Әфганстан сугышы хатирәләре белән дә яши. Чөнки аның тарихына Әфганстан афәте дә канлы еллары белән язылды. Агымдагы елның 15 февралендә Әфган сугышы тәмамлануга 30 ел тулды. Чакмагыш районы Иске Калмаш модельле китапханәсенә Әфган сугышында катнашкан, “Исәнме, әни! Исәнме әти! Исәнмесез, туганнарым!

Русия халкы бүген Бөек Ватан сугышы хатирәләре белән генә түгел, Әфганстан сугышы хатирәләре белән дә яши. Чөнки аның тарихына Әфганстан афәте дә канлы еллары белән язылды. Агымдагы елның 15 февралендә Әфган сугышы тәмамлануга 30 ел тулды. Чакмагыш районы Иске Калмаш модельле китапханәсенә Әфган сугышында катнашкан, “Исәнме, әни! Исәнме әти! Исәнмесез, туганнарым! Мин кайттым...”, дип туган йорты ишеген ачып керә алмаган һәм туган җиргә исән-имин аяк баскан солдатларыбыз-авылдашларыбыз-туганнарыбыз турында фикер алышырга, якты истәлекләр белән бүлешергә аларның әти-әниләре, апа-сеңелләре, абый-энеләре, туган-тумачалары, тормыш иптәшләре һәм якыннары җыелган иде.
–18 яше чак тулган күз нурларыбыз Әфганстан дигән илдә ут эченә керделәр. Улларыбызның гомеренә, язмышына, эчке дөньясына Әфганстан гомерлеккә үзенең утлы кисәвен ыргытты. Бу кисәү аларның күңелендә гомер буена һәрвакыт пыскып, җаннарын көйдереп тора.
Әйе, уллары Әфганга эләккән гаиләләрне үзәк өзгеч җилләр каккалады. Һәрбер гаиләнең язмышы үзе бер китапка торырлык. Һәр гаилә тәүлек әйләнәсенең һәр сәгатендә, һәр минутында, һәр секундында баласына исәнлек-саулык теләде. Ул еллардагы безнең бердәнбер уебыз – тик балам исән-сау гына туган җиркәебезгә кайтсын. Бу уйны без көненә бер генә түгел, йөз, мең тапкыр кабатладык.
Безнең улларыбыз, һәр адымны кан белән юып, үлем аша атладылар. Алар бүген матур яшәргә хаклылар. Яугирләрнең кадерен белик, сәламәтлекләрен саклыйк.
Каһәрле Әфган дәһшәте сабырларны ярсу итте, яки, киресенчә, тынгысызларны уйчанландырды, боектырды. Саксыз сүз әйтеп, алар иңенә төшкән язмыш яраларын кузгатмыйк. Мондый газапларны башкача күрмик, илебез тыныч булсын”, – ди 1988 елның 3 октябреннән 1989 елның 5 февраленә кадәр хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, исеме язылган сәгать белән бүләкләнгән Байбаков Ришатның әнисе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Лүзә Гайса кызы Байбакова.
Иске Калмаш авылында туып үскән Айрат Тимашевның әнисе Роза апа бугазына килеп утырган төерен чак-чак йотып, яшьле күзләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, газиз баласын күрергә теләгәндәй, улының яшел чирәмнәрдә аунап үскән нәни вакытларын, мәктәптә укыган чагын, аннары армия сафларына алынуын, 1982 елдан 1984 елга кадәр Әфган илендә хәрби хәрәкәтләрдә, каты бәрелешләрдә катнашуын, исән-сау әйләнеп кайтуын, әмма туган җирләргә кайткач һәлак булуын ачынып сөйләде.
Гәһәдия апа Хәсәнова да улы Җәүһәте турында хатирәләре белән ихлас уртаклашты. “Күңелләрдә мәңге юып төшерә алмастай хәсрәт булды Әфганстан. Безнең иртә агарган чәчләр дә, улларыбызның яшьлеген югалткан, тартып алган да ул – Әфган сугышы. Минем Җәүһәтемнең дә Әфганстанда яшьлеге югалды. 1980 елның 22 февраленнән 1981 елның 16 июненә кадәр хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Кайткач, андагы мәхшәрдә чыныгу үткән яугирләр шикелле, йөрәгеннән ургылып чыгарга тырышкан хис-тойгыларын тышка чыгармады. Күңеленә кереп тулган җан җәрәхәтләрен кузгатырга теләмәде. Мин улым белән горурланам. Илебез күге һәрвакыт аяз гына була күрсен”, – диде ап-ак яулыгын башына ябынган ана – Гәһәдия апа Хәсәнова.
Очрашуга шулай ук яугир-әфганчыларлар Рәмил Йосыповның тормыш иптәше Зилә Йосыпова, Ирек Шакировның өчтуган апасы Алина Шакирова, һәм энесе Камил Таҗетдинов, Рәшит Дияровның кызы һәм тормыш иптәше Зөһрә Диярова, Имаев Илдарның сеңелесе Гөлнара Имаева, Хәсәнов Җәүһәтнең сеңелесе Рәмзия Хәсәнова, Кашаев Фидратның җиңгәчәсе Флорида Кашаева, Әхмәтшин Радимның сеңелесе Идая Әхмәтшина, Тукаев Кимнең туганы Эльза, Гыйләҗев Илбәкнең абыйсы Хәлил Гыйләҗевләр килгәннәр иде.
Зилә Йосыпова тормыш иптәше Рәмилнең 1982 елның 6 маеннан 1984 елның 26 августына кадәр Әфган иленең Кондыз шәһәрендә аерым комендант взводында укчы булып хезмәт итүен, хәрби объектлар, кыйммәтле йөкләр, яшерен мәгълүматлар саклавын, каты бәрелешләрдә кыюлыклары өчен СССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, “Яугир-интернационалистка Рәхмәтле Әфган халкыннан”, “СССР Кораллы Көчләренә 70 ел!”, “Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 20 ел!”, “Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел!”, “Әфганстан сугышы ветераны” медальләре һәм башка наградаларга ия булуын, гаиләдә үрнәкле тормыш иптәше, балаларының хөрмәтле әтисе, оныкларының яраткан картәтисе, гомумән, тыныч тормышта үз урынын лаеклы тапкан шәхес икәнен бәян итте.
Яугир-солдатларның якыннары, туганнары, апа-сеңелләре, абый-энеләре алар турында якты истәлекләре белән озак кына уртаклаштылар, бүгенге тормыш-көнкүрешләре, илгә намуслы хезмәт итүләре хакында горурлык хисе белән чыгыш ясадылар.
Күп еллар Иске Калмаш урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыткан, хезмәт ветераны, авыл старостасы Айсылу Мидхәт кызы Баһаветдинова үзенең чыгышында Әфган сугышында катнашкан яугирләрнең туган илен, аеруча туган җирен никадәр сагынганлыгын, изге җирнең газиз булуын түбәндәге картинада тасвирлап бирде: “Дәрес биргән вакытта ниндидер көч мине тәрәзә аша автобус тукталышына карарга мәҗбүр итте. Шул вакыт автобустан хәрби киемнән бер яшь егет килеп төште дә җиргә ятып аны үбә башлады. Бу егет Әфган сугышыннан исән-сау кайтып килүче авылдашым – Ришат Байбаков иде. Бу күренеш мине шулкадәр тетрәндерде. Туган җирне ярату, зурлау, аңа табынуны мин шунда күрдем”.
Китапханәнең уку залында үткәрелгән Хәтер көне анда катнашучылар хәтерендә мәңгегә уелып калырлык булды. Чараны әзерләүдә һәм аны югары методик дәрәҗәдә үткәрүдә китапханәнең баш белгече Зөлфия Финал кызы Сәбгыянованың тырышлыгы ачык күренде.
Резеда Шакирова.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: