Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2019, 23:41

Чыпчыклар кая булган?

Моннан берничә ел элек кенә зур шәһәрләрдә чыпчыкларның исәбе-саны юк сыман иде. Ә хәзер бу кошчыклар азайганнан-азая. Кая югала соң алар?Бу хәл орнитологларны да борчый. Алар зур шәһәрләрдә чыпчыклар популяциясе берничә тапкырга кимеде дигән фикердә. Сәбәпләрен төрлечә атыйлар – артканнан арта баручы шәһәр шау-шуы, һава пычрануы, кәрәзле элемтә вышкаларыннан тирә-якка чәчелүче электр магниты нурланышы... Хәтта бөтенләй куркыныч имеш-мимешләр дә ишетелеп кала: янәсе дә, чыпчыкларны корткычлар белән көрәшүче шәһәр хезмәтләре күрәләтә юкка чыгарып тора. Кемгә ышанырга?

Моннан берничә ел элек кенә зур шәһәрләрдә чыпчыкларның исәбе-саны юк сыман иде. Ә хәзер бу кошчыклар азайганнан-азая. Кая югала соң алар?
Бу хәл орнитологларны да борчый. Алар зур шәһәрләрдә чыпчыклар популяциясе берничә тапкырга кимеде дигән фикердә. Сәбәпләрен төрлечә атыйлар – артканнан арта баручы шәһәр шау-шуы, һава пычрануы, кәрәзле элемтә вышкаларыннан тирә-якка чәчелүче электр магниты нурланышы... Хәтта бөтенләй куркыныч имеш-мимешләр дә ишетелеп кала: янәсе дә, чыпчыкларны корткычлар белән көрәшүче шәһәр хезмәтләре күрәләтә юкка чыгарып тора. Кемгә ышанырга?
“Бу нәни кошчыклар Русиянең зур шәһәрләрендә генә түгел, Көнбатыш Европада да күренми башладылар, - ди биология фәннәре кандидаты, Русиядә кошларны саклау берлеге рәисе Виктор Зубакин. - Шәһәр халкының күгәрченнәрне ашатып торганын күргәнем бар. Ә алар янында чыпчыклар никтер күренми”.
Орнитологлар фикеренчә, беркем дә чыпчыкларны махсус рәвештә юкка чыгармый. Ләкин шулай да аларның саны кимегәннән-кими. Тагын бер сәбәбе булырга мөмкин – хәзер Европа шәһәрләрендә йортларны шома стеналы, йорт түбәләрен кәрнизсез итеп эшлиләр. Коммунальщиклар йортлардагы барлык тишек-тошыкларны, ярыкларны ямарга тырыша. Шулай булгач, чыпчык кайда ояларга, гаилә корырга, бала чыгарырга тиеш соң?
Читайте нас: