Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 16:30

Җәберләүләргә түзәргә ярамый

Буллинг сүзе безнең аңыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә кебек. Соңгы вакытта аны телевизор экраннарында, интернетта, матбугат басмалары битләрендә торган саен ешрак күрәбез. Ни өчен ул бу кадәр көнүзәккә әверелде әле?

Буллинг сүзе безнең аңыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә кебек. Соңгы вакытта аны телевизор экраннарында, интернетта, матбугат басмалары битләрендә торган саен ешрак күрәбез. Ни өчен ул бу кадәр көнүзәккә әверелде әле?
Бүген без бу хакта сөйләшүгә БР Сәламәтлек саклау минис-трлыгының клиник психиатрия дәваханәсенең югары катего-рияле табиб-психиатры Шаһапова Гөлнара Фәйләс кызын чакырдык.
– Буллинг сүзе безнең кулла-нышка соңгы елларда гына килеп керде. Ул нәрсәне аңлата?
– “Буллинг” атамасы, гадәттә, кемнеңдер башка берәүне җәфа-лавын, бер яки күбрәк агрессор-ларның кемне дә булса куркытуын аңлата. Буллинг корбаннары булып ешрак үз-үзләренә ышанычы булмаган, тыныч табигатьле балалар тора. Алар, гадәттә, башкалардан тышкы кыяфәтләре яки тәртипләре, сөйләшү-аралашулары белән аеры-лып торалар: ябык та, таза да, күзлекле дә яки физик кимчелек-ләргә ия дә булырга мөмкиннәр. Шулай ук раса яки тел, башка төсле тирегә ия булулары белән аерылып торулары бар. Артык чибәрнең, бик яхшы яки начар өлгәшкән малай яки кызның да буллинг корбанына әверелүе бар.
– Тәүге борчулар ничә яшь-ләрдә күзәтелә?
– Гадәттә 10-11 яшьтә. Чөнки бу яшькә инде балалар башлангыч мәктәпне тәмамлау алдында була һәм коллективта билгеле бер җәмәгатьчелек фикере барлыкка килә: сыйныфта лидерлар һәм тыныч табигатьле балалар аермачык билгеләнә. Әлбәттә, һәр бала җәмгыятьтә билгеле бер урын биләү, авторитет яулау һәм башкаларның хуплавына лаек булу өчен тырыша. Менә шулай итеп сыйныфта ярышу системасы урнаша, бу исә үзара мөнәсә-бәтләрдә кискен аермалыклар, бер яки ике укучыны кысрыклау китереп чыгара.
– Мәктәп буллингы нинди сәбәпләр аркасында килеп чыга?
– Гаиләдә тәрбия дөрес бирел-мәгән вакытта. Лидер булырга теләгән һәм моңа теләсә нинди юл белән ирешергә омтылучы бала башкаларны рәнҗетеп булса да үз теләгенә ирешә. Шулай ук гаиләсендә гел көч куллануны күргән бала да агрессор булып үсәргә мөмкин.
*Педагоглар дөрес булмаган тәрбия алымнары кулланган очракта да булырга мөмкин. Мәсәлән, кайсыбер очракларда укытучылар үзләре, баланың сыйфатларын аерып күрсәтеп, буллингка юл ача. Еш кына педагог үзе җитәкчелек иткән сыйныфта нәрсәләр булуын белми, бала-ларның үзара мөнәсәбәтенә кул селтәп кенә карый. Алар шуны анык аңларга тиеш: һәрбер кешедә нинди дә булса җитешсезлекләр, аермалыклар һәм тайпылышлар булырга мөмкин. Бу һич тә кемнәндер көләргә хокук бирми.
Мәктәптә җәберләүнең дүрт төрен билгелиләр. Алар бер-берсе белән бәйләнештә дә булырга мөмкиннәр.
•Вербаль. Баланы җәберлиләр, аңа начар сүзләр әйтәләр, аның кыланышыннан, тышкы кыяфә-теннән көләләр.
•Тәртип терроры. Бер укучыга бойкот игълан итәләр, аның белән аралашмыйлар, аның әйберләрен талап алалар, коллективта чыдап булмаслык шартлар тудыру өчен барсын да эшлиләр.
•Физик җәберләүләр. Балага махсус рәвештә тән яралары салына, кыйнаулар күзәтелә. Эш монда берәүнең көчлерәк, икен-чесенең көчсезрәк булуында, ә мәктәптәге гомум сугышулар хакында түгел.
•Кибербуллинг. Мыскыллаулар социаль челтәрләр аша бара. Балага җәберләүче SMS-хәбәрләр яки корбанны мыскыллауны күрсәткән видеолар җибәрелә. Болар барсы да интернетка куела.
Буллинг булуның билгеләренә: физик агрессияне, әйберне бозу-ватуны, кыйнауны, сүз белән рәнҗетүне (балага исем атаулар һ.б.), аның исемен бозып атауны, аңа сүгенү сүзләре әйтүне, гайбәт таратуны, корбан турында ялган хәбәрләр таратуны кертергә мөмкин.
Әти-әниләр уллары яки кыз-ларындагы һәрбер үзгәрешкә даими игътибарлы булырга җаваплы: бәлки, баланың акчасы яки әйберләре еш югаладыр, бала артык уйчанга әверелгәндер, аның даими кәефе юктыр... Шулай ук баланың мәктәптән читтә сыйныф-ташлары белән аралашмавы да уйга салырга тиеш. Мәсәлән, өлкән сыйныфта укучы үз эченә бикләнә, ә кече яшьтәгеләр гел өлкәннәр тирәсендә булырга ты-рыша. Киемнәре ертыла, тәнендә күгәргән-сыдырылган урыннар күзәтелә икән, чаң сугарга сәбәп бар дигән сүз. Баланың төрле сәбәпләр табып мәктәпкә бармаска тырышуы, чирлегә салышуы да юкка булмаска мөмкин.
– Әгәр баланы мәктәптә җәбер-ләүләрен белеп алса, әти-әни ни эшләргә тиеш?
– Балалар проблеманы үзләре дә хәл итәр әле дип ышанырга ярамый. Ни өчен дигәндә, бала ягыннан каршылык күрсәтә алмау, аның әти-әнисенең дә бернинди чаралар күрмәве агрессорга тагын да явызрак кыланырга юл ача. Ата-ана баласын яратып, аны яклауга һәрвакыт әзер булулары турында гел белдереп торырга тиеш. Баланың җәберсетү, курку ки-чергән мизгелләре турында кабат-кабат сорашып, аның өчен авыр хатирәләрне даими искә төшереп тормагыз. Улыгыз яки кызыгыздан көлә күрмәгез һәм: “бу бит җитди нәрсә түгел, исең дә китә күрмә-сен”, димәгез.
Без баланы төрле провокация-ләргә бирешмәскә, аның ту-рында ни сөйләүләренә игътибар итмәскә өйрәтергә тиешбез, әлбәттә.
Күп әти-әниләр балаларының инде зур булуына, җәберләүче белән мәсьәләне үзләре дә хәл итә алырына ышана. Ләкин балагыз проблеманы хәл итә алмаска да мөмкин. Шуңа да, әгәр балагызның әйберен бозуларын, аны җәбер-ләүләрен белеп калсагыз, шунда ук укытучыга хәбәр итегез. Ләкин шәхсән кем агрессор булуын башта әйтми торырга мөмкин, бары “әйберен бозганнар” гына диегез. Бу башкалар да корбанның дәшми калмавын күрсен өчен кирәк. Шул ук вакытта, балагыз буллинг корбанына әверелә баруын сизеп каласыз икән, аңа ярдәм сорап укытучыга мөрә-җәгать итәргә мөмкинлеген аңлатыгыз.
– Балада үз-үзенә ышаныч барлыкка килсен өчен ни эшләргә мөмкин?
– Мәсәлән, аны спорт секци-ясенә бирегез. Ләкин бу очракта баланы анда сугышырга өйрәтү максатында түгел, ә үз-үзенә ышаныч тудыру һәм үзен якларга өйрәнү өчен бирергә кирәк.
Шулай ук балага башка җитди шөгыль дә табарга мөмкин, мәсәлән, рәсем төшерү, музыка, хайваннар тәрбияләү һ.б. Баланы тагын да мәктәптән тыш яңа коллективка (балалар иҗат үзәген-дәге театр түгәрәге, мәсәлән) кертү дә уңышлы булачак – ул анда яңа дуслар табарга мөмкин. Ә уңышлы, рухи яктан көчле кеше башка-ларда, хәтта хулиганнарда да хөрмәт уятмый калмый, монысы бәхәссез.
Әти-әниләр шуны аңларга тиеш: җәберләүләргә дучар булган бала психологик ярдәмгә мохтаҗ була һәм ул сездән аңлау көтә. Булган хәлләргә күз йомып, барсы да үзеннән-үзе үтәр әле дип кул кушырып утырырга һич ярамый. Проблема үтмәскә мөмкин, ә сезнең бик тә кадерле булган вакытны югалтуыгыз бар. Бала психикасы бит ул җәберләүләрдән бик зур зыян күрә, аны җайга салу исә күп көч таләп итәчәк.
– Тормыштан берәр мисал китереп үтмәссезме?
– Күптән түгел бер танышым сөйләде: аның алтынчы сыйныфта укыган улын тугызынчылар кый-наган булган. Сәбәбе: бәләкәй малайлар тәнәфестә тавышланып уйнап, аларга комачаулаган икән. Арадан берсе каешын салган да кечерәкләрне суктырырга уйлаган. Кул астына аның улы эләккән...
Танышым хәлне ачыклауны сорап мөрәҗәгать иткәч, сыйныф җитәкчесе кул гына селтәгән, балалар мәсьәләне үзара хәл итәрләр әле, янәсе. Ничек хәл итәрләр – алтынчы һәм тугызын-чылар арасында яшь аралыгы күп бит! Менә шул чакта танышым мәктәп администрациясенә мораль һәм физик җәберләү, мәктәпнең моңа юл куюы хакында прокура-турага гариза язачагы хакында белдергән. Менә шулчак сөйлә-шүләр башка юнәлеш алма-сынмы?! Димәк, без буллингның юридик ягы турында авыз ачу белән үк проблемалар хәл ителә башлый. Шуңа моннан куркырга кирәкми.
– Гәзит укучыларга киңәш-ләрегез?
– Балаларыгызны саклагыз. Буллинг, ягъни мәктәптә балагыз-ны җәберләү белән бәйле проблемалар килеп туган икән, тиешле чараларын күрегез, белгечләрдән ярдәм сорарга да кыенсынмагыз.
Гөлара АрслановА.
Читайте нас: