Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 13:19

Бу атна - сәламәтлек өчен

Уфада ВДНХ-ЭКСПО комплексында “Башкортстанда саулык саклау атналыгы” медицина форумы-күргәзмәсе эшен дәвам итә. Ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Күргәзмә эшендә Русиянең 17 төбәгеннән 160тан артык компания катнаша.

Республикада саулык саклау тармагына зур ярдәм күрсәтелә, кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә, халыкның сәламәтләндерүгә зур игътибар бүленә. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров медицина форумының пленар утырышында чыгыш ясап, “Саулык саклау” милли проекты чикләрендә бик күпне башкарырга кирәклеген билгеләде. Беренче чиратта – сыйфатлы диспансерлаштыру, вакцинацияләү, төрле чирләрне вакытында ачыклау мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.
5 апрельгә кадәр сәламәтлек үзәкләрендә табиб-терапевтлар, педиатрлар, стоматологлар, гастроэнтерологлар, кардиологлар, онкологлар, офтальмологлар, психологлар бушлай консультацияләр үткәрә.
Читайте нас: