Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2019, 13:18

Ут күршеләребезне көтәбез!

Башкортстанда 17-18 апрельдә үтәчәк Татарстан көннәре уңаеннан Уфага ут күршебез Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация киләчәк.

Башкортстанда 17-18 апрельдә үтәчәк Татарстан көннәре уңаеннан Уфага ут күршебез Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация киләчәк.
Чаралар Башкортстан АССРы барлыкка килүенә 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак. Ике тугандаш республика җитәкчеләре Уфада сәнәгать оешмаларын, УДНТУ һәм УДАТУ технопаркларын караячак.
“Татарстан – Башкортстан” эшкуарлык форумын үткәрү дә планлаштырылган. Анда “Машиналар төзелеше”, “Нефть сәнәгате”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Авыл хуҗалыгы”. “Энергетика”, “Туризм” кебек юнәлешләр буенча түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Татарстан сәнгать осталары катнашлыгындагы концерт та көтелә бу көннәрдә.
17 апрельдә Татарстан Президенты бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Һәйкәл Уфа “Нур” татар дәүләт театры алдында лаеклы урынын алачак.
Читайте нас: