Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2019, 16:03

Хәрби хезмәткә!

РФ Президенты Владимир Путин 2019 елның язгы чакырылышын башлау турында карарга кул куйды.Шулай итеп, 1 апрельдә армия сафларына чакыру компаниясе старт алды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итеп, Русия армиясе 135 мең кешегә тулыланырга тиеш. Башкортстаннан исә 5 меңләп егет армиягә чакырылачак.

РФ Президенты Владимир Путин 2019 елның язгы чакырылышын башлау турында карарга кул куйды.
Шулай итеп, 1 апрельдә армия сафларына чакыру компаниясе старт алды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итеп, Русия армиясе 135 мең кешегә тулыланырга тиеш. Башкортстаннан исә 5 меңләп егет армиягә чакырылачак.
Быелгы призывтан хәрби исәп тәртибе үзгәрә: закон буенча егетләр хәзер пропискада булган урыны буенча түгел, яшәгән урыны буенча хәрби исәпкә басарга тиеш. Мәктәптә уку аркасында кичектереп алу вакыты алган егетләргә уртача профессиональ һәм магистратура программалары буенча белем алырга вакыт бирелә. Өйләнгәннәрне, балалары булганнарны, авыру яисә әти-әнисе пенсия яшендә булганнарны яшәгән урынына якын хезмәт итәргә җибәрәчәкләр.
Читайте нас: